ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең ахыры)
Синоптиклар җәй ахырына кадәр яңгыр вәгъдә иткәннәр. Киләсе атнадан салкыннар башлана ди.
ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең башы): http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/chelld-khikyane-bashy
ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең дәвамы): http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/chelld-khikyane-dvamy
Бу җәйдә ник бер чыгып карасыннар. Әтәчләренең иртән аваз салганы да элеккечә гайрәтле түгел. Мулла абзыйның манарадан азан әйтергә тыкырык аша узып киткәндәге төчкереге кебек кенә. Гөлбикә карчыкның да ай-һай сүзе күп. Көн арты көн Нурулланы исенә төшерми калмый. Кыз чагында бик горур булган да бер егетне дә янына якын җибәрмәгән. Нурулла үзләре дә моңа күз атып йөргән дуслары белән бәхәсләшкән, имеш. Андый бәхәсләшүләр егетләр арасында еш була инде ул, ди карчык. Егетләрнең колхоз яргычында такта хәзерләүләре икән. Гөлбикәнең су юлы шулар аша. Аны күргән саен, Барый исемле дустына, барыбер үземә каратам мин аны, дип мактана икән Нурулла. Ул инде кул селтәп көлә генә.
Алайса, аны үпкәнемне күрәсең киләме, димәсенме җанкисәге. Тегесе ышанмый. Тагын да ныграк бәхәсләшеп китәләр. Нурулла, күзен кулъяулыгы белән каплап, таудан тулы чиләкләр белән күтәрелгән Гөлбикә янына килә дә:
– Кызый, күземә чүп кергән, ала алмассың микән? – дип үтенә. Сулы чиләкләрен юл читендәге чирәмгә куеп, ярдәмгә ашыккан Гөлбикә егетнең, күз кабакларын әйләндереп караганда чупырдатып үбеп аласын башына да китерми.
Бу эшкә ни дияргә дә белми югалып ук кала. Аннан оятыннан, бер кулы белән иреннәрен каплап, өенә кайтып китә. Шул көннең киче дуслаштыра да инде аларны. Озак та үтми, егет кызга яучы да җибәрә.
Бүген солычаның карчыкны озаклап тыңлар хәле юк. Иртәдән үк куыра. Яфрак-сабакларында түгел, тамырында да сут калмаган.
Казан килене кайткан атнада теге усал бригадир, Гөлбикә апасы белән, койма киртәсенә таянып, тагын сөйләшеп торган булды. Имеш, бакчагызны да, тирә-ягын да хәзер ай саен тикшерәчәкләр, чүп үләне үстерүчеләргә штраф салачаклар.
Чишмә буен амбрузий баскан диме? Аның янында эчәсе суга кадәр ярамаска әйләнә икән. Тамырларында агу туплана, имеш. Үләннәр дә кеше кебек, дип көлде соңыннан карчык. Кайсы
эченә агу җыя, кайсы теленә – дару. Аның тамырларында зарарлы матдәләр дә юк, орлыгы да зыянсыз югыйсә. Барыбер, чүп үләне, бакчаның туфрагын корыта, башкаларга дигән дымны ашый, диләр. Анысы шулай. Солычаларның да яшисе килә! Ул да сулый, ул да эчә. Шул күпне белгән, күңелгә ятышсыз бригадир кебек, сиксән яшьлек бу мәрхәмәтле карчык шикелле.
Карчык булмаса, аның башкаларга сипкәндәге сулары яфракларына, орлыкларына аз булса да
төшкәләмәсә, солыча да әллә кайчан якты дөнья белән саубуллашкан иде инде.
Яшәргә кирәк. Ничек тә яшәргә кирәк аңа! Шәех абыйсы кайтканчы орлыкларын җир куенына яшереп өлгерәсе, шушы эссе елда нәселен яшәтеп калдырасы бар. Монда әле ул ныгымаган, туфрак өстендәге тәүге сабаклардан аскы рәттә үскән орлыкларына киләсе язгача качып торырлык кочак хәзерләргә кирәк. Өстәгеләре җилдә дөньяның башка почмакларына таралыр да онытылыр… Якындагы балаларына ул аш булыр, язга дым тотар, кышын җылы бирер.
Бригадир:
– Солы чәчкәнсез икән, алар арасында солыча үсүчән була. Уңышны киметә ул, – ди.
Беркөнне шул сүзенә каршы:
– Эчемне поштырмасана, җир буш ятмасынга, туфрак катмасынга гына чәчелгән икәнлеген беләсең, бит! – диде Гөлбикә апасы. – Урып та тормыйбыз без аны, җыеп та! Үзең бригадир. Бакчагызда кыяр белән помидор да үстермисез. Монда килеп акыл саткан буласың. Ни беләсең соң син, пычагым. Бәрәңге буразнасына җәй эссесендә халыктан урлап су агызудан башка!
Гөлбикә карчык моңарчы тыеп тоткан сүзенең ничек ычкынып киткәнлеген сизми дә калды бугай. Тиз генә яулык почмагын тешләде. Бригадир да хәйләкәр. Ишетмәмешкә салышты.
– Я инде, югарыдан кушалар бит, сорасалар, тагын мин гаепле булырмын, сөйләмәде, дип өстегездән төшерерсез, – дигән булды.
Бригадир бик яхшы аңлый – Гөлбикә карчыкның койма буенда теиштән озын үскән үләннәргә салган җәзага ачуы көчле. Әнә тагын шуны куертып маташа:
– Тыкрык безгә карамый. Анысына штраф салдың. Сезнең койма буенда үскән, имеш.
Сиксән яшьлек карчыкка чалгы тоттырмасаң! Өйдә кемнең дә юклыгын беләсең. Калхузны үзегез тараттыгыз да. Йөрисез хәзер кесәгездән генә өстәгеләргә йодрык күрсәтеп. Ярты авыл эшсез утыра.
– Ярар, ярар, алай чәпченмә әле, Гөлбикә апа, бригадир бетерәмени колхозны. Рәис бар, агроном бар, халык үзе бар…
Гөлбикәне бу сүз чыгырынан гына чыгарды:
– Кулыңа ал да бөтен авылны тәртипкә китереп чык! Бер эшең юк. Бөтен җир фермерларга күчеп беткән. Сиңа калганын гына бер кеше көн эчендә эшли аның. Иртәгә анысын да тартып алырлар.
Әллә бригадир тагын килгән инде? Башында кәпәче тучны шуныкы!
– Бусы тагын нишләп йөри? – дип сорап куйды аны ерактан ук шәйләп алган Гөлбикә карчык та.
– Нихәлләр, Гөлбикә апа?! Шуны гына әйтермен дигән идем: бу елда чүп үләнгә каршы бергәләп көрәшмәкче булабыз. Бер дигән агу кайтарттык.
Көрәш дисәләр, йөрәге жу итеп китә карчыкның. Әйткән сүзнең дә мәгънәсен аңламый башлый.
– Бакчадагы чүп үләннәрне бергәләп бетерергә уйладык, дим, Гөлбикә апа. Колхоз белән.
– Мин әллә тагын сугыш башланганмы дип торам. Йөрәгемне яра яздың бит, шайтан алгыры!
– Әйт киленеңә. Авыл сәвитенә түләвен илтсен. Күрше авылныкылар алып бетергәч, безнең бригадага чират җитә. Монысы даруның бер нәрсәне дә калдырмый торганы. Билчәнеңне дә, эт эчәгеңне дә, солычаңны да кыра да сала.
– Күрше Рәимнеке кебек ясамагыз тагын. Ил тараласы елны калхуздан күп итеп агу урлаган да бөтен күршеләрен кинәндерде. Берсендә дә ничә ел бәрәңге дә үсмәде аннан.
– Комсызлык юньлегә китерми инде. Әтәй малы кәтәй кебегрәк булган бу.
– Ну түлке синең атаңныкы түгел, үз аталарыныкы.
Вәйт маладис Гөлбикә апасы, вәйт маладис! Агулы һава сулаудан да сулыккан яфраклары инде агулы ашка ук чыдамас. Тиз генә яңгыр да яумаса. Үлем бит инде, үлем! Бригадир үзе шуны сөйләп тора. Алай да китеп барганда, яңгырлар килер алдыннан сибәрбез, көнен киңәшербез, диде.
Юньле үлем көтми икән солычаны. Ул башка чүп үләннәр өчен кайгырмый. Аның үзенең яшисе килә! Башкаларның яшәве синең үлемең дигән сүз! Гомерең кыскалыгы дигән сүз! Ярый әле орлыклары өлгерде. Ярый әле ярты җәйне күреп калды. Ярый әле Гөлбикә апасы, Шәех абыйсы белән танышты. Каенанасына караңгы чырайлы киленне ул болай да яратмый. Чытлык Алинә, шушы челләдә бөртекләренең ирененә бер тамчы су сипмәгән Алинә аңа менә ошый. Ул әбисен Сәрбик карчык белән сөйләшергә телефонга чакыра. Әтисе югында көндезләрен аны чәйгә дәшә. Ашын да үзе пешерәдер әле. Кечкенә булса да, бик уңган кызга тартып тора.
Фу, эссе. Эссееее…
Яргаланган җир өстендә моның кадәр тилмереп утырганчы, әллә үлүең дә яхшыдыр. Бригадир, барыбер агулыйбыз, ди. Ул әле кайчан гына ябык бер бөртек иде. Язгы дымнардан бүртте, тишелде, әллә ничә дистә бөртеккә туган туфрагыннан аш тапты, су эчерде. Аның гомере болай да кыска. Киләсе елга ул үз балаларына аш, туфрак булыр.
Киптергәннән киптерә генә бара бу. Яңгырның тамчысы да төшкәне юк. Бригадир, алдагы көннәрдә болытлы һава көтелә, дигән була да. Әле аңа кадәр яшисе бар. Өстенә аккан агудан
исән каласы бар.
Бакчадагы, көн дә су сибелгән түтәлләр дә кибеп, яргаланып беткән. Карчыкның көндезен хәлсерәгән үсемлекләргә карап йөрәге сыкраганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Рәт аралары тагын да ачыла дип, чүп үләннәрен дә йолкудан туктап торган чагы. Койма тирәсендәге кычытканнарны, корыда җайлы, әле орлыклары да өлгермәгән икән, дип, тамыры белән кубарып маташа, бәрәңге буразнасындагы билчәннәрне казый.
Бөҗәкләр көннән-көн киңәйгән ярыклардан башларын тыгып карыйлар да тирәнгә яшеренгән ояларына чумалар. Ул менә җир өстендә. Бер кая кача алмый. Ул агу сипкән көнне үк болытлар килсәче дип тели. Бригадир бер генә көнгә булса да алдансачы!
Чү, утаган кычытканнарын тиреслеккә ташларга киткән Гөлбикә карчык, шлангасын күтәреп, тагын бакчаның бу башына таба килә. Әллә су һаман бетмәгән инде? Аңа менә су сибәргә дип килүчене күрү генә дә рәхәт… Инде сибеп тә китсә!.. Ул яңгыр суын яратарак төшә дә төшүен. Тирәннән, җир астыннан күтәрелгәнендә дә үзенә ят бер тәм бар. Алардан әллә нинди сафлык тәме килә дисенме? Ачык кына әйтүе кыен. Гөлбикә карчыктан бер ишетми калмас. Ул әйтсә әйтә инде.
Әнә бит, шлангасын күтәреп, туп-туры аңа килә. Рәхәт… Гөлбикә әбисенең аңа таба килүен күрүдән дә күңеленә шатлык тулсын әле. Көннәрнең санын да онытып көткән рәхәтлек бу! Рәхәәәәт!
И Ходаем, Гөлбикә карчык, су сипкән уңайдан гына бөгелеп, бер кулы белән үрелде дә инде дым суырып та өлгергән җирдән тартты да алды үзен. Кемнән-кемнән, аннан көтмәгән иде ул моны. Суга бик сусаган, карчык килгәндә, башын да яшермәгән иде шул. Иелеп кенә, боегып кына утырса да була иде кана. Ай буе үзе белән сөйләшкәч, карчыктан куркуы тәмам беткән иде
солычаның. Башын суза-суза аңа таба үрелде, ул эчергән суларга рәхмәт әйткәнен аңлатырга
теләде. Ә бит карчыкка барыбер үпкәләми.
– Хуш, әбекәй, мин сиңа озын гомер телим. Мин синең хезмәттән арган кулларыңа сихәт
телим. Ашлык арасындагы чүпне табып алуыннан сөенгән Гөлбикә карчык аны кулында, танымаган кебек, әйләндереп-әйләндереп карады.
Аннан:
– Бакчада ни йөреп, шуның кадәр кинәнеп үскән солычаны күрмәгәнмен. И бичаракайларым, сезгә дигән бар дымны суырып яткан бит ул, – диде дә, аны бер кырыйга ташлап торып, эсседән хәлсерәгән игеннәрне шлангадан инде көчле үк килә башлаган суга кинәндерергә тотынды.
Аңа барыбер рәхәт иде. Дөнья белән иреннәре дымлы килеш хушлашудан серле бер рәхәтлек тойды ул.
– Кара син бу шланганы, бер кулда да җиңел генә тора иде, инде тотарга ике кулның көче дә аз, – дип куйды Гөлбикә карчык. – Бүген бөтен бакча тын ала икән.
– Әбекәй, син минем орлыкларымны, үзең дә сизмәстән, бүген туган туфракларына чәчтең, шытсыннар дип, өсләрен су белән коендырдың, мәңге яшә, – дип сөенеп уйлады соңгы сулуларын алып яткан солыча. – Шәех абыйны гына күрми китәм. Ул кайткач, бакча тәмле шашлык исләренә тула иде… Ул үсәчәк туфрагымны тирес белән ашлый иде…
Солычаның иң соңгы ишеткәне, баеп барган кояш нурларыннан кибеп өлгергәнче аңлаганы Алинәнең, гадәтенчә, тәрәзәдән краннар янына килүче әбисенә дәшкәне булды:
– Сәрби тәтә шалтырата. Суыңны бөтенләй туктатып кер. Төннән үк явасы. Бүгеннән суны күпме тотсаң да ярый, дигәннәр. Бригадир үзе, агулау киләсе елга калыр инде, яңгырлар бик
озакка китсә, бәрәңгеләрне җыяр вакыт җитәр, ул чак зыяны булыр, дип шалтыратты.
Синоптиклар җәй ахырына кадәр яңгыр вәгъдә иткәннәр. Киләсе атнадан салкыннар башлана ди.
2020
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: әдәбият, хикәя, проза, язучылар Рифә Рахман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев