Логотип Идель
Эксклюзив

АЛМАЗ МИРЗАЯНОВ: «Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер инде бәлки»

– Көзен без бакчада кайныйбыз инде. Әле беркөнне печән чапканда, башыма уй килде...

Ярый әле инстаграм кушымтасы бар. Югыйсә, Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинаның озак саклап килгән серләрен белми калган булыр идек.

Хәтерләсәгез, яшь гаиләнең туйлары узган ел булган иде. Алар туй мәҗлесен өйләнешүләрен рәсми рәвештә теркәмәгән килеш кенә уздырган булып чыктылар.

ЗАГСка бару өчен быел җәй чак вакыт таптык, дип хәбәр итте Алмаз инстабитендә.

«Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер инде бәлки. Шулай да куям әле. Бөтен парлар туй көнендәге „күчмә“ теркәлүгә кадәр ЗАГСка барса, безнеке кеше төсле булмады. Һәм андыйлар бер без генә түгел. Туйга кадәр вакыт булмады, концертлар куеп йөреп, җиләк-җимеш, соклар аласы барлыгын да туйга бер көн кала искә төшердек. Туйдан соң да аның кайгысы булмады. Мин һәр иртәне Кыш Бабай булып эшләдем. Кичләрен район концертлары куйдык. Яңа елдан соң ялга бардык. Кайту белән эшкә чумдык. Аннары ЗАГСка таба юлны битлек-пирчәткә белән ябып куйдылар. Рәсми рәвештә ир белән хатын булмагач, ни талашып булмый ачу килгәндә. Җитәкләшеп, елмаеп йөрдек шунда. Ачу да килмәде бугай әле. Ниһаять, 17 июнь көнне законлы гаилә булдык. Оркестр да уйнамады, битлек аркылы үбешеп тә булмады. Шул битлек йөздәге шатлыкны да яшергән инде», — дигән Алмаз.

Әйтергә онытканбыз, Алмаз Мирзаянов "Идел"нең октябрь санында көзге планнары турында сөйләгән иде.

– Көзен без бакчада кайныйбыз инде. Әле беркөнне печән чапканда, башыма уй килде: «Әгәр тагын шулай өйдә утырырга кушсалар, авылда эшлисе эшләрем күп булачак икән». Ә болай сентябрь-октябрь айларында мәҗлесләрдән тыш, концертларга әзерләнәбез. Тамашачыларыбыз көтә, гел сорап торалар. Яңа клип төшерү белән мәш киләбез. Безнеке кеше төсле булмый бит ул. «Син минеке, син минеке» исемле җырыбызга Зөлфирә белән клип төшергән идек. Анда туган ягыбызны, әти-әнине күрсәткән булсак, яңа клибыбызда мәхәббәт тарихын сөйләргә булдык. Әлегә үзебезгә бик ошый, калганын күз күрер.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев