Логотип Идель
Әдәбият

Юраган юш килә (2 өлеш)

Белмәгән-күрмәгән җирләргә батырланып ялгыз башы чыгып китә алмас иде Халидә. Ике өй аша торган эшкуар Вәлид алып барырга вәгъдә итте. Үз эшләре белән еш йөри иде күршесе башкала тарафларына. Рәхмәт, сүзен екмады Халидәнең, «пажалыста» дип кенә торды. Хәер, күршеләренә файдасы тиеп тора иде Халидәнең дә. Яшьләр бит бер урында һич чыдап утырып тора алмыйлар, әле концерт кирәк имеш аларга, әле парлап базарны барып күрәселәре килә.

Беренче өлеше

Белмәгән-күрмәгән җирләргә батырланып ялгыз башы чыгып китә алмас иде Халидә. Ике өй аша торган эшкуар Вәлид алып барырга вәгъдә итте. Үз эшләре белән еш йөри иде күршесе башкала тарафларына. Рәхмәт, сүзен екмады Халидәнең, «пажалыста» дип кенә торды. Хәер, күршеләренә файдасы тиеп тора иде Халидәнең дә. Яшьләр бит бер урында һич чыдап утырып тора алмыйлар, әле концерт кирәк имеш аларга, әле парлап базарны барып күрәселәре килә. Шундый чакларда Вәлиднең хатыны Вәсилә йөгертеп кенә Халидәне килеп ала торган иде. Сарай кебек өйләренә күз-колак булырга, өченче яше белән барган кызлары Сөмбелне карап торырга гел аны эндәште. Бай яшиләр иде күршеләре: өйләре урап чыккысыз, бүлмәләре җиһазлар белән шыплап тутырылган, идәннәрендә аяк батарлык келәмнәр. Капкалары да калайдан сырлап эшләнгән, усал этләре Барсикка кадәр буятылган ояда яши. Вәсилә үзләре чыгып китәр алдыннан өстәл тутырып тәм-томнар, ризыклар калдыра. Кайтканда күчтәнәчен төяп кайта.
Яхшылар иде күршеләре, гел елмаеп торалар, әмма кайсы якларыдыр килешми иде Халидәгә. Әллә шул ясалма елмаюлары, әллә артык һавалыклары, әллә мин-минлелекләре. Әмма акыллы хатын бер тапкыр да йөзенә чыгармады күңелендәгесен, килешмәгән сүзләр сөйли калсалар да, колак төбеннән үткәрде. Ул кем булган әле күршеләрен хөкем итәргә, һәркем үзенчә, хәленнән килгәнчә яши бу кояш астында, хәлләреннән килсә Айга менмиләрме анда... Ә менә аларның кызлары Сөмбелне яратты хатын. Шул баланы ике-өч көн күрмирәк торса, сагына башлый, юк йомышын бар итеп кереп, сөеп чыга. Бигрәкләр дә сөйкемле бала шул, белмәгәне юк, көннән көнгә яңа һөнәрләрен өстәп кенә тора. Кызыкай үзе дә Халидә апасын якын күрде. Йөгереп килеп муенына асылына, чат-чат нәрсәләрдер сөйли башлый, чыркылдап көлә, уенчыкларын сөйрәп китерә. Әйдә, икәү уйныйбыз, янәсе.
Икәүләп калганда вакыт үткәнен дә сизми кала хатын. Ходай үзенә берне генә насыйп итте шул, йөрәге тулы наз калды сөя алмаган сабыйларына. Олыгая килә шул дөнья тоткалары бигрәк якын була башлый ахрысы. Юкка гына баланың баласы балдан татлы дип әйтмәгәннәрдер. Кеше баласына карап, Халидә ешрак Гобәй улы турыда уйлана башлады. Ни гадәт хәзерге яшьләрдә, гаилә корырга ашыкмыйлар. Утызга якынлаган кызлар күз дә йоммый: «Әле яшьмен кияүгә чыгарга», – дип һушны алалар. Менә Халидә заманында унсигездәгеләрнең яше үтеп бара дип, кияүгә бирергә ашыгалар иде. Сазлаган кызның нинди яме, тәме калсын? Ул егетләрен әйтәсе дә түгел. Бөтенләй кыз күрми картаялар кайсылары. Тамырлары буйлап кан акмыйдыр ул үшәннәрнең, су тутырылгандыр. 
Ничек тә улын башлы-күзле итү турында уйлый башлады ана. Казанга җыенуының төп сәбәпләренең берсе әнә шул иде. Аның көлтәсе җыелган, зур хуҗалыгы юк. Өч бөртек сарыгы белән унбиш тавыгына ахирәте Миңниса да ашарга биреп торыр. Бакчасындагы яшелчәләрен алды, бәрәңгесен казыды. Кәбестәләр кара көзгә кадәр утыралар әле алар. Көннәре җылы тора, Ходайның рәхмәте. Тәки шул баланың алдагы тормышын кайгыртыр Халидә. Егет кешенең сөйләшкән кызы булмый булмас. Аягын-кулын бәйләп, үгетләр җирдә үгетләп, юхалап-юмалап, кирәк чакта катырак торып, өйләндерергә кирәк. Ичмасам үзенең оныгын сөяр Халидә, артыннан калдырмый җитәкләп йөртер. Җәй көннәре авылда яшәтер, бала күпкәнче сөтен-каймагын эчәр, яшел чирәм өстеннән йөгерер. Әнә шул татлы хыяллар юлга кузгалырга мәҗбүр иттеләр аны.
Кузгалуның икенче ягы да бар иде. Халидәнең яшәгән өе тәмам таркалып төшәргә җитте. Кыш җитте исә, бар почмаклары бәс белән каплана, ягып та җылытып булмый. Көчле яңгырларда түшәмнән тамчылый башлады. Ире мәрхүмнең яңа өй җиткезергә хәленән килмәде. Гомер бакый искене сипләп, терәтеп кенә яшәделәр. Әнә шул өйнең астына бүрәнә кыстырып, түбәсен яңартып ябарга ниятли иде Хәлидә көче барда. Бөтенләй рәте китсә, кем аңа булышыр? Үләм диярсең, үлеп булмас, тәкъдиргә язылганы күпмедер. Җимерек өйдә картлык көннәреңдә җан асрау тәмуглардан катырак булыр, Аллаһ сакласын. 
Казанга баргач, улыннан бераз ярдәм сорарга исәп тота иде хатын. Аңа кала торган өй ич, теләсә кайтып яшәр, кирәкмәсә сатар, акчасы булыр. Шулай итеп, планнары зурдан иде Халидәнең. Тик ниндидер эчке тоемлау тынгылык бирми иде аның күңеленә. Нәрсә дигәндә, үзе дә төгәл генә әйтеп бирә алмас иде. Гобәй ерак башкалага чыгып киткәннән бирле бер генә тапкыр кайтып урады. Беренче ялын алгач кайткан иде. Әнкәсенең шатлыгы эченә сыймады ул кайткач. Очраган бер авылдашына яңалык сөйләде. Шулай булмый ни, бөтенләй үзгәргән иде Гобәй. Өстендә баштанаяк шәһәр киемнәре, чәчен дә әллә нәрсәләр кыландырып кистергән. Ике сүзнең берсендә рус сүзләре кушып сөйләшә. Юл биштәрен ачкач, бөтенләй җәелде Халидә. Ул кеше күрмәгән тәм-томнар, әнисенә елкылдап торган күлмәклек, күрше әбиләренә тәмле чәйләр, иске караватларына шау чәчәк япмага кадәр алып тутырган. Малай кеше димә син аны, әнә ничек кайгырткан әнисен. Кара-каршы утырып сөйләшкәндә улы бераз зарланып алды анысы.
– Сагындыра, – дип уфтанды, – кайтасы килә туган якка. Болай үземә иптәшләр таптым да соң. Барыбер инде. Бер барып төпләнгәч, түзәргә инде. Акчаны яхшы түлиләр алай. Төзелештә эшлим, тирә-як районнарга чыгып, күперләр төзибез. Әлегә яшәгән урыным тулай торакта. Әмма прораб, аерым бүлмә бирербез, дип вәгъдә итте. Бүлмәсе булса, фатирга тартырга тырышырмын. Анда яшәү шартлары яхшы. Тек-тек басып, асфальттан йөрисең. Казан – матур шәһәр...
Атнадан артык яшәп китте улы, әнисенең йөрәгенә дәва булды. Гобәйне күргән авылдашлары да тел шартлатты, аларның мактауларына күңелгә сары май булып ятты. Улы киткәч кенә ямансулап калды. Ялгыз хатын тормышының ни кызыгы? Ятсаң – ялгыз, торсаң – ялгыз, буш өй каберлеккә охшый башлый, шом керә күңелгә.
«Кешеләр» бит ул юри синең яраңа тоз сибә. Әллә нәрсәләр сөйләп бетерәләр. Кайдадыр Агыйдел буенда ялгыз яшәгән хатынның өенә төн уртасында тәрәзәсен алып, караклар кергән икән. Хатынны мәсхәрәләп, күкрәгенә пычак кадап, бар мөлкәтен җыеп чыгып киткәннәр ди. Котлары оча мондый хәбәрләрдән хатынның. Я бөтенләй булмастайны сөйләргә тотыналар. Идел аръягында шундый ялгыз хатынга җен ияләшкән, имеш. Утлар сүнгәч, адәм кыяфәтендә мич артыннан килеп чыга да газапларга тотына икән тегене. Как сөяккә калган мескенкәй, башы буталган. Шулай кабергә кереп киткән ди... Берсеннән берсе шомлырак тарихлар тәмам куркакка әйләндерде Халидәне. Шуңа да тавыклар куначага менгәч тә капкасына арата сала, келәт-мунчаларның бикләрен тикшереп чыга, өй ишегенең келәсен элә. Барыбер тынычлана алмый, шылт иткән тавышка да сикереп төшә. Дөм караңгыда калырга курка, аш өендәге утын яндырып йоклый. Ялгыз янында ялгызлар җитәрлек бит, чыбык очы туган булган әбине кич йокларга чакыра башлаган иде Халидә. Икәү булсаң, барыбер күңеллерәк, сөйләшергә сүзе табылып тора, эчкән чәең тәмлерәк тоела, йокың да тыныч. Әмма бер-ике тапкыр эндәшеп карады да бу уеннан кире кайтты. Холыксыз булып чыкты өйдәше. Төне буе йөреп чыга, ках-ках йөткерә, үзалдына әллә нәрсәләр сөйләнә, яисә гырларга тотына. Әле тегесе, әле монысы килешми имеш аңа, мендәр каты, юрган юка. Чәйне болай пешер, бәрәңгене тегеләй арчы, дип һәр эшеңә кысыла. Түзмәде Халидә, йомшак кына итеп әйтте. Авызын бүрттереп кайтып китте холыксыз карчык, бөтенләй сөйләшмәс булды шуннан соң. Ачуланса ачуланыр, кеше көен көйләп ятырга теләми лә.
Улын озаткач, булган малларын да киметте хатын. Сыерын суеп сатты, сарыкларының баш санын өчкә генә калдырды. Ниемә бер башына шулкадәр иза чигәргә? Ферма буенда да элеккечә изеп-сытып эшли алмый иде инде ул. Үткәннәрнең замиры булып аяк-куллары сызлады, авыртуларга түзә алмый бәргәләнеп кенә чыккан төннәре ешайды. Һәр чирнең даруы бар дип, табибка барган иде, бер кочак язу язды чибәр генә хатынкай. Азактан әйтте:
– Апа, буыннар сызлавы кабергә кадәр бара инде ул. Дарулар белән төзәлгән кешене күргәнем юк әле ничә еллар эшләп, – диде. Шулай да ат бәясе булган даруларны алып, кушканнарны үтәде. Файдасы шулкадәр генә булды. Кешедән ишеткәннәрен-белгәннәрен кулланып карады, сөлек тә салдырды, пешкән солыга аякларын тыгып утырды, уттай кызган кирпечне янбашына урады. И-и, чиргә тарыма икән ул, потлап кергәнне мыскаллап чыгарып бетерермен димә. Ферма буенда җиңел-җилпе эш юк, алдашып йөрисе килмәде, үз теләге белән китте. Ничек тә берничә елны тартып-сузып, пенсиягә чыгу иде аның иң зур теләге. Акчаның кадерен белә иде ул, кергәнен кысып тотты, һәр тиене исәптә булды. Җәй көннәрендә эш табыла. Кайдандыр башкала ягыннан килгән кешеләр суалчан җыярга заказ бирделәр авыл халкына. Хикмәти Хода, шул суалчаннарга да кытлык имеш, ул Казан шәһәрләрендә. Балыкчылар чират торып алалар икән кыйммәт хакка Актаныш суалчаннарын. Бу эшнең әллә ни катлаулыгы юк иде. Иртә яздан, җир кардан арчыла башлагач, бер төркем хатын-кыз элекке колхоз тиреслекләренә сәяхәткә чыгып китә. Юл уңса, тирес арасыннан куллары белән симез суалчаннарны чүпләп, чиләкләренә сала баралар. Бу эштә өлгерлек кирәк, кем күбрәк җыеп өлгерә, акчасын чумырып ала. Анда чирканып торулар юк инде, туфрагы-тиресе белән бергә җый. Соңыннан акыллы суалчаннар бидрәнең төбенә төшеп, уралышып яталар. Авылга кайткач, тәгаенләнгән савытларга, үлчәүдә үлчәп, суалчаннарны бүлгәләп җыясың. Акчасын көнендә кулыңа тоттыралар. Әлеге савытларны җиңел машинага төяп, кибетләргә озаталар. Яхшы урынга барып чыксаң, баш күтәрми эшләсәң, көненә биш-алты йөз акча эшләргә була. Мондый төшемле эштә бер көн калдырмый йөрергә тырышты Халидә.
Болай үзе тапканы үзенә җитеп бара иде хатынның. Шөкер итә иде булганына. Менә улы белән аралары ничектер киеренкегә әйләнде. Сирәк шалтырата иде Гобәй. Кайтып киткәннән бирле, бер тапкыр да акча турыда ызгынганы булмады. Монысына пошынмый иде Халидә, нигә улының авызыннан өзәргә? Әнә нинди уйлар белән яши, җыядыр әкренләп, киләчәген күзаллыйдыр, дип үзен тынычландырды. Сөйләшкән вакытларда Гобәй, барысы да яхшы, дип кабатлый иде. Эшендә хөрмәт итәләр икән, акчаны әйбәт түлиләр, аерым бүлмәгә чыккан, нәрсәләрдер алып җыйган. Тормышы ал да гөл икән. Бу хакта ишетү зур шатлык иде ана өчен. Адәм булды улым, дип сөенде Халидә. Әмма сирәк шалтырата иде Гобәй, ә хатын үзе бер тапкыр да туры китереп телефоннан сөйләшә алмады улы белән. Бәйләнеш әнә шулай бер яклы булды. Сөйләшкәннәрендә ничә тапкырлар Халидә, кайтып ура, дип ялынды. Кырык төрле сәбәпләр тапты улы, кайтмады. Менә хәзер барып, улының тормышын үз күзләре белән күреп кайтырга ниятләде. Күчтәнәчләрен төйнәде, яхшырак кием-салымын әзерләп куйды. Кара көнгә дип саклаган акчасының бер өлешен оек эченә тегеп алды. «Иртәгә капка төбеңә килеп туктармын», – дип хәбәр итте күршесе. Ни нәрсә, күңеле тыныч түгел иде Халидәнең...

*** 
Ай-һай, зур икән ул Казан каласы! Килә-килә арып беткән иде Халидә, шәһәргә кергәч тә, әллә күпме йөрделәр әле кирәкле җирне эзләп. Кәгазенә карап, күршесе аны күпкатлы бер йорт янына төшереп куйды. Эреле-ваклы төенчекләрен йөкләп, батыр гына ишектән барып керде хатын. Ишек янындагы өстәл артында утырган бер әбигә сүз кушты. Анысы, рәхмәт төшкере, татар әбие булып чыкты. Гозерен аңлатты Халидә, улының исем-фамилиясен әйтте. Баксаң, бу күпкатлы йорт эшчеләр торагы икән. «Вакытлыча, шуның бер бүлмәсен биргәннәрдер инде улыма», – дип уйлап куйды Халидә. Теге әбекәй иреннәрен кыймылдатып, алдындагы исемлектән Гобәйне эзләргә алынды. Тирә-ягына күз йөгертте хатын, һич тә ошамады күргәннәре. Шыксыз иде кергән җире, тәрәзәсенә пәрдә дә элмәгәннәр, гөл утыртсалар да булыр иде тупсасына. Кара-көрән төскә буялган диварлар өскә авып килгән төсле иде. Бер почмакта ниндидер тартмалар өеп куйганнар, көрәк-себерке шунда. Ниһаять, әби башын күтәрде:
– Бар андый егет, өченче катта, унсигезенче бүлмәдә яши, – диде. – Мин күптән түгел генә эшли башладым, барысын да танып бетермим әле, – дип өстәп куйды, гафу үтенгәндәй. – Көн уртасы, берәрсе бармы икән бүлмәдә? – дип тә шиген белдерде. Халидәнең башка барыр җире юк иде, кирәкле катка күтәрелеп ишек шакып карарга булды. Сузылып киткән караңгы коридорда унсигезенче бүлмәне эзләп тапты да фанер ишекне какты. Озак кына тавыш-фәлән ишетелмәде. Кире борылып китәргә уйлагач, ишек артында карлыккан тавыш яңгырады: 
– Кем бар анда?
Кинәт кенә төшенә дә алмады таныш тавышны Халидә. Гобәй тавышы ич бу, менәтерәк танымый да тора үз улының тавышын. 
– Мин бу, улым, ач, мин идем, әниең, – дип аваз салды ул дулкынланып. Ишек артында кыштыр-кыштыр йөргәннәре ишетелде, ниндидер савыт зыңгылдап идән буйлап тәгәрәде. Иңенә ишек ачылып китте. Халидәнең каршында улы Гобәй басып тора иде. Икесе дә беравык тын калдылар, бер-берсенә караштылар. Шуннан Гобәй башлап телгә килде.
– Исәнме, әни, – дип күрешергә кулын сузды. Талпынып, улын кочаклап алды хатын, күзләренә яшьләре тыгылды. Туп-туп сөйде улының аркасыннан.
– Ни булды, ни булды? – дип кабатлады туктамый.
– Берни дә булмады, барысы да яхшы. Әйдә, уз, әни, – дип Гобәй әнисен бүлмәгә чакырды. Ишек катында үтәргә кыймый тагын тукталып калды Халидә, шул минутта йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Алай да тамагына тыгылган төерне йотып, эчкә атлады, төенчекләрен ишек төбендә калдырып, Гобәй күрсәткән караватка килеп утырды.
– Нигә алдан хәбәр итмәдең? Мин каршы алган булыр идем. Хәзер чәй куям, безнең кубовой коридорның теге башында. Әнә мендәргә башыңны терәп ял ит бераз, мин тиз булам, – дип өлтерәп торды Гобәй, кулына чәйнек тотып, ишек артында югалды. Халидә кергән бүлмәдә бер-берсенә терәлеп диярлек дүрт тимер карават тора иде. Шулар янына тумбочкалар куелган. Кысан гына бүлмәнең бер читендә өстәл белән ике урындыкка да урын табылган. Башка җиһаз юк иде бүлмәдә. Һәр карават астында зур сумкалар чыгып тора, кияр киемнәрен шунда саклый торганнардыр ахрысы монда яшәгәннәр. Ишек төбендә еш-еш кагылган кадаклар элгеч булып, анда юньлерәге дә, пычракка катканы да аралаштырып эленгән иде. Киемнәр астында төрле постау аяк киемнәре тезелеп киткән: түфлиләр, кирза итекләр, башмаклар. Өстәл өсте каралып каткан савыт-саба белән тулы иде. Тәрәз төбендә токмач, ярма пакетлары, көнбагыш мае, ниндидер гәзит өемнәре, одеколон шешәләре, блокнот ише нәрсәләр. Ике як диварны ярымшәрә кызлар сурәтләре белән тутырганнар. Идәнгә басарлык түгел, бар җирдә тузан, чүпләр. Менә нинди урында яшәп ята икән аның газизе. Шәһәр дип авыз суы корыткан булалар. Гобәйдән хәмер исе бәрелеп калгандай булган иде Халидәгә. әллә анысы белән шаярамы иреккә калгач? Мондый шартларда яхшы хуҗа этен дә яшәтми. Караватлар саны буенча дүртәүләп яшиләрдер. Көн дә берсе чисталыкны сакласа, ни булган? Сау-таза кешегә унбиш минут вакытны бүлмә җыештыруга бүлү авыр хезмәтме? Күзләренә ышанмый миңгерәүгә калып, Гобәй кайтып кергәнче утырды ул. Бөтенләй коелып төшкән иде ул күргәннәрдән. 
– Акча беткән чакка туры килдең бит әле, әни. Ипидән башка бернәрсә дә калмаган. Килереңне белсәм, берәр иптәштән бурычка алып, кунак иткән булыр идем. Миңа һәрвакыт ышанып биреп торалар. Әлеге вакытта эштә бит әле сорап барырдай танышлар. Ни бүлмәдәшләр акча күрми, барып чыккан адәмнәр. Әллә түбәндәге вахтер ападан сорап карыйммы икән бер-ике йөз? Әни килде дисәм, хәлгә керер. Әни, синең дә акчаң бардыр әле. Бир әле, йөгереп кенә төшеп меним астагы буфетка. Кәнфит-прәннек алып авыз тәмләрлек. Үземә берәр чүлли акны да алырмын. Кичә берәүнең туган көнен юган идек. Баш чатнап чыгып килә, эшкә дә бара алмадым. 
Артына егылып китә язды бу сүзләрдән Халидә, башлары әйләнеп китте. Ничек тә тыелып кала алды, керә керүгә ямьсезләнәсе килмәде.
– Чәй эчәрлек күчтәнәчләрне мин үзем алып килдем, – диде ул, – өстәлеңне җыештыргандай ит әнә.
Әниле-уллы икәүләшеп чәй эчәргә утырдылар. Тагын бер хикмәт булып алды әле утыруга. Талган аякларын сузыбрак җибәрергә уйлаган иде Халидә, өстәл астында шалтырашып шешәләр тәгәрәде. Иелеп караса, аяк куяр урын юк икән анда, өстәл асты эреле-ваклы шешәләр белән тулган.
– Шуларны чыгарып ташларга гел онытам, – дип аклангандай итте Гобәй.
Чәйне сөйләшми генә эчтеләр. Әни кешенең тамагына аш бармады, улының да чире хак иде ахрысы, күчтәнәчләргә кагылмый, гел чәй чөмерде. Амин тоткач, Халидә янә улының караватына утырып, җанын җәфалаган сорауларга җавап эзләде.
– Шулай эш калдырган көннәрең дә буламыни синең? – диде ул тешләрен кысып.
– Әй, китәм мин бу эштән, – дип кул селтәде Гобәй. – Ни акчасын юньләп түләмиләр. Ике ай элек кенә күчкән идем бу урынга. Бәйләнепме бәйләнәләр, ишәк урынына эшләтәләр, бер каршы сүз әйтә алмыйсың. Берәр яры читкә чыгып китәргәме, дип уйлап торам әле.
– Син бүлмә бирделәр, дип әйтә идең түгелме соң? – дип төпченүен дәвам итте Халидә. Нәрсә йөрәкне сакларга, бетереп белсен бар дөреслекне. 
– Бирмәделәр. Алдаштырып йөрттеләр дә вәссәләм. Анда тулай тораклары яхшырак иде, кәнишне. Юк кына сәбәп табып, эштән чыгардылар. Имеш тә мин кирәкле нормаларны үтәмәгәнмен. Берсенең дә миннән артык җире юк, – дип күз дә йоммый акланды Гобәй. Барып чыккан бит бу бала, дип коты очты Халидәнең. Эчкечелеккә бирелгән, эшенә бара алмый ята, шешә белән бүлмәләре тулган. Иптәшләре дә үз сыңарыдыр.
– Акча җыя алдыңмы соң бераз? – дип барысын улының авызыннан ишетәсе килде аның. Күкерт кебек кабынып китте Гобәй, утырып чыдамый, йөрергә тотынды.
– Акча, акча... җыярсың монда акча. Айныкын айга җиткереп булмый. Барысы бурыч сорап йөдәтә. Нинди җыю турында сөйлисең син, әни? Монда авыл дип белдеңме? Аяк атлап чыксаң да, акча кирәк. Әйтеп тә куйдың инде… – дип кызып-кызып сөйләде Гобәй.
– Алдагы көнеңдә нәрсә эшләргә уйлыйсың инде? – дип сорады Халидә, алдан ук юньле-башлы җавап ишетмәсен тоемлап.
– Баш каткан инде, төрлечә уйлап карыйм. Менә бүлмәдәге бер иптәш Мурманскига чакыра. Анда балык тотучыларга сезонына йөзәр меңләп түлиләр икән. Корабта бушлайга ашаталар, киемен бирәләр, өч ай дулкыннарда чайкаласың да көрәп бирәләр акчаны. Үзе эшләп караган, кеше сүзе түгел.
– Шул рәхәтлектән нигә бу якларга килеп чыккан соң? Баеп яшәп кенә ятмаган? – дип чәнчеп алды Халидә. Печтек тә ышанмый иде ул андый әкиятләргә. Электән килә чит җирләрне оҗмахка тиңләүләр. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер ди...
– Ну, синең белән сөйләшсәң, әни. Сәбәпләре булган, ызначит. Хәзер тагы талпына шул якларга. Минем исәп бар иярергә. Ә син үзең нәрсә дияр идең соң? 
– Авылга кайт, дияр идем. Хәзер синең тиңдәшләр җаен таптылар. Күпләп мал асрыйлар, ун-унбиш сыер сауганнары бар. Йөзәр баш каз-үрдәк алып үстерәләр. Көз җиткәч, бер-берсе меңнән артык тора аларының да. Сауган сөтләрен көн дә килеп, җыеп китәләр. Хөкүмәт акча да бирә эш башлап китәргә. Иренмә генә. Кирпечтән өй бетерделәр, матур-матур машиналар алып утырдылар. Йөрмә монда җил куып. Өйләнеп җибәрерсең, адәм рәтле яши башларсың, – дип тезеп китте Халидә. Күңелен кузгатасы килә иде улының, болай юкка чыга бит бала.
– Авылга-а? Юк инде, рәхмәт. Тагын баткак изәргә, тирестә аунарга, печән-утын, утын-печән, дип баш ватарга. Мин монда ичмасам, сменамны тутырам да, яхшы киемнәремне киеп кайтам. Абзарымда сыерым мөгрәп тормый, кайда барасым килсә, шунда барам, – дип зык купты Гобәй.
– Кайда барасың инде? – диде Халидә. – Менә кинога соңгы тапкыр кайчан бардың? 
– Соңгы тапкыр дип... ни... тучны гына хәтерләмим. Но барганым бар, әйе, – дип сүз бирмәде Гобәй. Йөрәге белән тоя иде Халидә, беркайда да барганы юктыр улының.
Шәһәрдә яшибез дип, күпләр танау чөйгән була. Театр, цирк дигәннәрен барып күргәннәре юк үзләренең. Улы да эш белән тулай торак арасын таптыйдыр, барса, шул кибеткә барадыр берәр шешә эләктерергә.
Тәмам күңеле кайткан иде Халидәнең шәһәр тәэсоратларыннан.
– Берәр зур миски табырга буламы сездә? – дип сүзне көндәлеккә борды ул.
– Кызлардан сорасам инде, бәлки берәрсе ял итәдер, – диде Гобәй. Бераздан ул тапкан мискигә мул итеп сарык билдәмәсе салды Халидә, улына кайнатырга утыртырга боерды. Үзе җиң сызганып, бүлмәне җыештырырга алынды. Гобәйне дә тик тотмады, пакет-пакет чүпләрне ташытты, җылы су, идән чүпрәге таптырды, караватларны күчергәләргә кушты. Сәгатьтән артык тирләп-пешеп юды, кырды, чистартты Халидә. Тәмам арыды, тәки бүлмә ялтырап калды. 
– Чучка абзарында кебек яшисез, әзрәк җыештырырга булмыймы ни? – дип битәрләп тә алды улын. Ял итеп утырырга вакыт юк иде, аш пешерергә кереште. Токмачлап пешерелгән авыл ашы әзер булгач, бүлмәгә бер-бер артлы Гобәйнең иптәшләре кайта башлады. Танымаслык бүлмәгә керергә кыймый, ишек төбендә тапанды алар, әмма ашны өстәп-өстәп, яратып ашадылар. Битләре алланып, йөзеп китәрдәй булып чәй дә эчеп куйгач, Халидәгә кат-кат рәхмәтләр укыдылар. Шуннан таныш егетләрендә төн кунарга булып, икесен калдырып чыгып киттеләр.
Бу вакытта караңгылык җәелгән иде инде шәһәр өстенә. Кайсыдыр бүлмәдә музыка яңгырады, дап-доп коридор буйлап чаптылар, кызлар чыркылдаганы, уен-көлке ишетелде. Яшьләр тамак туйгач, кызык эзләргә тотындылар ахрысы. Арган-талган иде Халидә, шуңа да йокларга чамалап урын өстенә ятты. Гобәй кыбырсып утырды утырды да әкрен генә иптәшләре янына чыгып шылды. Ә Халидә уңга борылып ятып карады, сулга борылды, күзләренә йокы кермәде, тәрәзәдән төшкән шәһәр утлары күзләрен чагылдырып йөдәтте. Яңа урында шулай була бит ул, һич җай тапмыйсың. Әмма башка сәбәпләр дә чыгырыннан чыгарган иде хатынны.
Сулкылдый иде йөрәге Халидәнең күргәннәрдән, кичергәннәрдән. Ничек ипкә китерергә бу баланы, кирәкле сүзләр табарга, йөрәгенә үтәрлек итеп үгетләргә? Йолкышка әйләнгән бөтенләй, как сөяккә калган. Тамагы юньле аш күрмидер, кигән киеме салынып төшкән, җиң-терсәк тирәләре ялтырап каткан. Акый-чукый юадыр да илидер таралып төшкәнче. Алган акчасын эчкелеккә тотадыр, бик тә бирелгәнгә ошаган. Ул яшел елан чакматаштай ирләрне бөреп сала, бу йомшак баланы бөтенләй авызлыклагандыр. Нинди инсафлы, тәртипле бала иде бит, сөенеп туя алмыйлар иде ире белән сабыйларына карап. Мәктәпкә кергәч тә әле озак кына китап дип дөресләп әйтә белми каңгырды. Пипап дия иде иреннәрен бөрештереп. Шуны исләп елмаеп куйды Халидә. Пөхтә иде, бар уенчыкларын тәртипләп тезмичә урынына яткырып булмый иде. Әллә нинди өметләр баглаганнар иде улларына. Алдагы тормышы бәхеткә, муллыкка чорнап күзаллыйлар иде. Үткәннәре белән бүгенгесен аралаштырып ятты да ятты хатын. Ишек артында тавышлар тына төшкәч, Гобәй кайтты. Бүлмәгә танауны ярырлык аракы исе таралды. Абына-сөртенә урынына җитте дә чишенми-нитми урынына ауды улы, минут үтмәде, гырлап йоклап та китте. Тыны буылды Халидәнең, күкрәк тирәсе чәнчеп-чәнчеп авыртырга тотынды. Авыр төн булды бу. Мондый төннәрне үткәрергә дусыңа түгел, дошманыңа язмасын.

***
Таңнан уятып, тамагына ашатып-эчертеп, улын эшкә җибәрде ул. Бераз тотып торырлык акча биреп куйды. Улы өстәл артында утырган арада, тагын авыл турында сүз кузгатып карады Халидә. Ишетәсе дә килмәде Гобәйнең, аяк терәп каршы торды.
Монда озаклап ятуның файдасы юк иде. Әйберләрен җыештырып, Халидә автобус тукталышына чыгып басты. Авылга кайтып, төрлечә исәпләп, берәр ныклы фикергә кирәк иде аңа. Күрә торып улына юкка чыгарга ирек бирмәс бит инде. Әлегә нәрсә дә уйларга белми иде әле ана. Бәлки, булган мөлкәтне сатып, дәвалап карарга булыр... 
Яныннан үтеп-сүтеп йөргән кешеләр рәхәткә тиенеп, гел бәхеттә-шатлыкта гына яшиләр төсле тоелды. Ә бит һәрберсенең үз кайгы-хәсрәтләре, үз борчулары, үз сагышлары бардыр. Тәгаен бардыр. Адәм баласын хәсрәттә яралткан Раббыбыз. Әнә шуларга каршы торырлык көч табарга кирәк үз-үзеңдә. Җебеп төшмәскә. Әле барысы да алда Халидәнең. Ходайга шөкер, үз аякларында йөри, улы исән-сау. Дүрт аяклы ат та абына әнә, ипкә килеп яши башлар аның баласы да. Ә Халидә улының түрендә өрекләп чәй эчеп, оныгын уйнатып, җитез килененә фәрманнар биреп кенә утырыр. Ышанырга кирәк, юрарга, юраган-юш килә, диләр безнең халыкта.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев