Логотип Идель
Яңалыклар

Декрет пособиеләре ун тапкырга күтәрелергә мөмкин?

Россиянең Хезмәт министрлыгы студент кызларга декрет пособиеләрен ун һәм аннан да күбрәк тапкырга күтәрергә тәкъдим иткән.

Әлеге тәкъдим көндезге бүлектә укучы Россия студентларына кагыла.  Хезмәт министрлыгы декрет пособиеләрен төбәккә карап 74,9–235,4 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән.

Министрлык тәкъдиме буенча, пособиенең күләме хәзер стипендиягә бәйле, ә ул уртача аена 2-5 мең сум тәшкил итә. Студент кызларга декрет акчаларын федераль һәм төбәк бюджетларыннан белем бирү оешмалары түли. Шулай итеп, яшь әниләр 9,3–23,3 мең сум ала ала.

«Известия» басмасына Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, документны Дәүләт Думасына язгы сессиягә кертү планлаштырыла. Проект Президент кушуы буенча эшләнгән һәм өстенлекле тәртиптә кабул ителергә мөмкин, ә үз көченә инде сентябрьгә керергә мөмкин, дип фаразлана.

чыганак

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев