Логотип Идель
Эксклюзив

СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ

Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.

Бүгенге көндә барыбыз да стресс заманында яшибез. Телибезме яки теләмибезме, бу халәт барыбызны да үз кубызында биетә. Стрессны җиңү турында бик күп китаплар язылган, телевизор, радио көн саен диярлек бу турыда искәртеп тора. Психологлар, психоаналитиклар һәм психотерапевтлар стресс белән көрәштә нишләргә, кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйлиләр. Ләкин кеше үзе дә сизмәстән борчылган, курыккан хәтта шатланган халәттән стресска бирелә. Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авыруларның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.

Әлеге язмада стресстан качу яки аның белән көрәшү ысулларын тәкъдим итәбез:

1. Тирән итеп сулыш алабыз.

Барлык авыр булып тоелган әйберләр дә, гадәттә, бик гади була. Бу очракта да шулай ук. Тирән итеп сулыш алып, аны кире чыгару – стрессны киметүнең файдалы ысулы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөрес итеп сулыш алу кан басымын көйли, нерваларны тынычландыра. Шунысы мөһим: сулыш алганда күңелсез нәрсәләр турында уйларга ярамый. Алайса, файдасы булмаячак.

2. Мускулларга җиңелчә генә күнегүләр ясыйбыз.

Игътибар иткәнегез булса: стресс халәте кичергәндә, безнең мускуллар ката, авырая. Һәм менә аларны йомшарту рухи халәтне дә яхшыртырга ярдәм итә.

Хәзерге көндә интернетта мускулларны ничек итеп катырырга һәм йомшартырга өйрәтә торган махсус видеолар да бар.

3. Күбрәк көләбез.

Көлү стресс гормоннары кортизол белән адреналин күләмен киметә. Шуңа күрә кайчак YouTubeта күңелле видеолар карарга мөмкин. Шул рәвешле киеренке халәттән котылырсыз.

4.Уңай фантазияләр.

Фәнни телдә бу ысулны «техника индуцированных представлений» дип атыйлар. Уңай фантазияләр, хыяллар яхшы эмоция тудыра.

5. Эшлисе эшләр исемлеге төзибез.

Һәм эшләгәнен сызып барабыз. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра. Бүген эшләп өлгермәгәнне иртәгәгә калдырырга курыкмагыз. Үз-үзеңә артык күп эш өю дә стресска китерә ала. Бу очракта игътибарлы булыгыз.

6. Спорт.

Спортның стресс белән көрәштә үтемле чара икәнлеге бүген инде яңалык түгел. Инде әйтелгәнчә, стресс буыннарны, мускулларны катыра, ә спорт, физкультура аларны йомшартырга булыша. Өстәвенә, даими рәвештә физкультура ясау кәефне яхшырта, тонусны күтәрә, стресс гормоннарын киметә.

7. Йокыны туйдырабыз.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, стрессны киметүнең иң эффектив ысул – йоклап алу. Тәүлегенә 8 сәгать йоклаган кешеләр стрессны җиңелрәк кичерә икән. Азрак йоклаучылар исә “кәеф юк, йокы килә, хәлсезлек биләп алды”, дип зарлана.

Без күпчелек очракта стрессны баллы ризык ярдәмендә җиңәргә тырышабыз. Тик белгечләр стрессны ашап җиңүне хупламый. Киресенчә, туклануны тәртипкә салырга, С витамины кергән ризыкларны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Сәламәт булыйк, үз-үзебезне саклыйк!

«Идел» журналы 16+

Теги: стресс, киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев