Логотип Идель
Яңалыклар

Илнар Галиев: "Сабан туеның төп призы - исем һәм тәкә"

Очрашуга килгән кунаклар Новосибирскидагы Федераль Сабан туенда узган көрәш ярышларында, төп - приз машина өчен, җирәбә уйнату күпләрдә канәгатсезлек хисе уятуны комментарияләделәр.

"Татар-информ" агентлыгында бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышларына багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуга килгән кунаклар Новосибирскидагы Федераль Сабан туенда узган көрәш ярышларында төп приз - машина өчен җирәбә уйнату күпләрдә канәгатсезлек хисе уятуны шәрехләделәр.

Хәтерләсәгез, әлеге ярышта Раил Нургалиев, көндәшләрен җиңеп, абсолют батыр калды. Төп приз - "Фольксваген Поло" автомбилен төрле үлчәүләрдә батыр калган көрәшчеләр арасында жирәбәдә уйнаттылар. Төп призны 120 кг үлчәүдә көрәшкән Казан егете Лениз Абдуллин отты. 

Россия Көрәш федерациясенең президиум әгъзасы Марат Әхмәдиев жирәбәнең Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән үткәрелүен, аның ачык итеп халык алдында узуын ассызыклыды. "Һәр үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшче дә - Сабан туй батыры. Җирәбә ярдәмендә аларга да төп призны җиңү мөмкинлеге туды", - дип аңлатты танылган тренер. 

2013 елда Казанда узган Универсиада чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, бүгенге көндә федерация җитәкчеләренең берсе Илнар Галиев шулай ук бу ситуациягә үз фикерен белдерде: "Көрәш машина өчен түгел ,"абсолют батыр" исеменә булды. Сабан туеның төп призы ул элек электән исем һәм тәкә. Шуны да истә тотарга кирәк, көрәшче ул приз өчен түгел, җиңәр өчен көрәшә. Машинага килгәндә, мин аны төп приз димәс идем, махсус приз дип атар идем. Әлеге ТР Президенты куйган приз безнең Сабантуйның абруен һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк. Бу приз белән без тигезлекне күрсәтәбез. 60 кг үлчәвендәге көрәшче дә көрәшкәндә көч түгә. Кайчакта бу авырлыктагы көрәш матуррак та булырга мөмкин. Шуңа күрә һәрбер көрәшчегә приз җиңү мөмкинлеге бирү бик мөһим". 

Җирәбә нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, Раил Нургалиев "Татар-информ" белән әңгәмәсендә җирәбә үткәүгә ризасызлыгын белдереп  "Яки ике машина куйсыннар, 80 гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар. - дип әйткән иде. 

Ике машина кую мөмкинлеге турындагы фикергә спикерлар көлеп кенә җавап кайтарды, Раил Нургалиев кебек көчле көрәшчеләргә сезон барышында бер генә түгел, өч-дүрт машина җиңү мөмкинлеге туа. Ә Сабан туендагы көрәшкә ике машина куярга теләгәннәр булса, ул искиткеч булыр иде. Һәр авырлык өчен машина куелса, гомумән дә искиткеч булыр иде! Тик машина бүләк итәргә әзер булучылар гына табылмас, дип елмайды алар.

Конференциядә якын тирәдә узачак көрәш ярышлары турында да сөйләделәр:

15 июньдә - тарихи Болгар җирлегендә "Изге Болгар җыены" узачак. Быел анда беренче тапкыр көрәш буенча турнир үткәреләчәк. Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр көтелә. Киләсе елларда исә бу турнир халыкара дәрәҗәдә үткәрелер дип планлаштырыла. 

21 - 24 июнь - көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге чөмпионатка 300дән артык көрәшче килер дип көтелә. Аның беренче этаплары Идел буе спорт академиясендә, финалы - Мингәрдә үтәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев