26 август 2022 яңалыклары
-
26 августа 2022 - 14:40
Ана капиталы белән шәхси мәктәпләр өчен һәм бала караучыларга түләп булачак
Ана капиталын физик затлар күрсәтә торган хезмәтләр өчен ике шартны үтәгән очракта юнәлдерергә мөмкин. Беренчедән, әлеге хезмәтләрне шәхси эшкуар буларак теркәлгән кешеләр тәкъдим итәргә тиеш. Икенчедән, эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булуы шарт. -
26 августа 2022 - 14:04
Чулпан Шәрифуллина: «Каллиграфик әсәрләр озак языла»
Русия һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-каллиграф Чулпан Шәрифуллина Чаллыда яшәп иҗат итә. «Арабеска» дип аталган үз сәнгать студиясендә кечкенә балаларны һәм олыларны рәсем ясауга һәм декоратив-гамәли сәнгатькә төшендерә. -
26 августа 2022 - 13:15
Татарстан мөфтиятендә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучылары белән очрашты. -
26 августа 2022 - 10:57
Казан глобаль яшьләр саммиты дөньяның 50 дән артык иленнән вәкилләрне җыячак
Саммит яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, цифрлы трендлар, социаль лифтлар һәм мөмкинлекләр тигезлеге темаларына багышланачак. -
26 августа 2022 - 10:00
Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Бу хакта җырчы Мәскәүдә узган Татар мәдәнияте көннәреннән соң Телеграм-каналында хәбәр итте. -
26 августа 2022 - 09:35
Татарстанда куркыныч атмосфера корылыгы күзәтелә
Татарстанда озак вакыт һава температурасы югары һәм явым-төшем булмау сәбәпле, күпчелек районнарда куркыныч агрометеорологик күренеш - «атмосфера корылыгы» күзәтелә. Республикада урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы барлыкка килде. -
26 августа 2022 - 09:15
10 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачыла. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.