Логотип Идель
Эксклюзив

ЖУРНАЛИСТЛАР ҺӘМ БЛОГЕРЛАР ИГЪТИБАРЫНА: КӨРӘШЧЕЛӘРНЕ ДАНЛЫЙ ТОРГАН КОНКУРС

Бәйгедә җиңүче акчалата премиягә ия булачак. Беренче урынга – 30 мең, икенче урынга – 20 мең, өченче урынга – 10 мең сум премия каралган.

Соңгы арада иҗади бәйгеләр саны артып китте: "Авылыңны танытып, 20 мең сум акча от", "Тәэсир"ле видеолар бәйгесе, "Саумы, Казан!" дигән хикәяләр конкурсы, "Иделем акчарлагы" иҗади конкурсы - болары әле без белгәне генә. Ләкин спортчыларны данлаган татарча иҗади конкурслар бик аз. "Манзара" журналистлар һәм блогерлар бәйгесе турында бүген матбугат конференциясендә тулырак сөйләделәр. 

 -    Көрәшчеләр билбау өчен көрәшсә, җырчылар өчен статуэткалар бар. Ә без шулар турында иң яхшы яктырткан журналистлар һәм блогерлар өчен бәйге булдырырга карар кылдык, ди “Манзара” проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрдәнов. - Бәйгедә җиңүче акчалата премиягә ия булачак. Беренче урынга – 30 мең, икенче урынга –  20 мең, өченче урынга –  10 мең сум премия каралган. Бәйгедә катнашкан  һәр кешегә дә истәлекле бүләкләр биреләчәк, дип сөендерде оештыручы.

“Манзара” бәйгесе өчен  матбугат чараларында дөнья күргән кимендә 10 мәкалә, интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр кабул ителә. Гаризаны бары тик бер генә тапкыр җибәрергә мөмкин, ди оештыручылар. Иң төп шарт – “Манзара” проектында катнашкан спортчыларны, артистларны, көрәштә “Манзара” аша танылган егетләрне таныту, данлау.

Соңгы вакытта бәйгеләр журналистлар өчен генә түгел, ә актив блогерлар өчен дә уздырыла башлады. Айдар Шәймәрдәнов “хәзер блогерлар фикер ияләренә әйләнә башлады”, - дип саный, ягъни алар аудиториягә көчле тәэсир итәләр.

-    Без һәвәскәрлек белән генә эш итмибез, шуңа күрә блогерлардан журналистларны аермыйбыз. Көрәш – халыкныкы. Иҗатта кемнедер чиклисе килми. Монда халыкчанлык дигән нәрсә булырга тиеш, диде ул. 

Султан Исхаков фотосы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев