Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • "ИДЕЛ" - ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ӨЧЕН АЧЫК МӘЙДАН Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылуның иң кызу чоры башланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?
      116
      0
      0
    • БҮГЕН ШУГАЛАК АЧЫЛА! Кремль яр буендагы шугалак инде бүген, 1 декабрьдә үк эшли башлый.
      174
      0
      0
    • ВИРТУАЛЬ СПЕКТАКЛЬГӘ БАРАБЫЗМЫ? 7 декабрьдә Камал театры Федор Достоевскийның күпләргә таныш булмаган әсәре буенча онлайн-спектакль тәкъдим итә.
      171
      0
      0
    • ТАБИБЛАРГА ӨСТӘМӘ 10 МИЛЛИАРД СУМ Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга түләү өчен өстәмә рәвештә тагын 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
      183
      0
      0

    Рамазан аеның азаккы көнендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләргә мөрәҗәгать итәчәк 

         Уразаның соңгы көнендә Мөфти турыдан-туры трансляциядә дин кардәшләргә мөрәҗәгать итәчәк һәм Коръәнне хәтем кылуны төгәлләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

        23-нче майда, Рамазан-шәриф аеның соңгы көнендә, Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәчәк һәм Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгуны төгәлләячәк, ягъни соңгы – 30-нчы җүзне укыячак.

        Коръән хәтем кылуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан онлайн рәвештә 12.30 сәгатьтә «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында һәм нәзарәтнең Инстаграмдагы аккаунтында – @dum_rt туры эфирда карарга мөмкин булачак.

        Исегезгә төшерәбез, бер ай дәвамында көн саен танылган татар хафизлары, дин, шәригать белгечләре, мөгаллимнәр бер җүз күләмендә Бөек Раббыбызның соңгы Китабын укыды. Хәтем кылуны уразаның беренче көнендә, 24-нче апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, соңрак хафизлар Булат хәзрәт Мөбарәков, Илнур хәзрәт Хәйруллин, хәдис белгече Нурислам хәзрәт Вәлиуллин кушылды. Әлеге чара барышында Коръән укыр алдыннан Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирелде. Коръән уку көн саен 12.30 сәгатьтә башланды һәм якынча бер сәгать дәвам итте. Кәлам Шәриф аятьләрен уку татар халкына ныклап кереп урнашкан «Хафс ган Гасым» кыйраәтендә башкарылды.

    Реклама

         Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.

    Шулай ук укыгыз:

    Камил Сәмигуллин: "Рамазанда гөнаһлар кичерелә"

    Ураза һәм Корбан гаетләре көннәре билгеле

    МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: «Татар бүген үксез, ятим бала хәлендә: нәселе һәм мирасы бар, әмма ул аны белми»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН