Логотип Идель
Мәдәният

Мәһәр «кыйммәт»кә төшәр

«Хатын-кызның гарантиясе ул» Шамил Камалов, банк хезмәткәре: – Берничә ай элек сөйгәнем белән никахлаштык. Безгә никахны «Казан нуры» мәчете мулласы Нияз хәзрәт укыды. Үзенең үгет-нәсыйхәтендә, хәдисләр белән дәлилләп, мәһәрнең мәгънәсен вә файдасын аңлатты. Күбебез аның әһәмиятен аңлап бетерми икән. Максаты ир кешенең җитдилеген яки байлыгын күрсәтү генә түгел, ул ерак юлга китсә, яисә үлеп калса, мәһәр исәбенә хатын-кыз өч ай буена яшәрлек булырга тиеш. Мәһәр – хатын-кызның кагылгысыз запасы да, шәхси милке дә, гарантиясе дә. Ул гаиләнең бөтен уртак малыннан аерылып тора. Нияз хәзрәт сөйләүләрен аңлашылганча, мәһәр итеп алтын-көмеш бизәнү эшләнмәләре генә түгел, мал-туар да бирергә ярый. Мәсәлән, хәзрәт болай дип сөйләде: хәллерәк татар кешеләре хатыннарына мәһәр итеп сыер тапшырган чак булган. Сыердан килгән барлык файда, хатын-кызның шәхси милке саналган. Мал үлсә дә, бозавы калган. Алар да хатынныкы булып исәпләнгән. Сыердан килгән сөт-эремчекләрне дә хатын-кыз үз нияте белән кулланган. Теләсә иренә, гаиләсенә ашата, теләмәсә юк. Шуңа күрә ир-ат бу нигъмәтләрдән хатыны рөхсәте белән генә файдалана алган. Гореф-гадәтләрнең күбесе бүгенге көнгә мәгънә ягыннан туры килмәсә дә, матур йола булып кала бирә, аны үтәү тиешле. Шул исәптән дин кушканны да. Ләкин, һәрвакыттагыча, бөтен нәрсәдә чама белү – алтын урталык кирәктер. Биш мең сумга фәлән ай көн күреп булмаса да, үзенең мәһәренә генә салынып ятучы хатын кемгә кирәктер бит әле? Шуңа күрә артык зур мал сорау бүген актуаль түгелдер, дип саныйм.

Күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан төзелгән «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дөнья күрде. Анда никах укуның шартларыннан берсе булган мәһәрнең минималь күләме биш мең сум итеп раслануы турында да әйтелә. Дини кануннар хакында сүз чыктымы, шәригать буенча яшәсәк-яшәмәсәк тә, бу өлкәндә белгеч булсак-булмасак та – һәммәбез «галим»гә әйләнә дә куя һәм кызу бәхәс китә. Мәһәрнең минималь күләмен билгеләү дә халыкта төрле фикерләр уятты.

Мәһәр – никахның шарты гына түгел, хатын-кызның хакы, мөлкәте һәм аны түләүнең мөһимлеген раслаучы дәлилләр Коръәни Кәримдә китерелә: «Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер. Мәһәр биргәннән соң, үзегез теләгәнчә (аның күләмен арттыру яки киметү турында) үзара ризалашып эш кылсагыз – монда гөнаһ юк», – диелә изге китапта.

Әйе, телибез икән, зур суммада акча да, затлы тун да, купшы фатир да, кәттә машина да сорарга хакыбыз бар. Бервакыт Гомәр ибн Хаттап хәлифәлек иткән заманда, хатыннар мәһәрне күп сорый башлый һәм, шул сәбәпле, ирләр өйләнә алмый. Гомәр ибн Хаттап көннәрдән бер көнне халык алдына чыгып баса да: «Мәһәр сораганда чамасын белегез», – дип хатыннарга мөрәҗәгать итә. Хатыннар: «Аллаһы Тәгалә күпме телибез, шул кадәр сорарга рөхсәт бирә», – дигәч, хәлифә: «Гомәр ялгышты, хатыннар дөрес», – ди. Ягъни ислам кануннары буенча мәһәрнең күләмен чикли торган шартлар юк. Иң мөһиме, динебезгә каршы килгән бүләк булмасын. Әмма әлеге «юмартлыкның» тискәре ягы бар – мәһәр күләменнән куркып яки аны түләрлек җае булмыйча, кыйссада сурәтләнгәнчә, ир-егетләр өйләнми йөрергә мөмкин. Алар, гаилә корып, җаваплылыкны үз өсләренә алырга атлыгып тормаган дәвердә бу бигрәк тә актуаль. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә юкка гына: «Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе – мәһәре җиңел булганнар» – дип кисәтми. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мәһәргә тимер балдак бирергә дә ярый. Ләкин мәһәр аз икән, ирләрнең өйләнү җиңел икән дип, янә никах мәсьәләсен җитди кабул итмәүләре ихтимал. «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов әйткәнчә, бездә бүген никахта егетләр алтын йөзек яки алга бүләк итә дә, яши алмасалар, озак уйламый хатынын аерып җибәрәләр. Ике-өч меңлек йөзеккә алданган кәләш тә, моңа гына акча да табылыр әле, диләр. Ә бит, галимнәр аңлатуынча, берәр хәл чыгып, хатын-кыз ялгыз калса, аның кулында өч ай буе яшәрлек мал булырга, мәһәр бәясе шуңа җитәргә тиеш. Ул өч ай кияүгә чыга алмый, чөнки йөрәге астында башка ирнең нарасыен йөртергә мөмкин, каннар буталуы ихтимал. Элек мәһәр итеп бирелә торган 30 грамм көмешкә ике сарык тигән һәм хатын-кызга бу өч ай яшәү өчен бик җиткән. Ә хәзер Диния нәзарәте билгеләгән биш мең сумга өч ай җан асрап булуы шикле.

Хатын – ирнең визиткасы, дибез, димәк, никахлы тормыш башлаганда ук, кияүнең нинди мәһәр бирүе аның кәләшкә карата мәхәббәтен, хөрмәтен генә күрсәтеп калмый, үз дәрәҗәсен, булдыклылыгын да ассызыклый. Алда китерелгән хәдистә «мәһәре җиңел» дигән сүз аны бөтенләй кыйммәтсезгә әйләндерү түгел. Ир-ат өйләнгәндә, кәләшне ярату, хөрмәт итү йөзеннән аңа лаеклы мәһәр бирергә бурычлы. Бирми икән, Аллаһы Тәгалә каршында да, хәләл җефете алдында да гөнаһлы санала. Мәһәрнең күләме чиксез дип, егет кешенең хәленнән килмәгән бүләк сорау да бернинди кысаларга сыймый. Хәер, акыллы хатын-кыз андый адымга үзе дә бармый инде. Ярый ла, мөселман дәүләтләрендә ир балага тууга исәп-хисап счетына фәлән мең доллар килеп төшә һәм артып капиталга әйләнеп ята. Шуңа да карамастан, гарәпләр, төрекләр һ.б. безгә килеп кәләш эзли һәм моның сәбәбе – биредә мәһәр күләме кечкенә булуда. Бу бездә хатын-кызлар үзенә бәяне белми дип уйлауга этәрә. Ни кызганыч, бүген җәмгыятьтә кызларга да, егетләргә дә үзләренә тиң пар табу авыр. Кызлар арасында кияүгә чыгарга кирәк, бала табасы бар, моңа чыкмасам, утырып калам дип, никахка ризалашучылар да юк түгел. Билгеле, андый вакытта ул үз бәясен оныта. Яши башлагач кына, янәшәсендәге затның хыялында йөрткән иргә һич кенә дә охшамаганлыгын аңлый, чөнки  тормыш арбасын элек ничек тартса, шулай тартуын дәвам итә. Ирләр үзләренә алган вазифаны сизми, эшләп, бала туйдыру турында уйламый. Җаваплылык тойганнары да, әгәр ул уртача күләмдә хезмәт хакы алып эшләгән егет икән, хәзерге икътисадый шартларда ашау-эчү, торган урын өчен түләгәч, кесәсендә киләчәк өчен бераз акчасы калса, рәхмәт әйтерсең. Шуңа да, мин үземә бәяне беләм, дип мәһәргә, әйтик, машина ачкычы сораган туташны безнең ир-атлар урап узачак, «өйләнешмәгән килеш шундый таләп куя, гаилә коргач, моңа ничек акча җиткерермен», дип, тизрәк табанын ялтыратачак ул. Андый киленне каенана-каената да колач җәеп каршы алыр дип уйламыйм. Болай да очын-очка ялган яшәгән, кредит-бурычтан башы чыкмаган гади халыкның «кызның сорарга хакы бар», дип кенә кыйммәтле мәһәргә зур сумма чыгарып салырга артык акчасы юк. Хәзрәтләребез мәһәргә кайчан фатир яки машина ачкычы бирәләр дип, хәлле абзыйларның балаларын күздә тотып әйтә торгандыр инде. Кая инде алар белән ярышырга. Гомумән, мәһәргә андый ставка ясаудан Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Акча булмау бер бәла, акча булу мең бәла. Хәлле кешеләрнең башларында үз тараканны план кора. Бер никахта, яшь парны котлап сүз әйткәндә кызның әнисе, кияүгә атап: «Ошамасаң, алыштырабыз», – дип бөтен кунакларны шаккаттырганын әле дә истә. Әйе, ул үзенең бу сүзләрен шаяруга борды. Әмма һәр шаяруда хакыйкать та барлыгын онытырга ярамый. Хәер-фатиха бирәсе урында әти-әни әнә шундый «кисәтү» ясасын әле. Бер-бер хәл булса никахны әллә нинди затлы мәһәр дә саклап кала алмаячак. Хәзер бит кызлар үзләре дә төшеп калганнардан түгел, фатирлары бар, машинада җилдерәләр, мода буенча киенәләр, сәяхәттән кайтып кермиләр, алар – мөстәкыйль. Бер таныш хәзрәт әйтмешли, ир андыйларга күп очракта «кушымта» буларак кына кирәк. Монда мәһәр тагын үз көчен югалта. Шулай булгач, мәһәр күләме турында сөйләшү белән бергә ир балаларны кечкенәдән лаеклы мәһәр бирерлек итеп тәрбияләү турында да уйланырга кирәк түгелме икән? Бездә бит әти-әнисе исән-сау була торып та күп балалар ятим үсә. Ирсез гаиләдә яки үги әти белән сабый тиешле тәрбиядән мәхрүм, ул әти-әни хакларын да, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен дә белми, күрми. Тулы гаиләләрнең дә күбесендә ирләр салырга ярата яки барына риза калып диванда телевизор карап ята, «тукта әле, мин – җитәкче, тәэмин итүче, кыямәт көнендә гаиләм өчен җавап бирәсе бар», дип уйламый. Ахыр чиктә аның вазифаларын хатыны үз өстенә алырга мәҗбүр була. «Кемдер кәләшкә лаеклы мәһәрен дә, күлмәген да алып бирә, никахын да күркәм итеп уздыра, әмма алга таба барыбер яши алмыйлар. Чөнки гаиләдә аңлашып, килешеп көн күрү өчен үрнәк юк. Ә никахтан соң тормыш башлана гына әле», – ди Раил хәзрәт тә үз күзәтүләренә таянып.

Хәер, никахның чыгымнары мәһәр белән генә чикләнми, аның башка нечкәлекләре дә күп. Кәчтүм-чалбар, күлмәк, бизәтү-яулык бәйләү, чәчәк, кунакларны кафега чакыру, фотограф, оператор һ.б. саный китсәң, мәҗлесне бик тыйнак итеп үткәргәндә дә, фәлән меңгә баса һәм күп очракта чыгымнарны күтәрү әти-әни җилкәсенә төшә, алар бурычка бата. Ислам күзлегеннән карасаң, күп акча сарыф итеп исрафка керүдән саклану хәерле һәм монда, әти-әни, беренче чиратта, дөрес киңәш бирергә, юнәлеш күрсәтергә тиеш. Без исә, киресенчә, «фәлән кеше шулай уздырган, без кимме әллә, өстәлгә мондый да ризык куйыйк әле», дип арттырырга тырышабыз. «Алар тегеләрне чакырган, без боларга дәшик», – дибез. Яшьләрнең киләчәк тормышы шуннан торса, иң затлы ризыкларны әзерләп, иң абруйлы кунакларны гына чакырып булыр иде. Ни хикмәт, боларның бернинди йогынтысы юк. Хәтта, мәһәрнең дә. Илле-алтмыш елдан соң ир белән хатын кара-каршы утырып чәй эчкәндә, әби бабасына: «Хәтерлисеңме, никахта менә шушы алканы бүләк иткән идең», – дип әйтсә, моннан да кадерле нинди мәһәр  булыр икән?

«Кияү үзе билгеләсен!»

          Аида Ибраһимова, өч кыз әнисе:

– Шәхсән минем өчен, гаилә корганда мәһәр әллә ни зур әһәмияткә ия түгел. Күләмен дә кияү үзе билгеләсен, алдан сөйләшү, килешүнең мәгънәсен күрмим. Булачак ирем миңа йөзек бүләк итте, алдан бу хакта сүз кузгалтмадык та. Бүләге бик ошады. Чөнки миңа аны яраткан кешем сайлаган бит! Кыйммәтлеме, түгелме – ул хакта уйлап та карамадым. Тормыш юлдашы итеп иремне кесәсенә карап сайламадым бит, минем өчен аның яхшы күңелле кеше булуы, үзара мәхәббәт, туачак балаларыбызны яратуы мөһим иде. Аның миһербанлы һәм кайгыртучан икәненә ышандым. Игътибарлы, аңлый торган ир һәм кызларымның әтисе булганы өчен кадерле ул миңа. Тормышта, минемчә, хатын-кыз иренә ярдәм итәргә, аңа рухи һәм физик яктан гына түгел, матди мәсьәләдә дә терәк булырга тиеш. Монда бернинди хилафлык юк. Гаиләдә бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп мәхәббәт белән яшәү – бәхет. Моңа икең бергә генә ирешеп була.

«Никах көнендә генә белдем»

          Фәрит Салихов, журналист:

– Ир-бала тәрбияләгән әти-әни мәһәр һәм аның асылы турында улларына алдан ук өйрәтеп үсәргә тиешлеген үзебезнең никах көнендә аңладым. Чөнки өйләнер алдыннан бераз кыен хәлгә калдым. Никах укучы хәзрәт: «Мәһәр турында килешендегезме?» – дип сорап куймасынмы. Әллә өйдә сөйләшенмәгән, әллә бүләк турында, гомумән, белмәгәнбез дә микән. Кыскасы, мәһәр бүләге турында никах укылыр алдыннан гына килешенергә туры килде. Шул көннән башлап мәһәр минем өчен бик зур мәгънәгә ия бүләк санала. Кәләш сораган, кияү шуның белән килешә алган икән, димәк, тормыш юлы башында ук ике арада каршылык тумаган, дигән сүз. Күләменә килгәндә, күпме сорарга хакы булса да, кәләш кияүнең матди хәлен беренче планга куярга тиеш. Безнең өчен машина, фатир ише кыйммәтле бүләк сорау хас түгел иде. Бер-беребезне яхшы беләбез, андый әйберләрнең гаилә коргач уртак байлык, хәләл мал булачагы турында да алдан сөйләшенде. Хатынымның алай кыен хәлдә калдырмасына тулысынча ышандым. Минемчә, мәһәр кадерле әйбер булырга тиеш. Уналты ел вакыт узган, ә тормыш иптәшем шул вакыттагы гади генә алтын алкаларны бүген дә алмаштырырга уйламый.

   «Нәрсә телисең, шуны ал!» – диде»

Гүзәл Идрисова, өч ул әнисе, җырчы:

– Без Илназ белән өйләнешкәндә никахны да, туйны да, икәү килешеп, үз көчебез белән уздырдык, әти-әниләр әзерләнгәнне белмичә дә калды. Никах, туй алдыннан эшләдек, мәҗлесләр алып бардык, берничә көн ял итәргә дә җай чыкмады. Тормышта бит ул икең бергә эшләп тапкан мал гына кадерле, бәрәкәтле. Акчаны бергә җыеп, вак кына әйбер алсаң да куанып йөрисең. Хатын-кыз буларак, мин үзем акчаны юк-барга туздыру яклы түгелмен. Никах алдыннан Илназ: «Нәрсә телисең, шуны ал», – дисә дә, чыгымнарны санагач, кулоным бар иде, шуңа туры китереп алтын муенса-чылбыр алдым. Әле дә яратып тагам. Улларыбызны да әйбернең кадерен белергә өйрәтеп үстерәбез. Алайса, хәзер никах-туйларга алып баручы итеп чакырганда сөйләшергә яшьләр түгел, әти-әниләре килә, барысын да алар оештыра. Кияү белән кәләшне мәҗлестә генә күрәбез. Андый гаилә озын гомерле булмый...

«Хатын-кызның гарантиясе ул»

Шамил Камалов, банк хезмәткәре:

– Берничә ай элек сөйгәнем белән никахлаштык. Безгә никахны «Казан нуры» мәчете мулласы Нияз хәзрәт укыды. Үзенең үгет-нәсыйхәтендә, хәдисләр белән дәлилләп, мәһәрнең мәгънәсен вә файдасын аңлатты. Күбебез аның әһәмиятен аңлап бетерми икән. Максаты ир кешенең җитдилеген яки байлыгын күрсәтү генә түгел, ул ерак юлга китсә, яисә үлеп калса, мәһәр исәбенә хатын-кыз өч ай буена яшәрлек булырга тиеш.

Мәһәр – хатын-кызның кагылгысыз запасы да, шәхси милке дә, гарантиясе дә. Ул гаиләнең бөтен уртак малыннан аерылып тора. Нияз хәзрәт сөйләүләрен аңлашылганча, мәһәр итеп алтын-көмеш бизәнү эшләнмәләре генә түгел, мал-туар да бирергә ярый. Мәсәлән, хәзрәт болай дип сөйләде: хәллерәк татар кешеләре хатыннарына мәһәр итеп сыер тапшырган чак булган. Сыердан килгән барлык файда, хатын-кызның шәхси милке саналган. Мал үлсә дә, бозавы калган. Алар да хатынныкы булып исәпләнгән. Сыердан килгән сөт-эремчекләрне дә хатын-кыз үз нияте белән кулланган. Теләсә иренә, гаиләсенә ашата, теләмәсә юк. Шуңа күрә ир-ат бу нигъмәтләрдән хатыны рөхсәте белән генә файдалана алган.

Гореф-гадәтләрнең күбесе бүгенге көнгә мәгънә ягыннан туры килмәсә дә, матур йола булып кала бирә, аны үтәү тиешле. Шул исәптән дин кушканны да. Ләкин, һәрвакыттагыча, бөтен нәрсәдә чама белү – алтын урталык кирәктер. Биш мең сумга фәлән ай көн күреп булмаса да, үзенең мәһәренә генә салынып ятучы хатын кемгә кирәктер бит әле? Шуңа күрә артык зур мал сорау бүген актуаль түгелдер, дип саныйм.

Хатын – ирнең визиткасы, димәк, никахлы тормыш башлаганда ук, кияүнең нинди мәһәр бирүе аның кәләшкә карата мәхәббәтен, хөрмәтен генә күрсәтеп калмый, үз дәрәҗәсен, булдыклылыгын да ассызыклый.


«Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер. Мәһәр биргәннән соң, үзегез теләгәнчә (аның күләмен арттыру яки киметү турында) үзара ризалашып эш кылсагыз – монда гөнаһ юк».

 

Галимнәр аңлатуынча, берәр хәл чыгып, хатын-кыз ялгыз калса, аның кулында өч ай буе яшәрлек мал булырга, мәһәр бәясе шуңа җитәргә тиеш.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин ислам никах

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев