Логотип Идель
Әдәбият

Кәтәнә (өченче бүлек)

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән өченче бүлек.

Нәбирә Гыйматдинованың "Кәтәнә" бәяненнән өченче бүлек.

-3-

Әйе, каенесе дөрес әйтә: гәрчә берәүгә дә начарлыгы тимәсә дә, авыл аны яратмады. Хәтта ки, бот хәтле бала-чага да Габделнурдан шөлли иде. Мөгаен, бишектә чакта ук аларга әти-әнисе: «Зиреклебашта бер абый бар, ул кәкәй», – дип өйрәтеп куя иде. Аның атасы әзмәвер иде, ә табигать кануннары буенча, аюдан аю туарга тиеш, ә монда киресенчә – аюдан кәрлә эт яралган. Тапкыр агай-эне малайга кушамат эзләп итекмәде, Кәтәнә дип тамга сукты. Кайбер исем-ат хуҗасына килешмәсә – аны көне-сәгате белән алыштыралар, әйтик, тракторчы Минап абзый «Ач бүре» иде, кисәк кенә «»Куркак куян» булды, чөнки ул караклар талый дип, кояш баемас борын капкасын терәү белән терәтә, югыйсә иренмә, җимерек коймасы аша гына атлап үт тә: «Абзый, синең урларлык нәрсәң бар, күрсәт», – дип сора!

Иң кыены – мәктәп еллары иде. Аның белән бер партада утырмас өчен кыз-кыркын зар елады. Малай-шалай, билгеле, «юеш сөлге» сыкмады, бары тик аны үз төркеменә генә катыштырмады. Өченче сыйныфта «икеле капчыгы» Габделнурны уку алдынгысы Фәридәгә беркеттеләр. Энесе белән әбисе тәрбиясендә яшәгән ятим кыз карусыз, әмма астыртын. Вакыт-вакыт еланнан да катырак чагар иде. Аның: «Син кызганыч, Кәтәнә», – дигән сүзләре Габделнурның тәнен әз чемердәтмәде.

«Алтынычы»да Мансур аңа:

– Әйдә, дуслашабыз, – диде. – Әти куша, малай!

Габделнур моңа бик шат иде. Ә менә өйдәгеләр аның бу хәбәреннән сагайды.

– Фәттах дуслаштыра, әлсә? Син, кикрикле әтәч, куанычыңнан коймага менеп шар ярасыңмы? – Атасы сыңар кулы белән Габделнурның башына чәпелдәтте. – И сантый бала! Без Фәттах белән Әфганда бергә хезмәт иттек, мин рота командиры идем.

– Йөз кат ишеттек, әти!

– Һайт, бүлдермә! Тауларда минем бер кул өзелеп калды. Кем гаебе белән, ә? Бөркетләремнең җансыз гәүдәләре әле дә күз алдымда! Кем гаебе белән үлде алар, ә? Боларны сиңа сөйләгән юк, сантый! Үсә төш, аннан белерсең! Ызнамы, Фәттах нәзберек малаен сиңа тагып батыр әвәләмәкче!

Командир Тимерҗанның аларга Мансур килгәндә чырае яктырмас, ә менә Габделнур дустына барса, Фәттах абзый кунакны өрмәгән җиргә утыртмас иде. Берсендә ул:

– Улкаем, синең шөгыльләрең күп икән, йәле, атаң ниләр өйрәтте? – диде.

Габделнурның һөнәрләре бихисап иде. Әйтик ул, суга чумып коры кул белән балык эләктерә, маймыл кебек баганага үрмәли-үрмәли тезен «каешлаткач» ел саен сабантуйларда колга очындагы тартмадан әтәч «салдыра» иде. Авыл малайлары китапларда гына укыган төнге ау маҗаралары турында тыңлаганда Фәттах абзый тотлыга язып:

– Кар-рале, улкаем, Мансурны да үзең белән ауга иярт әле, – диде. Бервакыт Мансурларның ишек төбенә төртелде, чөнки эчтә хуҗа абзый эт итеп Мансурны сүгә иде:

– Син, нәстә, көзге каршында күт бора-бора көязләнәсең, кызкый! Чәч күпертәсең, тырнак үстерәсең, ыстырам! Нәстә зәңгәр чәчәкле күлмәк кидең?! Ки шакмаклыны! Нигә чалбарың тар, стилягә! Кәтәнәдән үрнәк ал, ул настояшни мужик! Аңа сырыш, аның сыйфатлары сеңәр дидемме, кызкый!

Командир Тимерҗан турысын әйткән: Фәттах абзый «кызкый улыннан» Габделнур ярдәме белән чын ир-ат ясамакчы була иде. Аның каруы Мансурның мәхәббәт тәхете биек-биек, гашыйк кызлары исә көтү-көтү, борынына егетләр исе кергән һәрбер чибәркәй озын буйлы, зәңгәр күзле егет солтаны белән саташа иде. Рәхәтләнде Мансур аларны тилертеп! Сыйныфта ул каш сикерткәндә елмаймаган Фәридә генә калды. Габделнур барлык шөгыльләрен дә дустына авыштырыр, һәм шулар хисабына бер генә кич үзен «буксир»га сөйрәгән уку алдынгысын озатыр иде. Шулай өмет тауларын өеп йөргәндә Мансур дөбер-шатыр аның ташларын ишеп төшерде:

– Синеңчә, Фәридә нинди? – диде ул.

– Нинди дип... матур.

– Сурәтләп бир! – Мансур җаваптан канәгать түгел иде.

– Матур дидем бит инде!

– Агач тел син, Кәтәнә! – Дусты болай да биленнән генә булган Габделнурны җилкәсенә басып тагын да кечерәйтмәкче иде, үсмер аның кулын боргычлады.

– У-у, сындырасың, Кәт... Көчең белән масаясың, малай! Өйрән! Кызыйның иреннәре чия, күзләре кара бөрлегән, буй-сыны – камыш, чәчләре – шарлавык. Мин боларны китаптан ятладым, син дә ятла, кызлар белән чүкер-мүкер итәм дисәң – авыз радиосын кабызасың да, сиптерәсең генә! Бүген без Фәридә белән болын буйлыйбыз. Шушы тәти сүзләрне тезсәм – балавыз кебек эретәм үзен.

Габделнур аның каршысына «киртә» бастырды:

– Хәтерең тишек иләк икән! Без бүген кич синең белән ауга чыгабыз. Урманда хәтсез кабан. Фәттах абзый сиңа кирза итекләр хәстәрләп ята анда.

– Имеш чыккан ди, яме?

– Ничек «имеш»?

– Аңгырайма, малай! Миңа дигән итекләрне капчыгыңа сал. Туфракка бутарсың шунда, ау рәвеше китереп.

– Кабаннар төнлә иген кырына төшә.

– Уф, Габдел, үтерәсең малай, соң инде балтырына арыш кылчыгы ябештерерсең! Әти төпченсә, малаең батыр икән, ата кабанның ботына атып аксатты, диярсең. Мин итекләрне капка төбегездәге эскәмия астына тыгармын, яме?

– Фәттах малаен артыңда гына йөрт, кабан ботарламасын! – диде командир Тимерҗан, һәм үз-үзенә каршы әйтеп тә куйды: – Һайт, кем өчен хәсрәтләнәсең, солдат?! Атасына охшаса – керпе кебек йомарланыр.

Ул төндә Габделнур яшь имән төбеннән кузгалмады. Агач әле исәеп кенә килә, тамырлары зәгыйфь, яфраклары сыек иде. Аңардан оялмыйча (агачлар да җанлы!) әй елаган иде солдат улы! Әллә агачны күз яше белән сугарды микән, әнә ул, урман куенына сыешалмыйча юлга ташыды. Имән – аның «арка терәге», аңа сөялеп әз генә черем итсә дә, ару-талулар үзалдына юыла иде. Ә теге чакта... Теге чакта аны Фәридә елатты! «Итәк колы» дип Мансурны үртәгән кыз нишләп тасма тел белән болында очраша икән?! Аның өчен бүтән берәүнең җанын фида кылырга әзер икәнен сизмимени?

Төн уртасы иде, Габделнур аякларын сөйрәп кенә өенә кайтканда фырт дусты эскәмия «җылыта» иде.

– Сезнекеләр йоклый, – диде ул. – Минем кабан кайда?

– Тумаган! – Габделнур капчыгы белән итекне аңа томырды. – Мә! Эчендә арыш кылчыгы!

– Аяк табаны кызды, малай, Фәридә белән болында куыштык. Миңа былтыр ук гашыйк икән, очындык! Әгәренки башка кызларга каш сикертсәң – эзеңне суыт, ди, очындык! Янәмәсе, аңа егетләрнең асылы кызыга икән. Авылда миңа көндәшлеккә кем бар соң?!

Габделнурның «өмет тавы»на эре генә таш түшәделәрмени, гәүдәсе тартылып-сузылып озынайды һәм ул бүксәсен киереп:

– Бар андый кеше! – диде.

– Кем?

– Мин!

– Син?! Кит, әүвәле буеңны үлчә, кәтәнә!

Соңгы елда алар җиде чакрымдагы Мәрәкә мәктәбендә укыды. Чия кебек кызарып пешкән Фәридәгә күрше авыл егетләре ымсына башлады. Җитмәсә, кыз үзе дә уйнак иде, туганнарда кунам сәбәбе белән Зиреклебашка атна буе кайтмады: шул вакытта ул параллель сыйныфтагы Рафил исемле бөдрә чәч белән йолдызлар санаган икән. Санын ничәгә тутырганнардыр, билгесез, әмма шунысы мәгълүм: мәктәп нүешенә кысып тешләреңне коям дип әтәчләнгән Мансурны «көндәш» ике авыл уртасындагы каенлык аланына, көч сынашырга чакырган. Дус, йөз суын түгеп, Габделнурга ялынды:

– Карале, Габдел, Мәрәкәнең тавык мие эчкән аңгырасы кыз бүлешә. Мин аның бөдрәләрен йолкып, карга оясына салам, йомшакта йоклар кошлар. Син дә иптәшкә бар әле. Читтән генә күзәтерсең. Теге хәрәмләшмәсен тагы дим инде. Хәрәмләшсә, әче итеп сызгырырсың. Әйдә инде, Габдел! Мондый вакытта дустың булышмаса – шайтанга тез бөгәсеңме!

Аланда аларны дүрт «бүре» көтә иде. Рафил өч абыйсын да сугыштырмакчы ахрысы, һәрберсенең кулында юан таяклар, мөгаен, бик шәпләп Мансурның сыртын «кашырга» исәпләре. Кая монда бер кырыйда гына сызгырып торулар, көчләр тигез түгел, дус бәлага тарыды!

– Икесе сиңа, икесе миңа, – диде Габделнур, җиңнәрен сызганып. Ләкин «ярар» дигән сүз ишетелмәде: Мансур кисәк кенә җир тишегенә чумды. Куаклык арасында куркуыннан тиресе җәелеп кабарынган «куян» чырт та чырт коры агач ботакларын сындырды...

– Оһо, нинди пәһлеван! – диде дүртәүнең олырагы. – Син кайсы агач бүкәне соң? Без гарип-гораба белән сугышмыйбыз, сыптыр моннан! Рафил живо, теге куянны каенлыктан өстерәп чык!Мышный-мышный килгән егетне Габделнур беләгеннән тотып аткан иде, бичара, туп кебек, абыйларына таба очты. Шунда өчәү таякларын болгап «агач бүкәне»нә ташланды. Атасы аңа ике генә кешегә каршы тору ысулларын өйрәткән иде, их, өчкә кадәр арттырмаган дип уйлады егет, һәм боз кантары сыман укмашып шуышкан төркемнең иң беренчесенә кушаяклап типте, шул ук мизгелдә уң кулы белән өченчесенең тезен

уртадагысының муенына атланып дөмбәсләмәкче иде, олысы:

– Отбой! – диде. – Без җиңелдек! Әй, пәһлеван, син нинди секциядә шөгыльләнәсең?

– Әтинекендә.

– Әтиең кем?

– Әфган солдаты. Элек сабантуй батыры иде

– Хуп, пәһлеван. Кул бирмим, йә бармакларны өзәрсең, – диде олысы. – Ну, давай, без киттек!

Беренчесенә катырак тамызылган иде ахрысы:

– Ник ул гел билдән түбән бәрә? – диде.

Олысында акыл каймак кебек куерган иде инде:

– Буе кыска, патамушты, – диде.

Менә куаклыктан дерелдәгән «озын куян» баш калкытты.

– Ха-ха! Хи-хи! – дип ул сикергәләп алды. – Танауларын да җимерер идең дә, кечтеки шул син!

Габделнурның йөрәге кабарган иде, ул дустын җиргә сузып салып акырта-акырта тукмады. Ниһаять, шеш тишелде. Һәр йодрык бер эчтәлеккә ия иде. «Монысы Кәтәнә кушаматы өчен! Монысы алдашуларың өчен! Монысы куркаклыгың өчен! Монысы... – Егет бусына җан әрнүен дә кушты. – Монысы Фәридәнең башын әйләндергән өчен!»

Мансур бик озак көянтә кебек бөгелеп йөрде, тик Габделнур өстеннән жалу бирмәде. Аркасы белән тимергә егылган, янәсе. Хәер, аландагы хәлләр аларның дуслыгын какшатмады, киресенчә, Мансур аңардан башка Мәрәкә мәктәбенә бармас-кайтмас, кичләрен генә әшнәләрнең сукмагы икегә тармакланыр: клубтан Габделнур ялгызлыгы белән, ә Мансур Фәридәсе белән парлашып таралыр иде. Мәктәпне тәмамлагач ике мәхәббәт сандугачы җитәкләшеп педагогия институтына имтихан тапшырырга китте, ә Габделнурга андый укулар тәтемәде: башындагы кыйпылчыгы кузгалган Тимерҗан командир чирләде. Аның көн-төн чигәсе сызлады. Дәваланып әзрәк уңайлангач, тагын чире көчәя, хәтта ки ни дефицит дарулар да авыртуны басалмый иде.

Табиблар: «Кыйпылчык миенә бик якын, әгәр операция ясасак – әтиегез үләргә мөмкин», – дигәч, Габделнур аны бүтән хастаханәләргә йөртеп азапламады.

Берсендә атасы кояшта җылынып баскычта утыра иде.

– Син үстең, улым, – диде ул. – Әйтәсен әйтим, булмаса.

– Әйе, үстем, каккан казык көнләшер.

– Ходайга шөкер диген, улым. Нәрсә димәкче идем әле, хәтерсез?

– Мин үскәч син нәрсәдер әйтәсе идең, әти.

– Шулай, улым. Вәт син уйла инде, ник без Фәттах белән әш-вәш яшәмәдек, ә?

– Ул сабыр, ә син кызу канлы, әти. Холыкларыгыз туры килми.

– Хикмәт анда түгел, улым. Эш бик тирәндә, улым.

– Сезнең белән аптыраш, әти. Сез авылда ике Әфган сугышы ветераны, мәктәпкә чакыргач бары тик Фәттах абзый гына килә иде. Ник, әти?

– Һе, Фәттах телендә сандугач биетә идеме?

– Ничек дошманнарны җиңгәнен сөйли иде инде.

– Шалиш, улым, без җиңмәдек, алар җиңде. Хәзер син Әфганның кызганыч өлешен ишетерсең.

– Сугышның һәркайсы кызганыч, әти! Нишләп син Фәттах абзый кебек хатирәләрең белән уртаклашмыйсың?

– Чөнки минем мактанырлыгым юк.

Атаның муенындагы бизе бертуктаусыз селкенде, ул сүзен йоталмыйча тончыгыр кебек иде. Менә Тимерҗан командир сыңар кулы белән кесәсеннән гәзит кисәге алып тезенә җәйде һәм шуңа биленә бау белән таккан бәләкәй капчыктан махра салып, бармагын төкерекләп ябыштырды. Габделнур аңа нинди генә сигаралар ташымады. «Тәмсез», – диде киребеткән. Ата комсызланып төрепкәсен суыргач:

– Фәттах сугышмады ул, гырам да, килагырам да, - диде.

– Шыттырма, әти! Аның ветеран таныклыгы бар.

– Андый катыргы кыягазларны батырларга да, куркакларга да өләштеләр, улым.

– Синең һаман шул инде, әти: Фәттах – кара, син – ак.

– Куркактан куркак туа, аның малае да шундый!

– Бигрәк инде син, әти!

– Кит, сансыз! Шул кавемне яклама! Сөйләмим дәлше, нокта!

«Әтине көнчелек корты кимерә, ул кулсыз, башында да «тимер кисәге», ә Фәттах абыйның тиресе дә сыдырылмаган», – дип нәтиҗә ясады Габделнур. Хакыйкать дәфтәренең битләре ачылып бетсә, ул билгеле, икенче төрлерәк уйлар иде...

Биш елдан соң кичәге студентлар Зиреклебаш мәктәбенә эшкә кайтты. Фәридә тагын да чибәрләнгән, озын толымнарын кисеп бөдрәләткән, шөпшә белән ярышырлык нечкә билләрен ассызыклап күлмәк өстеннән киң каеш буган иде. Аның әбисе мәрхүм иде, шуңа иске йортлары ябылды, ләкин кыз аны төзекләндереп мәшәкатьләнмәде, ерак туганнарына фатирга урнашты. Энесе исә Казанда укый иде. Фәридәгә сылу хатын-кыз нәфислеге йоккан, элеккеге усаллыгының әсәре дә калмаган, елмаеп сөйләшүләре, авазларын чикләвек төсле вак-вак «тураклап» көлүләре белән ул Габделнурның болай да тынгысыз күңел кырында җил өермәсе кузгатты. Әмма егет инде язмышы белән килешкән, Кәтәнә учына нинди генә җим сипмәсен, мондый асыл кош, ни ачыкса да, кунмаячак иде. Авыл инде гайбәт буразнасына орлыгын күмде дә, ул хәбәр булып та шытты: яшьләр вәгъдәләшкән икән. Яратышулары чын икән, хак икән. Алай да, ел ярым тирәсе түзде үзләре, загска гариза илткән көнне Зиреклебаш тагын бер шаулап алды: «Фәридә белән Мансур туйга әзерләнә!» Ә дөнья әле арты, әле алды белән әйләнә икән. Беркөнне яңа мунча нигезе казыган Габделнур атын җигеп комга китте. Июль челләсе иде, ул бахбайны тугарды да:

– Әйдә, хайван, юындырам, тәнең җиңеләер, – дип, ярдан түбән төшмәкче иде, каралып-куерып аккан елганың тоба өлешендә кечкенә генә баш бер калка, бер бата, әйтерсең кармакка эләккән балык ычкынмак булып, калкавычны тарткалый иде.

– Малкай, син әз генә сабыр ит, – диде егет. – Бала бит бу.

 

Ул күлмәге-ние белән суга сикергәндә тоба өсте шоп-шома иде инде. Габделнур борынын пошкыртып, тирән итеп сулыш алгач төпкә чумды. Су анасының гүзәл корбаны – Фәридә иде. Аның гәүдәсен ярга чыгарган егет ни хәтле генә каушаса да, белгәннәрен эшләп карады: кызның башын кыйшайтып костырды, колагын куеп йөрәк тибешен тыңлады: тере!

– Фәридә матур, җә, Фәридә матур, күзеңне ач! – Габделнур кызның битеннән сыйпады. – Син исән, Фәридә матур! Кичә үк елгада коенганыңны күргән идем, тобага якын барма, аска суыра димәдем шул. Мин гаепле инде, Фәридә матур!

Кыз хәрәкәтләнмәгәч, аны курку биләде. Кулыңда үлсә, йа?! Халык Габделнур гына суда тончыктырып үтергән дияр. Маңгаеңны ташка ора-ора аклансаң да, ышанмаслар. Ярар, нахак гаепләүләр чүп әле аның, монда Фәридәнең гомере өзелмәсен. Әйе, ул озын буйлы Мансур кәләше, әйе, ул кәтәнә дип Габделнурга кимсетеп карый. Яшәсен, барыбер яшәсен. Аңардан башка авылның ни яме! Әнисе фельдшерлык пунктында шәфкать туташы иде, ул төшке ашка өйләренә кайтып калган иде, улының кулындагы табылдыгына шаккатмады. Аларның төнлә дә капкасы ябылмый, исерегенә хәтле ярты сорап керә иде.

– Әни, Фәридә үлә-ә! Су коенганда көзән җыерган ахры! – Габделнурның тавышыннан мәет тә терелер иде.

– Чү, улым, кычкырма, йә, диванга яткыр әле, – дигәч, әнисе аны тышка куалады: – Әтиең белән мунча нигезен кечерәйтегез, чокырыгыз алагаем зур.

Нинди нигез, нинди мунча! Егет нәкъ дүңгәләк иде, хәсрәт җиле аны ишегалдында әрле-бирле куып йөртте. Тәмәке пыскыткан ата, көлемсерәп:

– Йөрәгеңә учак яктылармы? Төтенсез янасың, – диде. – Күтәреп кайткан әрбиреңне түлке иясенә илтеп бир!

Ни сөендермәгән, ни көендермәгән әнисе дә ата сүзен кабатлады:

– Атыңны җигеп, туганнарына илтерсең, улым. Мин аңа халат кигездем, кичкә кадәр йоклагач, уяныр, иншаллаһ.

Яр буенда тугарган ат, ирек тәмен тоеп, болынга элдергән иде, Габделнур

аны эзләп тормады. Бахбай абзардагы солыга алданып үзе кайтачак иде. Хәер, аның хаҗәте дә шул хәтле генә, бит Фәридә һаман уянмады. Кызның йөзе – тәрәзә төбендәге яран гөле сыман алсуланып, сулышы тигезләнсә дә, ул йокыга изрәгән иде. Габделнур ярты ай китапханәдә китаплар актарып, кызларның чибәрлеген тасвирларлык сүзләр чүпләп, хәтта ки кайберләрен куен дәфтәренә күчереп язган иде, Фәридәнең баш очына басып шуларны әйтмәкче иде, теле көрмәкләнде. Әллә ничек, алар ясалма иде...

– Мәрткә чумган ул, өч-дүрт көнсез җайланмас, – диде әнисе. Өйдәгеләр борчыла иде. – Гайбәтчеләр исемнәрегезне төрләндергәнче син нидер эшлә инде, улым. Иң дөресе йә туганнарына, йә Мансурга белгерт, сырхауны үзләренә күчерсеннәр. Кыз бала чит йортта кунса – ояты кая. Озакламый туйлары, ди.

Иртәгесен Габделнур Фәттахларга барды. Өлкән хуҗа һай-һайлап өйгә керергә кыстаса да, ул, ярышка ыргылырга җыенган чаптар төсле баскыч төбендә таптанып:

– Мансур кирәк иде, – диде.

– Быел да тракторың белән печән китерерсең, җәме? Служак малае почти туган инде миңа. Безнең ентилигинт Мансурдан ни он суы, ни тоз суы.

Абзыйның үзенеке куәтле иде.

– Эндәш әле тегеңә! – Габделнур пырдымсызланды.

– Йоклый, өйләнә кана, көч туплый, – дип кеткелдәгән абзыйның артында ризасыз тавыш ишетелде:

– Нәрсә лыгырдашасыз? Ни хәл, малай? Печән дисезме? Тыкрык ягына бушат. Әҗәткә, яме? Туй чыгымнары хәттин ашты, малай.

– Печән чапмаган әле, чалгысы да кайрамаган, – Габделнур дустына баш изәде. – Әйдәле, урамга, йомыш бар.

«Йомыш», әлбәттә, Фәридә иде.

– Син чибәркәең белән соңгы тапкыр кайчан күрештең?

Йокы белән миңгерәгән Мансур иренеп кенә:

– Өченче көн, – диде. – Туй алдыннан бер-беребездән ял итәбез. Ха-ха!

– Фәридәң бездә, апкит!

Шаркылдаган Мансурның авызы шып ябылды:

– Сездә?! Нишли ул анда?!

– Тыңлале, Мансур, кичә ул тобага баткан иде. Әнигә кайтардым мин аны, дәваласын дип.

– Кичәдән бирле сездәмени?! Урладыңмы, Кәтәнә?! – Мансур алагаем кизәнеп аның яңагына чылтыратты. Габделнур каршы сукмады, черт иттереп җиргә төкергәч:

– Котырма, – диде. – Мин аңа кагылмадым, валлаһи. Шушы гәүдәм белән карганам, алдашсам – Ходай тагын да кечерәйтсен, – диде.

– Кәтәнә буең белән каргандың ни, карганмадың ни! Баткан, имеш. Фәридә әйбәт йөзә ул!

– Сиңа ярты сәгать вакыт, кызны апкит! – Бусы һичшиксез үтәлергә тиеш боерык, аны инкяр иткән кешегә келәттәге мылтык корулы иде. Баягы җебек Габделнурның йокымсыраган холкы «уянды», аның күзеннән чәчрәгән зәһәр чаткылардан куырылган Мансур:

– Ну, ну, янамасана, – диде. – Шаярттым гына мин, малай. Хәзер җәһәт кенә юынам, кырынам, чалбарны үтүклим дә, тәрәзәгезгә чиртәм. Килештекме? Бер үтенечемне кире какмассың микән, малай? Үзәк кибетендә унҗиденче һәм егерменче үлчәмдәге балдаклар калдырткан идем, шуларны тиз генә апкайт, ә? Синең хисаптан, ә? Акчасын соңрак, яме? Туй чишендерә икән, малай.

Акча Габделнурның да йортыннан ташымый, кирәк-ярак чыгымнарга дип ул кесәсендә төргәге белән кыштырдавык кәгазьләр йөртә иде, егет өенә дә сугылмады, «Жигули»ен «иярләп» үзәккә ашыкты. Кибетче марҗа хатыны урысчасын-татарчасын бер казанда болгатып:

– Никто балдаки не отложил, яшь человек, – диде. – Минем память якши, – диде.

Габделнур:

– Ул озын, чибәр, зәңгәр күзле ир-егет, – дип сурәтләсә дә, «якши» хәтерле марҗа үз сүзен иләде:

– Ты что, молдодой человек, дурой меня считаешь! Обручальные кольца никто не спрашивал!

– Җә, түти, синең белән бәхәсләшүнең мәгънәсе юк! Миңа унҗиде белән егермеле үлчәмне күрсәт.

– Вон, дешевые турецкое золото на последнем ряду!

Мансур эш киеменнән генә иде, бәй, марҗа аны хәерче бет дип уйлады. Ул һавада бармагын шартлатты:

– Иң кыйбатлысын чыгар!

– Невестага вот монсы, бриллиант кашлысы якши. Жениху монсы.

Пыяла прилавкада җемелдәгән алтыннар кесәдәге акчаны ялмап кына алды.

...Балдакларны ул сүзсез генә Мансурның кулына сонды.

– Җитез дә инде син, малай, – диде «кияү». – Болай итик әле, Габдел. Караңгылатсын инде, Фәридә дә хәлләнсен. Көпә-көндез култыклашып урам әйләнәләр дияр кеше, кычкырып көләр. Без бит ни җитте халык түгел, укытучылар!

Фәридә тал кебек селкенеп диванда утыра, ә үзенең күзләре ярым йомык иде.

– Тәмам айнымады шул, баса да ава. – Әнисе кызның аягына йон оекбаш кигезгән иде. – Шок булган аңа, улым. Узар, иншаллаһ. Үзәк хастәхәнәгә шылтыраткан идем, күбрәк кайнар чәй эчерегез, ди табиб. Минем гомердә шул тобада өч кеше батты, шөкер, бу баланың гомере озын икән. Мансур кайда соң?

– Кич киләм, ди.

– Ай, хәерлегә түгел бу, улым. Әллә соң икәү озатып куйыйкмы?

– Мансур, кузгатмагыз диде, әни.

Кояш баеды, күз бәйләнде, ара-тирә ялкау гына этләр өрде. Көяз җиһан йолдызлар белән тукылган чуар яулыгын бөркәнде. Габделнур чикерткә төсле сикергәләп урамда йөрде. Аягына таш асканнармы әллә, нишләп озак килә бу Мансур?

Егет җитез генә бакча коймасына менде. Аның күзе очлы, ул дөм

караңгыда бер карау белән корбанын искәргән тау бөркете иде: болында ике карачкы тулгана... Авылда Мансур гына кызлар белән табигатьтә маҗара эзләргә ярата иде.

Габделнур, төн сүрүен ертып, шул якка чапты. «Карачкы»ның озыны, чынлап та, Мансур иде.

– Тукта-а! – диде ул аңа.

– О, малай, син икән! Өченче кеше артык! – Фәттах малае беркемне дә ярәшмәгән, беркемнән дә балдак теләнмәгән, гомумән, Фәридә исемле кыз барлыгын белмәгән кебек кылана иде. – Без туташ белән болын һавасы сулыйбыз.

Туташ – кибетче Әнсария иде.

– Мансур, әйдәле кырыйгарак, әйдәле.

– Сугышырга ахры исәбең, малай. Давай, дөмбәслә! Синең шул акыл йодрыкта гына, ә башыңда чүбек! Миңа синнән калган кызлар кирәкми, Фәридәне туганнарына тапшыр, Кәтәнә!

...Таң белән Габделнур күрше картыннан никах укытты. Фәридә әле һаман аңгы-миңге хәлдә, аның пыялаланган салкын күзләрендә битарафлыктан гайре берни дә тоемланмый иде.

Зиреклебаш гөҗләде: «Кәтәнә Фәридәне урлаган... Кәтәнә Мансурны кыйнаган... Их, явыз, нинди матур яшь парларны бәхетсез иткән...»

Габделнурның өстенә кара буяуны сыладылар да сыладылар. Халыкны җыеп, ачынып-ачынып барысын да сөйлә – берсе дә ышанмас иде, шуңа күрә ул дәшмәде: хагын-нахагын буена сеңдерде.

Кияү мунчасында Фәридә (инде исәйгән!) аның аркасына чиләге белән кайнар су койды. Тән пеште һәм озак чиләнеп интектерде.

Беркөнне тыкрыкта Мансур очрады да коймага елышты.

– Ачуланма, малай, кесәм тишек иде, теге балдаклар төшеп калган, – диде.

Габделнур анда да дәшмәде. Өере читкә тибәргән алама бүре шикелле ырылдап, тешен генә шыгырдатты.

Шуннан бирле егет үзеннән-үзе усалланды, үзеннән-үзе кырысланды. Бу аның гаделсез авылдашларына җавабы иде.

(дәвамы бар)

 

"Кәтәнә"нең беренче бүлеге.

"Кәтәнә"нең икенче бүлеге.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кәтәнә Нәбирә Гыйматдинова, әдәбият, проза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев