16 май 2019 яңалыклары
-
16 мая 2019 - 21:28
Иртә сөенгәнмен, яки тараканнар белән көрәшү хакында
Беркөнне эштә чәй эчкәндә хезмәттәшем күршеләрендә Урта Азиядән килгән халык вәкилләренең фатир яллап торуын, кечкенә генә торакта дистәдән артык кеше яшәвен сөйләде. -
16 мая 2019 - 10:46
Идел чистарды. Бишбалта тирәсендә...
Казанның тарихи Бишбалта бистәсендә Идел елгасы яры буенда 400 экология волонтеры яр буйларын чүп-чардан арындыру өмәсенә. -
16 мая 2019 - 10:37
“Мулла” Нижгар якларына сәфәр тота
16-18 көннәрендә Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмы Түбән Новгород өлкәсендә күрсәтеләчәк. -
16 мая 2019 - 10:20
Ике фатирлы бомж
Бүгенге җәмгыятьтә фәкыйрь кем була соң ул дип сорасак, икеләнеп калабыз. Чөнки, күпме генә тормыш авыр бит зарлансак та, хезмәттәге кеше ачка тилмереп ятмый. -
16 мая 2019 - 09:37
Балтач батырларны көтә!
Шимбә көнне Балтачта янә көрәш бәйгесе узачак. Батырлар төбәгенә үз яшьлекләре арасында да, инде зурлар арасында да уңышка ирешкән көрәшчеләр булачак. -
16 мая 2019 - 09:15
Мәһәр «кыйммәт»кә төшәр
«Хатын-кызның гарантиясе ул» Шамил Камалов, банк хезмәткәре: – Берничә ай элек сөйгәнем белән никахлаштык. Безгә никахны «Казан нуры» мәчете мулласы Нияз хәзрәт укыды. Үзенең үгет-нәсыйхәтендә, хәдисләр белән дәлилләп, мәһәрнең мәгънәсен вә файдасын аңлатты. Күбебез аның әһәмиятен аңлап бетерми икән. Максаты ир кешенең җитдилеген яки байлыгын күрсәтү генә түгел, ул ерак юлга китсә, яисә үлеп калса, мәһәр исәбенә хатын-кыз өч ай буена яшәрлек булырга тиеш. Мәһәр – хатын-кызның кагылгысыз запасы да, шәхси милке дә, гарантиясе дә. Ул гаиләнең бөтен уртак малыннан аерылып тора. Нияз хәзрәт сөйләүләрен аңлашылганча, мәһәр итеп алтын-көмеш бизәнү эшләнмәләре генә түгел, мал-туар да бирергә ярый. Мәсәлән, хәзрәт болай дип сөйләде: хәллерәк татар кешеләре хатыннарына мәһәр итеп сыер тапшырган чак булган. Сыердан килгән барлык файда, хатын-кызның шәхси милке саналган. Мал үлсә дә, бозавы калган. Алар да хатынныкы булып исәпләнгән. Сыердан килгән сөт-эремчекләрне дә хатын-кыз үз нияте белән кулланган. Теләсә иренә, гаиләсенә ашата, теләмәсә юк. Шуңа күрә ир-ат бу нигъмәтләрдән хатыны рөхсәте белән генә файдалана алган. Гореф-гадәтләрнең күбесе бүгенге көнгә мәгънә ягыннан туры килмәсә дә, матур йола булып кала бирә, аны үтәү тиешле. Шул исәптән дин кушканны да. Ләкин, һәрвакыттагыча, бөтен нәрсәдә чама белү – алтын урталык кирәктер. Биш мең сумга фәлән ай көн күреп булмаса да, үзенең мәһәренә генә салынып ятучы хатын кемгә кирәктер бит әле? Шуңа күрә артык зур мал сорау бүген актуаль түгелдер, дип саныйм. -
16 мая 2019 - 08:40
Җырчы буласың килсә... - Казан филармониясе кастинг игълан итә!
Казан шәһәре филармониясе солист-вокалист һәм алып баручылар арасында кастинг үткәрә. -
16 мая 2019 - 08:26
Азатлыкка атлый татар улы
Бүген яшь шагыйрь, журналист, шәп җегетебез Фәнил Гыйләҗнең туган көне.