-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара»
Ризат һәм Зинира Рамазановлар – татар эстрадасында популяр һәм күркәм парларның берсе. Җыр алар өчен күңел халәте һәм яшәү рәвеше генә түгел, ә ике арадагы мәхәббәтне сакларга этәрә торган егәр дә әле.
- Тормышны нәрсәдән башка күз алдына китермисез?
Ризат: сәламәтлексез
Зинира: ут-сусыз
- Авыр чакта кемгә сыенасыз?
Ризат: элегрәк әнигә иде, хәзер хатынга
Зинира: Ризатка һәм ике як әнигә
- Мәхәббәт ул...
Ризат: мәхәббәт - мәхәббәт инде...
Зинира: хөрмәт, ышаныч
- Бәхет ул...
Ризат: гаилә
Зинира: якыннарымның исән-имин булуы
- Бер-берегездә үз иткән сыйфат?
Ризат: Зинираның тәвәккәллеге сокландыра
Зинира: Ризат янәшәсендә үземне кытай дивары артындагы кебек хис итәм, киләчәктә ач калмавына ышанам.
- Сезнеңчә, гаиләнең нигезе нәрсә?
Ризат: – Гаилә – ул ир белән хатын төзегән дәүләт. Аны саклап калуда икесенең дә, көч куеп, җаваплылык тоеп яшәве шарт. Өйне карамый торсаң, нигезе чери, түбәсе тишелә... Гаиләдә дә нәкъ шулай. Ир-егетләр шуны белсен: өйдә иминлек булса, эш тә гөрләп бара, башкалар тарафыннан хөрмәт тә арта.
– Өйләнгәч тә тормышын үзгәртергә теләмәгән егетләр бар. Ризат, синең очракта ничек булды?
Ризат: – Тормыш берсүзсез үзгәрә. Дусларның да күбрәк гаиләлеләре белән аралашырга тырышасың. Гаиләсез, дус-ишләр белән генә ерак китә алмыйсың. Алда бит әле һәммәбезне дә картлык көтә.
Фотолар: шәхси архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз