Зөлфия Илкәева: «Сәнгать аша үземә тынгы бирмәгән проблемаларны хәл итәм»
Зөлфия Илкәева - рәссам, архитектор. 1997 елда Чаллыда туган. Казандагы архитектура университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яшәп иҗат итә. Иҗаты милли, мәдәни мирасны өйрәнү белән бәйле. Төрле инсталляцияләр, фото, видео һәм башка төр медиалар кулланып иҗат итә.
- Зөлфия, һәр иҗатның чишмә башы туган туфрактан башлана диләр. Син үзең Чаллы кызы бит?
- Мин үзем Чаллыда туып үстем. Әти-әнием - Пермь татарлары, Барда районыннан. Алар яшь чакларында ук Чаллыга күченеп, заводка эшкә кергәннәр. Гаиләдә без өч кыз. Өчебез дә Чаллыда тудык. Мин математика юнәлешендәге гимназияне тәмамладым. Кечкенәдән үк архитектор буласым килә иде, шуңа күрә максатчан сәнгать мәктәбендә – архитекторлар курсында укыдым. Соңыннын инде Казанда КГАСУны тәмамладым.
- Укуны тәмамлагач, син үзеңне рәссам итеп күрә идеңме яки архитектор юнәлеше якынрак булдымы?
- Гомумән, мин үземне беркайчан да рәссам, сәнгатьче итеп күзалламый идем. Сәнгатькә килүем дә очраклы гына булды кебек. 2019 елда мин Чаллыдагы URBANTATAR берләшмәсе һәм аның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй белән таныштым. Әкеренләп яңа татар мәдәнияте, шәһәр мохитен тикшерү темаларына якынайдым һәм URBANTATARда дизайнер булып эшли башладым. Әләбәттә, бу иҗтимагый проект буларак, акчага эшләнә торган эш түгел иде. Барлык проектларның концепцияләрен, дизайннарын башкардым. URBANTATAR мине бу яктан үстерде, татар темаларына игътибарым артты. Башта без шәһәрне өйрәндек, тикшерү эшен башкардык. Аннан соң инде татарча фестивальләргә күчтек.
- Ә шәһәрне сез нинди күзлектән өйрәндегез? Архитектурасынмы, теленме?
- Мин ул елны Чаллы буенча диплом эше яздым. Миңа шәһәрне өйрәнергә кирәк иде. Шул вакытта URBANTATARның шәһәр буйлап экскурсияләр эшләвен күрдем. Мин барган экскурсия иске элеваторада узды. Бардык, карадык, урбанистика күзлегеннән өйрәндек: монда кешеләр ничек яши, алар монда ничек килгәннәр, нәрсә белән шөгыльләнәләр. Соңыннан ЗЯБ проекты барлыкка килде. Анда инде без кешеләрнең төрле тарихларын җыйдык. Соңрак мин бу проектымны Казандагы «Смена» заманча мәдәният үзәгенә күрсәттем. Алар исә миңа инсталяция ясарга тәкъдим иттеләр. Бу тема безне дуслаштырды һәм шушы чаралардан соң мин үземне рәссам, сәнгатьче итеп тоя башладым.
- Ә синең үз белгечлегең нинди?
- Архитектор, шәһәр төзүче.
- Син ул юнәлештә эшлисеңме яки бу белемнәр сиңа шәһәрне өйрәнүләрдә ярдәм итәме?
- Универститены тәмамлавыма 3 ел, әле дә архитектор булып эшлим. Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә күпфатирлы йортлар һәм җәмәгать биналары проектлыйм. Узган ел Шәһәрләр үстерү институты белән бергә парклар ясадым. Алган белемнәрем миңа иҗатта да нык булыша, чөнки минем күбрәк инсталляцияләр ясыйсым килә. Аның өчен конструкцияләрне, материалларны яхшы белергә кирәк.
- Архитектор буларак чынга ашырган проектларың бармы?
- Йортлар озак төзелә бит. Минем беренче проектым - ул Түбән Камадагы хастаханәләр өчен чишенү бүлмәсе. Анысы инде әзер. Хәзерге вакытта минем проект буенча Чаллы үзәгендә егерме катлы йорт төзелә.
- Миңа синең урбанистика юнәлешендә эзләнүләрең кызык тоелды. URBANTATAR үзе дә татарларны шәһәргә бәйләп өйрәнергә тырыша. Ә халык арасында «татарлар - авыл халкы, аларга шәһәр тормышы хас түгел», дигәнрәк фикер яши. Тикшеренүләр вакытында әлеге тема синең өчен ничек ачылды?
- Чыннан да, бәлки, алай уйлаучы кешеләр бардыр, ләкин инде хәзер бу өлкәне яхшы белгәч, мин шуны аңлыйм: халык үсештә, шәһәрләр зурая, барлык милләтләрнең авыллары кими, бетә бара. Татарларның бүгенге көндә күпләп шәһәргә китүе - бу үзгәрешләрнең бер күрсәткече. Авыл тормышы татарларга гына түгел, төрле милләтләргә хас булган. Без бит татарларның үсеш-үзгәрешен авыл белән генә чикләп, аларны анда гына тотып тора алмыйбыз. Шуңа күрә татарлык ул бөтен җирдә булырга тиеш: шәһәрдә дә, авылда да.
- Шәһәрләрне өйрәнгәндә, аның татар шәһәре икәне күренеп торган элементлар бармы? Шәһәрнең милли йөзе булырга тиешме?
- Архитектурада татарлык күренми дип уйлыйм мин, аңаргат милли характеристика бирергә кирәк түгел. Шәһәр бит ул аерым биналар гына түгел, ул - элмә такталар, җәмәгать урыннары. Мәсәлән, балоннар белән ясалган тэглар (язмалар) - ул да шәһәрнең бер өлеше. Әгәр мин шул диварларда, элмә такталарда татарча язулар күрәм икән, минем өчен бу - татар шәһәре. Миңа үземә дә бу татар язуларын уку рәхәт. Әгәр язулар русча, инглизчә генә булса, без татар шәһәренең йөзен югалтабыз. Шулай ук төсләр турында да әйтергә мөмкин. Татарстанда яшел төс миңа татарлык турында сөйли кебек.
Күптән түгел миңа татар чатыры эшләвемне сорап яздылар. Мин үземчә минималь рәвештә, ак һәм соры төсләр генә кулланып, эшемне тәкъдим иттем. «Бу татарча түгел бит», - диделәр. Нәтиҗәдә, бу чатырны бүрәнәләрдән ясап, тәрәзә йөзлекләре өстәп, витражларда татар бизәкләрен эшләргә куштылар. Аларга шундый китч – татарлык. Ә мин килешмим. Минемчә, бу - ниндидер цирк, бер дә ошамый. Нишләп һаман бер күнегелгән форматка тотынып яшәргә? Без бит яңа буын, без шул традицияләрне аңлап, кабул итеп, аның форматын үзгәртеп, яңа стиль барлыкка китерергә тиеш. Һәр нәрсәнең үз вакыты бардыр, моны аңлау әкренләп безгә дә килер. Мин инде тәнкыйтьне дә кабул итәргә өйрәндем.
- Син узган ел «Смена»да эшләгән проектың турында әйтә башладың. Ул инсталяцияң нәрсәгә багышланган иде?
- «Смена» үзенә Татарстан шәһәрләрен өйрәнүче рәссамнарны җыйды. Минем эшем Чаллыдагы ЗЯБ бистәсенә багышланган иде. Форма ягыннан ул 1,5 Х 1,5 метр зурлыктагы «Калуга-Камазу» дип аталган йорт. Бу йортның тәрәзәләрен ачканда, төрле кешеләрнең шәхси тарихларын ишетергә була. Мин төрле сораштырулар үткәреп, бу тарихларны җыйдым. Иң элек әти-әниемнән башладым, чөнки алар да ЗЯБта яшәде. Шул рәвешле мин төрле тарихлардан блок төзедем. Беренче блок ЗЯБ заводы турында. Завод 60 нчы елларда төзелгән һәм аның янында эшчеләр бистәсе барлыкка килгән. Икенче блок - ул бистә белән бәйле һәм балачак турындагы тарихлар. Безнең Чаллыда КБКда (кортонно-бумажный комбинат) эшләүче кешеләр генә яшәгән комплекс бар, шулар турында тарихлар җыйдым да күргәзмәдә шул хакта сөйләдем.
- Синең татар исемнәренә багышланган Пермьда узган соңгы проектың бик популяр булды. Каян барлыкка килде бу идея?
- Март аенда мине Пермьга арт-резиденциягә чакырдылар. Иң элек мин анда Пермь татарлары турында проект ясарга теләдем. Әти-әнием чыгышлары белән Пермь татарлары булгач, мин Бардага кайттым, авылларның музеен күрдем, кайсы темага алынырга икән дип уйладым. Бәлки берәр эстетик проектка, костюмнар, бизәнү-ясану әйберләренә тукталыргадыр дигән фикер бар иде. Аннан кешеләр белән сөйләшә башлагач, уртак бер тема - кеше исемнәре турында сөйләгәннәрен аңлап алдым. Минем әнием Зөһрә, аны Пермьда Зоя дип йөрткәннәр. Кураторым Света да (ул үзе Пермь өлкәсеннән): «Минем укытучым Галина Михайловна 11 нче сыйныфта гына безгә үзенең Гәүһәр Мөдәррисовна булуын әйтте», - дип сөйләде. Мондый истәлекләр, тарихлар шактый җыелды. Шушы темага проект ясарга кирәклеген аңладым. Барлыгы 18 плакат килеп чыкты.
- Ә алар нинди техникада эшләнде?
- Литография бу. Иң элек эскизлар әзерләдем, аннан агачта аны миңа лазер ярдәмендә махсус штамплар рәвешендә кистеләр, соңыннан кәгазьгә штампладым.
- Кайтавазлар күп булгандыр?
- Әйе, бик күп. Бу күргәзмә Пермьның шәһәр мәдәнияте Үзәгендә эшләнгән иде. Ачылышта мин үзем дә булдым, кешеләр килеп үз тарихларын сөйләде. Үзәкнең җитәкчесе эшләремне аласы килүен әйтте. Аның якын дусты Әлфия шушындый ук үзгәртүгә дучар булган - Алла, Аляга әйләнгән. Социаль челтәрләрдә кешеләр күпләп үз тарихларын яза, анда Россиядән генә түгел, СНГ илләрендә яшәүчеләр дә бар.
- Бу кешеләр үзләре исемне үзгәртеп, бозып әйтүне ничек аңлаталар? Нинди мөнәсәбәт белдерәләр?
- Алар башкаларга уңайлы булсын өчен шулай эшләгәннәрен аңлый. Тагын: «Мин инде үз исемемне өч тапкыр әйттем, ә аны аңламадылар яки оныталар, дүртенчесендә мин инде икенче исемемне әйтәм», - диючеләр бар.
- Ни өчен бу күренеш турында сөйләргә кирәк дип таптың?
- Бу - иң элек мине үземне борчый торган мәсьәлә. Мәсәлән, мин - унсигез ел буе Зөлфия, аннан сиңа ниндидер бер кеше: “Юк, син Зөлфия түгел, син - Зоя”, - дип әйтә. Син бит үзеңне югалтасың. Мин моны руслаштыру дип әйтергә теләмим, бу чыннан да гадиләштерү.
- Ә мин аны «көнкүреш шовинизм» дип кабул итәм. Әйе, ул дөньядагы башка илләрдә дә күзәтелә… Бәлки мин арттырамдыр да?!
- Бу проблема белән үзе очрашмаган кеше моны аңламый. Мин Пермьда артист-толк ясаган идем, анда катнашкан бер апа: “Менә безгә дә бит мигрантлар килә һәм сүзләрне бозып язалар яки әйтәләр: мәсәлән, помидор урынына «памидор» диләр - бу да бит минем мәдәниятне хөрмәт итмәү, миңа да моны күрү рәхәт түгел”, - дигән фикер белдерде. Ягъни бу апа кеше исеме белән ниндидер помидорны чагыштыра. Андый очраклар да булгалый билгеле.
Эльза Нәбиуллина
Әңгәмәне тулысынча "Идел"нең август санында укый аласыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев