Логотип Идель
Мәдәният

«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНМӘГӘНЕМӘ ҮКЕНӘМ»

Бер чечен юлында икенчесен очраткач һәрчак: «Йортыңда иминме? Барысы да исән-саумы, авырмыйлармы?» – дип сорый. Хушлашканда исә: «Минем ярдәм кирәк түгелме?» – дип кызыксына. Яшьләр дә өлкәннәрне күргәч, беренче эш итеп ярдәм тәкъдим итә, аларны кечкенәдән шулай тәрбиялиләр. Авыл халкы берәр эшкә тотынса, күрше-күлән чакырганны көтеп тормый, булышырга кереп җитә. Ярдәмләшеп яшәү, авыр чакта бер-береңә терәк булу аларның канында.

Бер чечен юлында икенчесен очраткач һәрчак: «Йортыңда иминме? Барысы да исән-саумы, авырмыйлармы?» – дип сорый. Хушлашканда исә: «Минем ярдәм кирәк түгелме?» – дип кызыксына. Яшьләр дә өлкәннәрне күргәч, беренче эш итеп ярдәм тәкъдим итә, аларны кечкенәдән шулай тәрбиялиләр. Авыл халкы берәр эшкә тотынса, күрше-күлән чакырганны көтеп тормый, булышырга кереп җитә. Ярдәмләшеп яшәү, авыр чакта бер-береңә терәк булу аларның канында. 

Чечен аксакаллары элек-электән «Белмим, юк – бер сүз; беләм, күрдем – мең сүз» дип, күп сөйләшмәскә өндәгән. Татарстандагы «Вайхан» чечен милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәлим Сусаев та сүзгә саран булып чыкты. Бу милләтнең тагын бер яратып куллана торган гыйбарәләре мондый: «Гөрләвек диңгезгә барып җитә алмый», ягъни бервакытта да ашыгырга ярамый дигәнне аңлата. Әңгәмәдәшемә әлеге сыйфат та хас. «Кылыч ярасы төзә, ә тел ярасы юк», дип, сүзне уйлап әйтергә кирәклеген дә кисәтә алар. Сәлим әфәндедә авызны үлчәп ача белү дә юк түгел. Күрәсең, озак еллар Чечен республикасы президентының Татарстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләү, һәрдаим рәсми затлар белән очрашу,  туган җирендә канлы бәрелешләр барганда конфликтны җайларга омтылу,  сугыштан соң артистлар белән бергә Владивостоктан алып Калининградка кадәр араны «Дуслык» поездында узу – берсе дә эзсез узмаган. Шуңа да әле ничә елга сузылган иҗтимагый эшчәнлек тә өстәлә. 


Үзе ул Чечен республикасының Шелково районында ишле гаилә туа. Хәзер туганнарының кайсы кая сибелгән – Сәлимсолт энесе Казакъстанга укырга киткән җиреннән төпләнеп калган. Хазан апасы белән ир туганы Ибраһим Грозныйда гомер кичерә. Луиза исемле сеңлесе – Казанда, тагын бер энесе Якуб – Сочида, төпчекләре Мәдинә – Бельгиядә. Адәм баласын ризыгы йөртә, диләр. Сәлим әфәнде үзе дә хәрби бурычын Алманиянең Кенигсбрюк шәһәрендә хәрби комендатурада үти. Солдаттан «Алман халык армиясе отличнигы» дигән мактаулы исем белән кайта. Калырга ничек кенә кыстасалар да, егет ризалашмый, күңеле кендек каны тамган җиргә тарта, газиз иленә яраклы буласы килә аның. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый. Грозный шәһәрендә алкогольсезлек эчемлекләр җитештерә торган заводта гади эшче, аннары шофер булып эшләгәч, кечкенәдән җинаятьчелеккә каршы көрәшергә хыялланган Сәлим юридик белеп алу теләге белән, тәвәккәлләп, Казанга юл тота. Беренче елны университетның юридик факультетына укырга керә алмый, имтиханнардан төшеп кала, «рабфак» белән канәгатьләнергә туры килә. Икенче елны тагын үзен сынап карый, янә сыната. Әмма Кавказ каны бирешергә ирек куймый – асыл егет барыбер үз дигәненә ирешә. КГУда уку белән беррәттән  ул замандагы күпләр кебек сату-алу белән дә шөгыльләнергә керешә. Чечняда кабынып киткән чуалышлар гына киләчәк хыялларына киртә куя. Ул чагында әти-әнисе районнан Грозныйга күченгән була. Якыннары өчен коты алынган Сәлим кайтып төшкәч, әтисе: «Улым, бу безнең сугыш түгел, борчылма», – дип  тынычландырырга маташа. Гасыр дәвамында булган аяусыз сугыштан соң инде кешелек дөньясы бераз акыл килгәндер, адәм каны коелуга юл куймаслар дип өметләнә ата. Тик... Ярый әле үзе хатыны белән Ингушетиядәге дусларына, ә балалары башка җирләргә китеп өлгерә, югыйсә, туп-туры йортларына төшкән бомбадан берәү дә исән калмас иде. «Сеңлем Луизаның өе дә хәрабәгә әйләнде, – дип мәхшәргә тиң көннәрне искә ала героем. – Аның гаиләсен көч-хәл белән Грозныйдан алып чыктык, минем янга Казанга килеп урнаштылар. Үзе өченчегә йөкле иде. Анализлары начар булгач, табиблар да ничек тә Чечнядан китәргә киңәш итте. Бөтен вәхшилекне үз күзе белән күргән олы улы Магомент бик озак елмая алмый йөрде әле...» Бу тетрәндергеч хәлдән соң Грозный медицина институтында укыган Луиза өчен бала кадере тагын да арта.  Казанда урнашып, монда гыйлем алуны дәвам итү мөмкинлеге барлыкка килүгә үзен дәвалау факультетыннан педиатриягә күчерүләрен сорап гариза яза. Ә бала табибы булу күпкә катлаулы. Ул чагындагы ректор да: «Мондый хәл белән беренче очрашуым», – дип гаҗәпкә кала. Хәзер Луиза ханым – мәркәзебездә иң абруйлы балалар табибәләреннән берсе. 


Чечняда сугыш башланган елларда Татарстанда чеченнар күп булмый әле, нибары егермеләп кеше. Аларның да шактые –  студентлар. Алга таба нишләргә? Туган якка кайтып коралга ябышыргамы, әллә милләткә ярдәм итүнең башка юлларын эзләргәме? Менә шушы сораулар туа алар алдында. Ике ут арасында бәргәләнгән көннәрдә Сәлим әфәнде янына ике ир килә. Гадәти киемнән булсалар да, ул аларның органнан икәнлекләрен шундук чамалый. Егет Чечен республикасының ул вакыттагы президенты Джохар Дудаевка биредәге җитәкчелекнең «Татарстан конфликтны көч кулланып хәл итү яклы түгел» дигән сүзләрен җиткерү өчен кирәк икән. Сәлим әтисенең ярдәме белән погонлы иптәшләрнең йомышын үти. Бу хәл аңа Татарстан җитәкчелеге белән уртак тел табарга, якыннан дуслашырга булыша. «Вайнах» милли-мәдәни автономия дә шул чагында оеша. Аны төзүнең әһәмияте шунда: Казанның төрле вузларына юллама буенча чечен студентлары кабул ителә башлагач, аларның хокукларын якларга кирәк була. «Хокук сакчылары еш кына, йөз-кыяфәткә карап, ягъни милли билге буенча егетләрне тоткарлый, алар арасыннан җинаятьче эзли иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Чеченнарны гына түгел, хәтта ингуш студентларын  стенага терәп куйган очраклар булды. Кемнеңдер башына нидер китереп суга да, шуны эшләп карыйлар. Туган җиремдә сугыш дөрләгәндә имин, тыныч җирдә мондый гына башбаштаклыклар белән көрәшергә бурычлы идем»


Бүген инде Чечняда да тынычлык. Хәер, һәрхәлдә шулай, диләр. Андагы халык, кем әйтмешли, үз хәлен үзе генә беләдер. Ни дисәң дә, бик аз вакыт узды, яралардан әле дә кан тама кебек. Аннан соң, яңа тормыш башлап, лаеклы итеп яшәү өчен халыкның мәшгуль булуы да кирәк. Ә Чечняда эшсезлек мәсьәләсе кискен тора, гаиләсен туйдыру өчен күпләр читкә китәргә мәҗбүр. Республикабызда яшәүче өй йөзләп чеченның да күбесе бирегә шул сәбәпле килгән. Кемдер төзелештә эшли, кемнеңдер үз кәсебе бар. Бер юаныч: Русия гражданнары булгач, аларны миграция хезмәте борчымый. «Бездә: «Кешеләрне өстәл берләштерә» дигән әйтем бар. Бөтен мәсьәләләр, проблемалар өстәл артында хәл ителә. Корбан, Ураза гаетләрендә исә бергәләшеп иртәнге намазга мәчеткә барабыз, аннан гаиләләрдә табын әзерләп каршы алалар. Мондый бәйрәмнәрдә, мөмкинлеккә карап, мохтаҗларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Елга бер мәртәбә бергәләшеп табигать кочагында күңел ачабыз, милли ризыклар әзерләп сыйланабыз», – дип сөйли героем. Шунысы хөрмәткә лаек: чеченнарның туксан проценты гаиләсендә туган телендә сөйләшә! Алар өчен үз телеңне белмәү – оят. «Кеше кайда гына яшәсә дә, туган ягына – Чеченяга кайтмый калмый, – ди Сәлим әфәнде. –  Чечен телендә сөйләшә алмый торса, өлкән буын әти-әнисенең башыннан сыйпамаячак һәм шуңа да кечкенәдән балага телне өйрәтәләр, хәтта урамда да чечен теле өстенлек итә.  1989 елдан бирле Татарстанда яшәп татар телен өйрәнмәгәнемә үкенәм. Кайбер төшенчәләрне аңласам да, аралаша алмыйм. Көнгә ике генә сүз өйрәнсәм дә, моңарчы татарча рәхәтләнеп сөйләшер идем, дим. Тел белү бервакытта да комачауламый. Туган телдә сөйләшү аеруча мөһим. Патша вакытында читкә чыгып китүче чеченнар да баланы беренче чиратта туган телгә һәм биюгә өйрәткән. Шуны белсә, кеше тамырларын онытмаячак, дигәннәр». Ни кызганыч, героем кавказ халыклары биюләрен үлеп яратса да, үзе биеми. Ә менә елга ике-өч мәртәбә ватанына кайтып килергә тырыша. Кайтуга әти-әнисенең каберен зирят кыла, аннары бөтен туган-тумачасын күреп, хәл-әхвәл берешә, кемдер үлгән икән, якыннарының кайгысын уртаклаша, шатлыклык вакыйга булса, хәер-хаклы тормыш тели. Төп йорт хәрабәгә әйләнгәч, күрше урамда башка өй сатып алган булганнар. Әти-әнисе бакыйлыкка күчкәч, анысы да бушап калган. Ә менә күңеле хатирәләр белән тулы: «Безне өлкәннәр сүзе – закон дип тәрбияләделәр. Һәр шимбә әти көндәлекне тикшерә иде. Әни хуҗабикә генә, хуҗа – әти, шуңа күрә укудагы өлгерешне дә ул контрольдә тота. Һәр гаиләнең үз законнары да бар бит әле: бездә чит кешенең әйберсенә кагылырга ярамый. Күршенең чиясе урам ягына яки синең бакчаңа кереп үссә дә, җимешен өзеп кабасы түгел! Нинди чия, бервакыт сеңлем урамнан биш сум акча табып алып кайткач та кире урынына илтеп куярга кушты әти. Ул да, әни дә безнең һәркайсыбыз өчен әле дә үрнәк. Әле дә күп мәсьәләләрне алар кебек чишәргә тырышам». 

    Казаныбызда нинди генә кафе-рестораннар юк. Ни кызганыч, араларында  чечен халкының милли ризыкларын авыз итеп була торганнары юк. Шуны истә тотып,  Сәлим әфәнде үзе яратып әзерләгән  сый – «Жижиг-галнаш» рецепты тәкъдим итте.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев