Гөнаһлы мәхәббәт (повесть) дүртенче бүлек
Авыл халкы шундый инде ул, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер терлекләргә кышлыкка печән әзерли, кемдер урманнан утын кайтара... Тормыш шулай үз җаена акрын гына ага.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Фәргать акчасын җыеп барды. Бала тугач кирәк булачак. Табиблар сүзенә ышансаң, тагын берничә атнадан Сәриянең улы дөньяга киләчәк. Биләүсәләр һәм башка кирәк-яракларны алдан ук алдылар.
Бала туар көн җиткәнен сиздереп, Сәриянең тулгагы башланды. Ашыгыч ярдәм чакырттылар. Тиздән әти булачагына сөенеп, шатлыклы хәбәрне Фәргать бала тудыру йортында гына ишетергә ниятләде. Озак көтәргә туры килде, улы таң атканда гына дөньяга килде. Канатланган әти кеше кибеткә юл тотты: эшендә “бәби тәпиен юарга” вәгъдә иткән иде бит. Яңа урында аңа иңгә-иң куеп бик күп эшләргә туры киләчәк, шуңа күрә ул аларның гаилә хәлләре турында күбрәк белергә, коллективта үз кешегә әверелергә теләде.
Бер атнадан соң малайга Марат дип исем куштылар. Авылдан Фәргатьнең сеңлесе Әлфия дә килгән иде. Ул да тормышта күпне күргән. Баласы тугач, беренче ире белән аерылышканнар. Аннан яшь чакта яраткан егете белән кавышкан. Шуңа күрә Сәрияне дә, Фәргатьне дә гаепләргә ашыкмады.
- Ярар, нәрсә булган, шул булган. Хәзер бернәрсәне дә кирегә кайтарып булмый. Аллага шөкер, үзегез, балагыз исән-сау! Киләчәктә барысы да яхшы булсын! – диде ул кыенсынып торган абыйсына карап. Саниягә дә “эләкте”: “Вакытында күзне ачыбрак карарга иде, ике бәхет янәшә йөрми”. Маратның тәпиен ирләрчә, аракы белән юдылар.
Әлфия тагын бер-ике көнгә калырга килеште. Фәргать аны авылга кадәр илтеп куярга булды.
Биш-алты сәгать юлда баргач, ял итәргә ниятләделәр. Әлфия чәй хәстәрләгән арада, абыйсы машина тирәсендә кайнашты. Күпмедер вакыттан соң, Фәргатьнең кем беләндер озак кына сөйләшеп утыруын күргәч, сүзләренә колак салырга булды Әлфия. Элеккеге эшеннән танышы икән. Санияне дә, Тәлгать исемен дә телгә алдылар. Хатын авырый башлаган, бер айдан артык хастаханәдә яткан икән. Малайны авылга кайтарганнар. Саниядә яман шеш тапканнар, әле химиятерапиянең беренче өлешен генә алган ди...
Фәргать машинага утыргач, беренче булып сүзне Әлфия башлады.
- Абый, син Сәриягә бу яңалыкны әлегә әйтмә. Ул бит бала имезә, мондый яңалыктан аның сөте бетәргә мөмкин.
Дәшми генә чәй эчтеләр, тамакка ризык үтмәде. Әлфия сүзен дәвам итте:
- Авылга кергәч, әтидән бераз акча сорарбыз. Минем дә әз генә запасым бар. Син Сания алдында бурычлы. Куркырга һәм качарга соң инде. Әгәр янына барырга уңайсызлансаң, акчаны үзем илтәм.
Фәргать дәшмәде. Тою-сизү сәләтен югалтты бугай ул. Таң алдыннан авыл борылышына җиттеләр, тагын илле чакрым барасы калды. Икесенең дә җанын тынгысызлык кимерде. Иртәнге җиделәрдә туган нигезгә кайтып төштеләр. Авыр сөйләшү көтә иде ирне.
Мунча кереп чыккач, аш өстәле янына җыелдылар. Әтисе сүз башлады.
- Ярар, безгә күрергә язганны башкалар күрмәс, хәзер ничек тә булса, алда торган сынаулар аша үтәргә кирәк. Берничә көннән Әлфия эшеннән сорап Сания һәм улың Тәлгать янына барыр, аларның хәлләрен белешер. Сиңа да булышырга тырышырбыз, - диде ул тыныч кына һәм чәй эчүен дәвам итте.
Әнисе, күз яшьләрен сөртеп:
- Улым, ешрак кайтырга тырыш. Яңалыкларны кешедән ишетеп җәфа чиккәнче, үзең сөйләсәң, җиңелрәк булыр. Олы юл якында гына, читләтеп үтмә! – диде. Урамнарны тузанга күмеп, Фәргать машинасы авылдан чыгып китте.
Кайчандыр бала тавышларына күмелеп торган йорт бушап калды. Ә яшәү дәвам итте. Авыл халкы шундый инде ул, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер терлекләргә кышлыкка печән әзерли, кемдер урманнан утын кайтара... Тормыш шулай үз җаена акрын гына ага. Колхозлар һәм совхозлар таркалды. Фермерларның да эшләре җайлы бармый: кая гына борылсаң да, мәшәкатьләр чиктән ашкан һәм бөтен кыенлыкларны үз җилкәңдә күтәреп барырга кирәк. Дәүләт сүздә генә ярдәм итә, чынбарлыкта бернинди ярдәм дә юк, телевизорда гына барысы да яхшы. Ягулык бәясе гел артып тора, ашлама турында акрынлап оныта башладылар... Зур мәйданнарга күпьеллык печән чәчтеләр. Аннары шул печәнне киптереп җыйгач, авылларга тараталар. Шул рәвешчә чыгымнарны каплыйлар. Кешеләр ничек кенә булса да яшәргә, дөресен әйткәндә, исән калырга тырыша. Тормыш кисәк кенә кире якка борылырга мөмкин шул, әмма яхшы якка тиз генә үзгәртеп булмый.
Берничә көннән Әлфия Сания янына кузгалды. Авылдан поселокка кадәр өч-дүрт сәгать чамасы юл. Әмма баштан китмәгән авыр уйлардан юл аеруча озын булып тоелды. Хатын Саниягә нәрсә әйтер? Сүзне нидән башлар? Ул аңа кем? Туган дип әйтсәң, туган түгел, дошман дисәң, Әлфиянең гаебе нидә? Чынлыкта, ул Тәлгатьнең апасы, аның әтисенең бертуган сеңлесе генә бит.
Автобус тукталышыннан җәяү атлады Әлфия. Шулчак тыкрыктан Тәлгатьне җитәкләгән Сания килеп чыкты. Көтелмәгән очрашудан, ул күзләренә ышанмыйча, икесе дә кадаклаган кебек, тораташ булдылар. Әлфия сумкаларын җиргә куеп, Тәлгатьне кулына алды.
- Исәнме, Сания, каян кайтып барасыз? Кара әле, кара, Тәлгать ничек үскән! Тфү-тфү, күзегә күрмә, бала! Менә мин, мин...
Әлфия берничә мизгел югалып калды, һәм әңгәмәне ничек дәвам итәргә белмичә, йөткергәләп алды.
- Исәнме, Әлфия. Сезне монда нинди җилләр китереп ташлады? Адаштыгыз мәллә? Без менә поликлиникадан кайтып барабыз әле.
Фатирга кайткач та, әңгәмә ялганып китә алмады. Түгелгән чиләк тулы булмый, диләр бит. Әлфия әти-әнисенең сәдакасын тапшырып, кайтырга җыена башлады.
- Ярар, Сания, соң булса да, кичке автобус белән китәрмен, ахры. Барысы өчен дә мине кичер. Өйдә эш күп, әти белән әнигә булышырга кирәк. Сыең өчен рәхмәт, авырма тизрәк терел, сәламәт бул. Артык кайгырма.
Саубуллаштылар. Әлфия Санияне дә, Тәлгатьне дә бик кызганды, алар дөньядагы иң бәхетсез кешеләр булып тоелды. Ямаш шештән бик сирәкләр генә котыла ала. Ни кызганыч.
Шәфикъ Иматдинов
Дәвамы бар...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев