Логотип Идель
Эксклюзив

"Зөләйха күзләрен ача" сериалы нинди җыр белән тәмамланыр?

Хәтерләсәгез, "Зөләйха күзләрен ача" сериалы Динә Гарипова башкаруында "Ай былбылым" җыры белән башланган иде. Сериалның нинди җыр белән тәмамланачагы да билгеле булды.

Хәтерләсәгез, "Зөләйха күзләрен ача" сериалы Динә Гарипова башкаруында "Ай былбылым" җыры белән башланган иде. Сериалның нинди җыр белән тәмамланачагы да билгеле булды.

"Зөләйха күзләрен ача" сериалының соңгы сериясендә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы "Өмет йолдызы" җыры яңгыраячак. Бу хакта җырчы "Татар кызы" бәйгесе аккаунты белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

"Өмет йолдызы" дигән яңа җырыбыз чыкты. 2018 елда композитор Эльмир Низамов Ренат Харис сүзләренә музыка язды. Парижга барырга әзерләнгән вакытта Эльмир "Җырлап карале"  - диде".

"Сүзләре искиткеч, фәлсәфи яктан бик киң. Без аны 2019 елда яздырдык. Алла теләсә, әлеге җыр "Зөләйха күзләрен ача" сериалының соңгы сериясендә булачак", - дип белдерде җырчы.

Әлеге сериал турында шактый шау-шулы, шулай ук уңай фикерләр  дә туган иде. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гүзәл Яхина, Зөлайха күзләрен ача

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев