Логотип Идель
Яңалыклар

БЫЕЛГЫ "ТАТАРЧА ДИКТАНТ" НИНДИ БУЛЫР?

Чит илләрдән дә катнашучылар булу сәбәпле, текстлар кириллица, латин һәм гарәп шрифтында булыр дип көтелә.

Бүген «Татарча диктант» проекты оештыручылары КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында диктантларны тикшерү процессы турында сөйләште.

Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова диктантны тикшерәчәк мөгалимнәргә быелгы проектның үзенчәлекле моментларын сөйләп узды.

Беренчедән, быел әлеге диктант онлайн узачак. Быел Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укый. Чараны Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачак.

Татар телендәге диктантны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф укытучылары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Акция ел саен берьюлы РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк.

Диктант 26 сентябрь көнне сәгать 11дә башланып китә, аны ТНВ каналыннан һәм https://www.diktant.tatar/ сайтыннан карап булачак. Беренче текст Татарстандагылар өчен укыла.

Тагын бер үзенчәлекле як: текст язганнан соң, аны диктант барышында күрсәтелгән номерның ватсабына юллыйсы. Татарстан өчен аерым номер, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен үзгә номерлар. Мөгалимнәр исә әлеге фотодагы текстны тикшерәчәкләр.

Чит илләрдән дә катнашучылар булу сәбәпле, текстлар кириллица, латин һәм гарәп шрифтында булыр дип көтелә.

Шулай ук Ленария Мөслимова икенче елга телефонда җыелган текстлар да кабул ителергә мөмкин икәнелеген әйтте.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев