-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
«ЖИЖИГ-ГАЛНАШ» - ЧЕЧЕН РИЗЫГЫ РЕЦЕПТЫ
Казаныбызда нинди генә кафе-рестораннар юк. Ни кызганыч, араларында чечен халкының милли ризыкларын авыз итеп була торганнары юк. Шуны истә тотып, Сәлим әфәнде үзе яратып әзерләгән сый – «Жижиг-галнаш» рецепты тәкъдим итте.
1 кг сарык ите, 1 баш зур суган, тоз, борыч, он (кукуруз яки бодайныкы), 1 баш сарымсак, 1 йомырка, су кирәк.
Майлы сарык итен, эре кисәкләргә турап, тозлы суда пешерәләр. Шулпага суган һәм бераз гына уылган кара борыч өстиләр. Сөягеннән аерыла башлагач ит әзер була. Аны алып, шулпаны утта калдыралар.
Галнашны болай ясыйлар: йомырка, су, тоз салып камыр басалар. Җәеп, башта – тасмаларга, ә тасмаларны ромбикларга кисәләр дә, һәркайсын янә җәяләр. Кабырчыкка охшатып почмакларын ябыштыралар, шулпада 15 минут чамасы пешерәләр. Аннары сөзеп алып тәлинкәгә салалар, өстенә итне куялар. Аерым савытта соус ясыйлар: сарымсакны изәләр, тоз белән уалар һәм кайнар шулпа өстиләр. Сыйны табынга чыгарырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз