5 апрель 2020 яңалыклары
-
5 апреля 2020 - 13:15
Равил Шәрәфиев: "Мине яшьләр бик ярата"
Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның туган көне! Ул бүген 82 яшен тутыра! Аның белән кызыклы әңгәмәне урнаштырырга булдык. Котлавыбыз булып барып җитсен! -
5 апреля 2020 - 12:27
Алты айлык балага вирус йоктырган
Шул кешеләр белән аралашкан 227 кеше үзизоляциягә киткән. Бәлки тиздән вирус йоктыручылар билгеле була башларга да мөмкин, чөнки Чиләбе өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы ит сатучының оныгына коронавирус йогуны раслады. -
5 апреля 2020 - 12:05
ТР Милли музеена - 125 ел! (виртуаль экскурсия)
Туган көне уңаеннан, ТР Милли музее барлык кешеләрне 5 апрельдә сәгать 10.00 да "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем" циклыннан виртуаль экскурсиягә чакыра. Аны Facebook Instagram, Вконтакте, Instagram) социаль челтәрләрдә һәм сайтта карарга мөмкин булачак https://tatmuseum.ru/ -
5 апреля 2020 - 11:55
Нәниләргә әкият (видео)
"Татар халык әкияте герое Камыр батыр авылдан чыгып киткәч, нинди каршылыкларга очрар һәм кемнәр белән дуслашыр?" - дип язалар. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының Вконтакте төркемендә. Чыннан да, әкият балаларны нинди хикмәтләр белән таныштырыр соң? -
5 апреля 2020 - 11:37
Янгында бер ир-ат үлгән
Кече Бөгелмә авылында шәхси йортта килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Ә икенче ирнең кул сөякләре пешкән, әмма ул госпитализациядән баш тарткан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. -
5 апреля 2020 - 09:22
Уку дистанцион булачак
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.