20 февраль 2023 яңалыклары
-
20 февраля 2023 - 15:58
Казанда Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларында 600 меңнән артык кеше булды
2022 елда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары арасында «Итил» һәм «Алма спасы» фестивальләре, «Казан тавышы» спектакльләре, «Тормыш агачы» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары, Сабантуй аеруча популяр булды. -
20 февраля 2023 - 13:35
Арбалы хатыннар
Иреннән аерылган хатын-кызга кырын караулар, СССР заманнары ерак үткәндә калса да, бүген дә саклана әле. Ә инде балалары була торып, мондый адымга барганнарга, берәүләр жәлләп караса, икенчеләр кимсетергә тотына – имеш, балаларың белән кемгә кирәгең бар. -
20 февраля 2023 - 12:32
Җәйге каникулларны кыскартырлармы?
Россия мәктәпләрендә программаларда «артык йөкләнеш» проблемалары бар, шуның аркасында укучылар мәктәптә 7-8 дәрес вакыт үткәрергә һәм зур күләмдә өй эшләре эшләргә мәҗбүр. -
20 февраля 2023 - 10:09
Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча III Олимпиада үткәреләчәк
Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихыннан III Республикакүләм олимпиада оештырылачак. -
20 февраля 2023 - 09:49
«Симерү» диагнозы куелган үсмерләр саны алты тапкыр арткан
2000 еллар башында 15-17 яшьлек 100 мең үсмергә 150гә якын симерү очрагы туры килгән. Соңгы биш елда бу сан – 800-900 очрак. -
20 февраля 2023 - 09:19
Бу атнада татарстанлылар 4 көн ял итәчәк
Россиядә кыска эш атнасы башлана. 20-22 февраль көннәрендә эшләп, 23-26 февральдә ял итәчәкбез.