-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
«ЯШЬЛӘР ВАКЫТЫ». БҮГЕНГЕ КӨН НӘТИҖӘЛӘРЕ
9 сентябрь көнне “Мега” сәүдә үзәгендә “Яшьләр вакыты” проектының ярыммарафоны булып узды. Көндезге 11дән алып кичке 9гача һәр сәгать саен төрле-төрле чаралар уздырды. Иң ахыргы чыгыш Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Татарстан Яшьләр парламенты урынбасары Нина Шиминаныкы булды.
- Иң кызыгы, бүгенге очрашуларны безнең проектларда катнашкан яшьләр генә түгел, ә сәүдә үзәгенә килгән кунаклар да кызыксынып тыңлады. «Нәрсә соң ул «Яшьләр вакыты» проекты?» - дип килеп сораучылар да күп булды. Мондый кызыксыну үзе үк күп нәрсә турында сөйли, димәк безнең эшебезнең киләчәге өметле. – дип үзенең бүгенге көн турындагы кичерешләре белән уртаклашты Нина Шимина.
- Миндә хәзер дежавю халәте. Иртән без монда идек, аннары Яр Чаллыга барып шәһәр мэры белән «Нур» яшьләр үзәген ачтык. Хәзер янәдән «Мега» сәүдә үзәгенең сәхнәсендә чыгыш ясыйм. Монда җыелган яшьләрнең, аеруча беренче рәтләрдә барлык чыгышларны да зур кызыксыну белән тыңлап утырган яшь лидерларның бер-берсенә ярдәм итүе бик дөрес гамәл. Әлеге проект ярдәмендә сез фикердәшләрегезне дә тапкансыздыр, дип уйлыйм, - дип Дамир Фәттахов катнашучыларга уңышлар теләде.
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз