Логотип Идель
Әдәбият

МӨНҖИЯ (өченче бүлек)

Бәяннең дәвамы...

Беренче бүлек
Икенче бүлек

3. 
Әгәр әтисе төнлә качмаган булса, тотып атарлар идеме икән?! Алар бит әнә, тупсадан ук: «Атагыз кая?» – дип кычкырдылар. 


Берсе дә аның өйдә юклыгын белми иде әле. Каян белсеннәр, уянып-торып кына маташкан вакытлары. Әнә абыйсы да ат абзарына йөгерде, шундадыр дип... Апалары кинәт килеп кергән өч-дүрт адәмнән куркып калганнар, хәтта үги әниләре дәшмәс булган. Ире тышта иртәнге эшләрне карарга чыккандыр да, хәзер кереп җитәр төсле көтеп тора.


Әмма әтиләре беркайдан да табылмады. Шунда өйләренә бәреп кергән абзыйларның җитәкчесе теш арасыннан гына ысылдап нәтиҗә ясады: «Качкан, димәк». Аннары туздырып ташланган сәкегә утырды да балаларның әле берсенә, әле икенчесенә сөзеп карады. 

 


Өйләрендә башланган тентүне кече туганнары янына елышып күзәтеп торган кызга әллә ни булды. Таныш түгел кешеләрнең бәреп керүләре, шундый чиста, тәртипле өйне пыран-заран китерүләре күңеленә бәрде. Аның өстенә сәкегә кунаклаган абзыйның тозсыз карашы барысын да үтәли күрә төсле тоелды. 


Мөнҗиянең тәне буйлап калтырау йөгерде. Төнлә әтисе белән урам юлыннан барганны күз алдына китерде. 


Йа Ходаем, әтием, никләр калдырып киттең?! Никләр?! Карт әби әйткән куркыныч заман шушы буламы? Никләр алар безнең әйберләрне ташыйлар?! Никләр? 


Җавапка әтисенең соңгы сүзләрен кабат ишеткәндәй тойды. «Кичерегез, балакайларым...» 


Йа Ходаем, берүк синең урман юлыннан киткәнеңне белә күрмәсеннәр, артыңнан китеп тотып алырлар. Әтием, мин берәүгә дә әйтмәм...


Кыз калтыранып уйларына батып торганда, «халык дошманы» өен, малын конфисковать итү мәхшәре дәвам итте. Ир, зәһәрләнеп, балалардан аталарын таптырды, әмма юньле-башлы җавап ишетмәде, чыннан да алар суга төшкәндәй юк булган әтиләренең кайда икәнен берничек тә аңлата алмадылыр. 


Менә шулай, Мөхәммәтзакир качкан төн бетеп, иртән җитүгә «халык дошманы»ның «оясы» туздырылды, ни бар – барысы талап алынды, өйдән бөтен нәрсәне ат арбасына төяп алып киттеләр. 


Шуннан соң берничә көн узмастан, үги ана мәхшәр эчендә балаларның үзләрен генә калдырып китте.


Алты ятим, «халык дошманы балалары» исемен күтәреп, урамда калды. Аннары...


Алты ятим, бер-берсен югалтып, дөнья буйлап сибелде. Мәрхәмәтле бәндәләр аларны үзләренә берәм-берәм сыендырып, туган авылларыннан чит җирләргә алып киттеләр. Бер Мөнҗия калды. Бер Мөнҗиягә ия табылмады. Олырак балаларны эшкә ярар дигәннәрдер, кечерәкләрне кызганганнардыр. Башбирмәс Мөнҗияне исә тыңлатып, кулда тотып булмас диделәр, күрәсең. 


Хәтта әтисе гомер бәясе торырлык серне аңа ышанганны, караңгы төндә нәкъ менә Мөнҗиясен үзе белән иярткәнне каян белсеннәр. Их, әти... Никләр үзең белән алып китмәдең?! Кызың хәзер беркемгә кирәкми, беркем аны үзенә сыендырмый. Югыйсә, теге чакта каз мамыгы җыеп йөрүчеләргә кадәр синнән: «Кызыңны бир», – дип күпме ялвардылар. Шулар кабат килмәсме икән авылга, кем белә...


Көннәрдән-бер көнне юлга чыгарга җыенган күршеләре урамда чарасыз йөргән баланы күреп алдылар. Нишләр бу бала ялгызы дип, күңелләре йомшарып киттеме, Мөнҗияне үзләре белән ияртергә уйладылар. 


– Мөнҗия! Әй, Мөнҗия! Килә әле монда. Казанга барасыңмы?
– Барам. 
– Әйдә, алайса, утыр арбага. Барып җиткәч күз күрер тагы...


Утызынчы еллар башында авыллардагы авыр тормыштан бер чара эзләп чыгып киткән, коллективлаштырудан качкан меңәрләгән крестьян кала ташлары арасына кысылды. «Беренче бишьеллык» горурлыклары – авиация-машина, су электр станциясе төзелешләре эшчеләрне көннән-көн күбрәк җәлеп итте. Шәһәрдә халык артты. Халык арткан саен ипигә, ярмага һәм башка азык-төлеккә, шулай ук кием-салым, керосин кебек кирәк-яракларга кытлык җәелде. «Карточка» белән генә бирелгән ипигә су буе чиратлар тезелде. Баштагы мәлләрдә эшчеләргә каралган сигез йөз грамм тора-бара өч йөзгә төште. Ә сәүдәгәрләр, дин әһелләре һәм совет җәмгыятенең башка кирәкмәс катламнары вәкилләренә ул да тәтемәде. 


Шәһәр халкы ач һәм шәрә иде. Урамнардагы чүп тартмалары ачлык елларында үлгәннәрнең, «халык дошманынары»ның ач-ялангач балалары белән тулды. 


Башкала-ташкала менә шундый халәттә тагын бер ятимне үзенең кочагына сыендырды. Салкын кочагына алды алуын, әмма рәхәт тә вәгъдә итмәде. Мөнҗияне Казанга алып китүчеләр үзләре дә ярлы-ябагай иделәр, ни торыр урыннары, ни ашарларына юк дигәндәй, ни чарадан бичара булып авылдан чыгып киткәннәр иде. Мөнҗияне үзләре белән бер танышларына алып килделәр. Менә шул чакта аяклары үсмичә кыска калган гарип Хәдичә апа кызны асрамага алды.


Аскы өлеше таш, икенче каты агач ике катлы йортта дүрт гаилә урнашкан. Кызны сыендырган Хәдичә бертуган апасы белән очын очка ялгап яшиләр. Алар ашаганда кыз ишек төбендәге идән җәймәсендә көтеп утыра. Бәлки капкаларга берәр нәрсә калыр... Аннары Хәдичә, апасын чанага утыртып, шәһәр мунчасына алып барыр. Бигрәк кызганыч инде, мескенкәем, аяклары неп-нечкә, җәя төсле кәкре, тәне йоп-йомшак, ипләп кенә ышкып юмасаң тиресе тишелеп китәр төсле. Менә әнисе аны мунчада ничек рәхәт итеп юындыра иде, ул да Хәдичә апасын шулай юар. Өйләренә алдылар бит аны, түбә астына керттеләр. Нишләтәсең, ашарларына үзләренә дә җитми шул. Менә күршеләренең өйләрен җыештыра башласа, бераз тамагы туяр иде. Хәдичә апасы шулай ди. Тамак хакына...


Каралып каткан агач идән сайгакларын агартам дип, җиде кат тиресе чыкты. Бу кадәр дә пычрак идән була ди мени! Агартып бетермәле түгел. Бәлки карават астын юмыйча калдырып китсә, күрмәсләр. Әмма Мөнҗия алай булдыра алмады. Бәләкәйдән җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үскәнгә күрә, идәнне дә ул җиң сызганып юды. Бер җирен дә калдырмыйча, бөртекләп ышкыды. Тимер карават өстендәге җәймәнең кырыен бераз күтәреп куйды да, астын юарга дип үрелде. Шунда кулы каты бер әйбергә бәрелде. Ни бар дип, иелеп караса – бер чемодан акча! «Николай» акчалары шул кадәр күп, хәтта чемоданның капкачы ябылмаган, ачылып тора. Гомерендә беренче мәртәбә шулкадәр күп акча күргән кыз, шаккатып, күзләрен чемоданнан ала алмады. Ун яшьлек бала өчен бу хәл төшкә дә кермәгән хәзинәгә тап булуга бәрабәр иде. Бер-ике тәңкәне алганнан гына кимемәячәк, әнә бит чемоданны хәтта ябалмаганнар. 


Берара халык арасында егерменче еллардан соң кулланыштан чыккан «Николай акчалары» кире кайтачак икән дигән сүзләр таралды, шуңа күрә саклап торганнар, күрәсең. Бу хәзинәне йортның элеккеге – чын хуҗалары калдырып китәргә мәҗбүр булуы да мөмкин. Шулардан калган малдыр. «Карточка» заманында бер кыйммәтләре калмагач, торалардыр шунда, тузан җыеп.


Әллә соң ач-ялангач асраманы шулай сынап карауларымы?!


Мөнҗия идән сайгакларын ышкудан ашалган кечкенә куллары белән тузып-искереп беткән мунчаласын бар көченә сыкты. Карават астын юган булып кабат иелсә, бары бер кул сузымы ара... Әмма ул беркайчан да кеше әйберенә кул сузмас! 


Әйтерсең, шул карары белән кыз шәһәр тормышы дилбегәсен үз кулына алды. Тора-бара бер авырлыктан куркып тормаган, тырыш, эшчән һәм гарип Хәдичәне үз туган апасыдай караган асрау кызны йортта яшәүчеләр үз иттеләр, узышлый идән юганын күрсәләр дә, мактап-мактап китә торган булдылар. 


Баштарак кызның кала балалары белән генә «борчагы пешмәде». Килгәч тә, Мөнҗиянең башкачарак сөйләшүеннән көлеп, «Нәмәкәй» дигән кушамат тагып куйдылар. «Нәмәкәй, чык әйдә!», «Нәмәкәй, безгә ияреп йөрмәй!», «Нәмәкәй килмәй!»... Эчләрен тотып көлгән булалар тагы... Шыр сөяк үзләре, теткәләнеп беткән киемнәре шул сөякләргә ничек асылынып торадыр. Бетле башларын кашып йөргәннәрен белмиләр, көләләр... 


Хәер, озак та үтмәстән, кушамат төшеп калды, шәһәр балалары исә дусларга әйләнде. Чөнки хәерчелек, юклык, ачлык уртак иде. 


Һәм базар. Шәһәр халкын алдаткан, ачтан коткарган, спекулянтларын яшәткән, ятимнәрне үстергән, күршеләрне күрештергән, якташларны таныштырган, бер казанда кайнаткан базар... 


Инкыйлабтан соң сәүдә рәтләре ябылгач, җыештырылмагач, Казан базарларын чүп-чар, пычрак баскан иде. Ташландык хәлгә төштеләр. Бары егерме беренче елгы ачлык вакытында гына шәхси сәүдәгәрлеккә рөхсәт бирелү аркасында, инкыйлабка кадәр гөрләп торган Казан базарлары һәм урам ярминкәләре яңа сулыш алды.


Утызынчы еллар башына кадәр Совет хөкүмәте, халык ихтыяҗын канәгатьләндерә алмау сәбәпле, базарчылыкка күпмедер дәрәҗәдә ирек куюны дәвам итте. Бигрәк тә «карточка» белән йөзәр грамм гына ипи ала алган яки бөтенләй «карточка»сыз калган интеллигенция вәкилләре, авыллардан нигезләрен ташлап чыгып киткән колхозчылар, гыйлем эстәгән студентлар һәм башка бик күпләр базарга мохтаҗ булды. Мөнҗия кебек ятим-ябага асрамаларга, урамнарда яшәүче балаларга да базар тиеннәрен кызганмады.


Мөнҗиянең дуслары белән базарда үз сәүдәләре кайнады: урам колонкасыннан стаканлап су ташыйлар. Шуны сәүдәгәрләргә, базарга килүчеләргә бер тиенгә саталар.


– Бер тиен!
– Су! 
– Тәмле су!


Базар буйлап арлы-бирле чапканда суны түкмәскә, аяк астында яткан чүп-чарга абынып егылганда борынны җимермәскә һәм олырак урам малайлары күренсә тизрәк качарга, югыйсә тиеннәреңнән колак кагуың бар, һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнде кыз.


– Чиста су! Бер тиен! 


Яңгырап торган тавышы базардагы күпләрне үзенә карата, шуны гына көткәндәй кыз сулы стаканын тотып каршыларына килеп тә баса.


– Су! Тәмле су! Алыгыз!


Базар тормышы никадәр яшәргә өйрәтсә дә, сабак бирсә дә, гыйлемле итми шул. Кыз гыйлемне җиденче шәһәр мәктәбендә укып, тавышсыз кинолар карап, шуларны күрсәткәндә пианинода уйнаучыларны тыңлап – кала тормышы биргән һәр мөмкинлектән бөртекләп-бөртекләп диярлек җыйды. Гыйлемле булу, яхшы һөнәр үзләштерү теләге, акчаны эшләп табу омтылышы аңар кала юлларында адашып калмаска булышты да. Югыйсә, кала урамнары бит авыл урманнарыннан да хәтәррәк, монда дүрт аяклы бүреләрдән дә куркынычрак ике аяклы ерткычлар җитәрлек. Шәһәр тормышы үзе дә кансыз, җан өшеткеч салкын. 

Кыш иртәсендә тукталышта беренче трамвай килгәнне көтеп торган яшүсмер кыз, өстендә юньле кием булмаганга күрә тәмам өшеде, юка косынка астындагы колаклары шыгырдап катты төсле. Таңнан торып аяк киеме тегү фабрикасына эшкә ашыккан Мөнҗия һәр иртәдә диярлек трамвайны шулай, боз булып каршы ала.

Ә эштә иң авыры – аяк киеменең шнур бәйли торган җирен туп-тур итеп тегү. Әмма ни кадәр генә тырышмасын, кыекка китә. 

– Закирова! Нәрсә бу?!

Менә бригадир, кыек тегелгән җөйне күреп алды да, тагын кычкырып, аяк киемен атып бәрде. Их, җен кудырта торган әбисе туксанга җиткәндә дә инәне үзе саплый торган иде. Ул япь-яшь килеш тигез тегә алмый. 

Бәлки шәһәргә килгәч йогышлы күз авыруы – трахомадан интегүләре нәтиҗәседер. Шәһәр халкы арасында хәерчелек, пычраклык аркасында эпидемия булып таралган бу чир бит күпләрне дөнья яктысын күрүдән мәхрүм итте. Мөнҗияне дә бер ара җәфалады ул. Ләкин кыз үзен караган докторның һәр сүзен тыңлады, иң беренче нәүбәттә, чисталыкны саклады. Шулай тырыша торгач, күзләрен саклап калды. Ләкин менә, барыбер, кыек тегә, хәер, берәр әйбер кисәргә бирсәләр дә шулай, кыекка кереп китә. 

Бәлки моңа, бала чагында ниндидер чирдән өзлегеп алуы гаепледер. Ул үзен мунчага ябып куйганнарын, тәрәзәдән генә ашарга биреп торганнарын хәтерли. Чире башкаларга йогар, дип курыкканнар ие шул. Бәлки шунда караңгы мунчада утырганда күзенә зыян килгәндер. 

Авыл исенә төшүгә, тау башыннан Агыйдел буйларына карап утырганнары күз алдына килә. 

Кайгы белән михнәтне авыш-тәвеш китереп җафалаган тормышы бер мизгелгә туктап кала. Игә-җайга килми җанына тигән мөшкел хәлләр, кыенлыклар онытыла. Күз алдына тойгыларны күңел түренә бөтереп-бөтереп ташыган табигый хозурлык килә: бер-берсенә сыенган аккошларны акрын гына тибрәткән күлләр, киңлек һәм иреклек тойгысын өләшә торган болын-кырлар, нык таулар горурлыгы белән яшел үзәннәр яме кавышкан яр буйлары... 

Менә шуларның барысын берьюлы күреп калырга ашыккандай, ниндидер бер эчке үҗәтлек белән, мышный-мышный тауга үрмәли. Кайбер урыннарда үлән ерып үтмәле түгел. Шуларны ерып йөрүдән һәм тауга менүдән тәм тапкан кыз күңелендә көрлек арта гына. Туктап-туктап яшел үзәннең нәфис чәчәкләрдән «тегеп» кигән күлмәгенә сокланып ала. Кошлар сайравын бирелеп тыңлый, күбрәк тыңласа, аларны аңлый башлар кебек. 

Тау башындагы ташларга утырып караганда, офыклар да ачыграк, яктырак булып күренә. Болытлар шулай астан йөзә, үрелсә кулы җитәр төсле. Шомлану да, ялгызлык та, чарасызлык та юкка чыга, чөнки бөтен җаны белән үз илендә, үз җирендә, үз дөньясында, үз тавында басып торганын тоя. Ә бөтен авырлыклар, кайгылар аста калган, күренмиләр дә. Шул авыл тавына менеп җырлаганда үзәгенә үткән сагышлары да моңга әверелеп җиңел тарала. 

Ямьле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…

– Маруся, кызым, кит артистлыкка, кит... Утырма монда, кит артистлыкка. Минеке кебек бөкрең чыгар. Маруся, кызым, сиңа әйтәм. Елатып утырма мине монда, бар, кит артистлыкка...

Бер яктан бригадир акырып торса, икенче яктан янәшәсендә генә утырган марҗа әби көннәр буе диярлек җырлап эшләгән кызны аркасыннан сөя-сөя, җырчы булырга үгетләде. Мөнҗия дип әйтә алмыйча, үзенчә «Маруся» дия-дия күндерде.

Заводта җыр олимпиадасы буласы икән, ә жюри рәисе композитор Нәҗип Җиһанов! Мөнҗия марҗа әбине тыңлап, шунда катнашырга карар итте. Эшчеләр клубы сәхнәсенә чыгуга, әйтерсең, авыл тавы башына менеп басты, бар дөньясын онытып көчле тавыш белән җырлап җибәрде:

Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый
Дошманнарның көнен төн итәргә.
Кара урман шаулый,
Йөрәкләр ярсый,
Йөрәкләр ярсый,
Тоткын җәнлектәй;
Кара урман шаулый,
Эчтә ут кайный.
Эчтә ут кайный...

Әлбәттә, танылган композитор Мөнҗиянең талантын күрми калмады, олимпиада тәмамлангач, кызны үзе янына чакырып алды. Хәер-фатыйхасын бирде:

– Сиңа укырга, музыкаль белем алырга кирәк.

Менә шул мизгелдә, әйтерсең, күк капусы ачылып китте: татар халкының Мөнҗия исемле якты йолдызы кабынды. Ләкин йолдызга туган җирендә балкырга язмаган икән... 

 

Дәвамы бар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев