МИРА РӘХМӘТ МӘКТӘБЕ
«Кул эше» татар традицион һөнәрчелеге концептуаль мәктәбе узган ел башында Казанда ачылды.
Аңа дизайнер Мира Рәхмәт нигез салды. Бу заманча технологияләр алга чыкканда онытылып барган милли кул эшләнмәләрен иҗат итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек. Мира үз командасы белән туташ-ханымнарны күн мозаикасын иҗат итәргә, тукырга һәм төрле ысуллар кулланып чигәргә өйрәтә.
МӘСКӘҮ КЫЗЫ
Мира Рәхмәт Мәскәүдә туып үскән. «Мин хәрби гаиләсендә тудым. Әти-әнием Башкортстаннан булганга күрә, Башкортстанны да туган ягым дип саныйм, анда бераз яшәдем дә әле Гомумән, татар мәдәниятен дә, башкорт мәдәниятен дә үз итәм. Әнием – подполковник, әтием – полковник. Әйе, алар бу өлкәдән ерак», – ди оста үзе белән таныштырып.
Беренче белгечлеге буенча ул – конструктор-модельер. 19 яшендә «Elle» журналы оештырган стилистлар бәйгесендә җиңә. Җиңү нәтиҗәсе буенча Миланда стажировка үтә. 2012 елда «Aurora Fashion Week»ның җәйге мәктәбендә укып алгач, мода юнәлеше белән бәйле карашлары да үзгәрә. «Үзем иҗат иткән кием-салымның башкаларныкыннан аерылып тормавын аңладым. Һәм милли үзенчәлекләребез, милли орнаментларыбыз өстәлгән кием-салым иҗат итүгә өстенлек бирергә булдым. Үз коллекциямне халыкка 2015 елдагы «Печән базары»нда тәкъдим иттем».
«ТӘҖРИБӘ ҖИТЕП БЕТМӘДЕ»
Мираның милли тематика белән кызыксынуы кайчан башланган соң? Уфа технологияләр һәм дизайн көллиятендә укыган чакта, 2014 елны ул диплом алды практикасын Казанның «Эбиволь» җәмгыятендә үтә. Чөнки диплом эше өчен татар колоритлы заманча кием коллекциясе әзерләргә ният кылган ул. Бу җәмгыятьтә күн мозаикалы мендәрләр дә теккәннәр. Мира да шундый мендәр эскизларын һәм шулай ук батиклар иҗат иткән. Бераздан аның үз коллекциясенә башкалар да игътибар юнәлткән, Мира теккән киемнәрне җирле телевидение алып баручылары да кигән. Шулай итеп, яшь иҗатчының эше алга киткән.
Мира татар милли бизәмле кием-салымнар тегүен дәвам итүенә сөенгән. Һәм 2014 елда Казанда үз брендын булдырып, ике елга якын яңа төр киемнәр коллекциясен әзерләп саткан. «Иске Татар бистәсендә үз ательем, кибетем дә бар иде. Әмма ул чак миңа тәҗрибә җитеп бетмәде, – дип искә ала ул. – Бераздан Мәскәүгә киттем. Андагы мәшһүр дизайнерлар белән хезмәттәшлек итә башладым. Ләкин тора-бара мода индустриясе белән кызыксынуым бөтенләйгә сүрелде. Минем бу юнәлештә эшлисем килми башлады».
МӘКТӘП АЧУ ИДЕЯСЕ
Казанда татар кул эшләнмәләре мәктәбен ачу идеясе Мирага 2017 елда, Парижда чакта ук килгән. Ул елларда мондый шәхси остаханәләр, мәктәпләр анда күпләп ачылган икән. «Париждагы яшь хатын-кызлар кичләрен бергәләп җыела, кул эшләре белән мавыгалар, офиста үзара гәпләшеп, искиткеч күңелле, тыныч мохит булдыралар һәм бу күпләрне үзенә җәлеп итә иде, – дип тә искә ала Мира.
– Мин дә инде күптәннән Татарстанда яшь осталар бергәләп җыелырлык, милли гамәли сәнгатьне тагын да җанландырып җибәрерлек урын булырга тиеш дип санадым. Ә мондый курслар юк иде әле. Әлбәттә, яшьләр гамәли сәнгатькә махсус уку йортларына барып кына өйрәнергә тиеш булып чыга иде ул чакларда. Яшь осталарга кытлык булуын да тойдым. Мәсәлән, тегелгән күлмәккә зәвыклы чигеш өстәр өчен яшь чигүче таба алмаган чакларым булды.
Билгеле, олы яшьтәге чигүчеләр бар, әмма бит кайбер эшләр бик тиз арада башкарып чыгуны таләп итә. Яшь буын гамәли сәнгать белән кызыксынмый башласа, ни булыр соң дип тә борчылдым. Тик һөнәрчелек мәктәбен ачу, анда укыта башлауны гамәлгә ашыру тукталып торды. Башта балам туды, декрет ялында булдым, аннары инде пандемия башланды. Әмма үз мәктәбемне булдыру уе белән янудан туктамадым. 2021 елның көзендә шушы идеям ныгыды. Йөз мең сумлык башлангыч капитал белән тәвәккәлләдем! Мәктәп өчен чыгымнар билгеле инде: студия арендасы, чималлар бәясе, укытучы остазларга хезмәт хакы... Татар мәдәнияте тарихы, һөнәрчелеге белән кызыксынуым тагын да артты гына. Бертуганым – юрист, әти-әнием – хәрбиләр. Ә бит минем дәү әтиемнең әтисе тегүче булган, тирә-яктагы халык өчен кием теккән. Әбиемнең дә тегүче булып эшләгәнен хәтерлим. Сәләтем барыбер нәселебездән булып чыга инде».
ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ ЧИГӘЛӘР
Бүген мәктәптә күн мозаикасы сәнгатенә Екатерина Куратова һәм Ирина Козлова өйрәтә. Тамбур чигүе дәресләрен Илсөяр Габитова алып бара. Шома ысуллы нәфис чигү эшләнмәләрен иҗат итүгә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, чигү остасы Ләйсән Фәйзуллина төшендерә. Мира үзе туку сәнгате нечкәлекләрен өйрәтә. «Төркемнәр зур түгел, кайчак – ун, кайчак биш кеше дә килә. Алар 25-40 яшь тирәсендә, – ди Мира.
– Кайбер осталык дәресләребез «Әни & Кыз бала» форматында уза, кайберләрен татар халык җырларын җырлый-җырлый да үткәрдек. Кемдер иҗаттагы яңа ысулларны белергә тели, кемдер үз нәселләрендә булган һөнәрчелекне искә төшерергә омтыла, «Татар хатын-кызлары стиле һәм образы» циклыннан чираттагы лекцияне тыңларга теләүчеләр дә табыла».
«КАЗАН ҖӨЕ» НИНДИ БУЛА?
Мира Рәхмәт башкалага килүче туристларны да милли сәнгать төрләре белән дә таныштыра. Татар милли гамәли сәнгатен тора-бара франшиза кулланып, башка республика һәм төбәкләрдә дә пропагандалау хакында уйлана ул.
Ютуб-каналда «Кунакта» дигән проект та башлаган, дус кызы белән бергәләп үзенчәлекле йорт интерьерлары хакында видеотапшырулар алып бара. Бүген режиссер Бай Хәйруллин белән татар телендә «Казан җөе» нәфис-документаль фильмын төшерәләр. Ул рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителәчәк. Үзе үк баш продюсер һәм фильмның автордашы. (Икенче белгечлеге буенча Мира Рәхмәт – журналист, Мәскәүдәге Журналистика һәм әдәби иҗат институтын тәмамлаган.) «Туристлар «Казан җөе» ысуллы эшләнмәләрнең тулысынча кул хезмәте икәненә ышанып та бетми, – дип сөйли ул.
– Шуннан соң остазлар белән җыйнаулашып Арчага юл тоттык. Анда Суфия апа һәм Әнәс абый Гыйләҗевләр белән күрешеп сөйләштек. Алар инде олы яшьтә, ә кайчандыр Арча милли аяк киеме фабрикасында эшләгәннәр. «Казан җөе» фильмы Арча милли аяк киеме фабрикасы эшчәнлеге турында да. Әсәрнең бер як сюжеты Мәскәүдә эшләүче дизайнер кызның яңа стильдәге эшләнмәләргә алыну өчен Арчага кайтуы белән бәйләнеп бара. Ул шушы сәнгатькә җитди төшендерү курсы, әсбап-әсәр буларак та әзерләнә».
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев