Логотип Идель
Эксклюзив

ТР Яшьләр эшләре министры кан тапшырды

Ел саен Татарстанда яшәүче 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү йөзеннән кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек (42%) 25 - 34 яшьлек яшь төркеменә керә

    Ел саен Татарстанда яшәүче 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү йөзеннән кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек (42%) 25 - 34 яшьлек кешеләр. Бу хакта "Татар-информ" яза. 

    14 июнь - Бөтендөнья кан доноры көнен буларак билгеләп үтелә. Бу дата алдыннан 8 июньнән 15 июньгә кадәр Бөтенроссия донор акциясе старт алды. Ел саен республика донорлары дистәләгән мең авыруга ярдәм итә, алар кан салуга мохтаҗ.

    Белгечләр әйтүенчә, Республика буенча донорларның еллык саны 33 меңнән артык кеше. Шуларның 32%ы - 18 - 24 яшьлек кешеләр, 42%ы - 25-34 яшьлек татарстанлылар, 15%ы 35-44 яшьлек, ә  11%ын 45-60 яшьлек кешеләр тәшкил итә. Шуларның 70% - ир-ат, 30%ы - хатын-кызлар.

Сүз уңаеннан, бүген ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов инстаграм битендә кан тапшыруы турында язды. Ул да акциягә кушылуын хәбәр итте. 

www.instagram.com/damirfattakhov

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев