Логотип Идель
Яңалыклар

Онлайн-формат театр өчен уңышлымы? (матбугат конференциясе)

2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга — "Нәүрүз" VI Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Пандемия белән бәйле барлык чикләүләргә карамастан, форум үз эшен онлайн-форматта дәвам итәчәк.

    2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга - "Нәүрүз" VI Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Пандемия белән бәйле барлык чикләүләргә карамастан, форум үз эшен онлайн-форматта дәвам итәчәк, аның шартлары һәм юнәлешләре хакында элегрәк язган идек. Форумга әзерлек барышы турында бүген "Татар-информ"ның матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

   Онлайн-режимда эшләү күбрәк уңыш китерә

   ТР мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, шушы соңгы ике айда мәдәни оешмаларга бик җиңел булмады, әмма  театрларның онлайн режимда эшләүләре географияне киңәйтте:

- Тамашачыларның географиясенә килсәк, спектакльләрне күбрәк АКШ, Финляндия, Австралия һәм башка илдәге милләттәшләребез дә караган. Бу период авыр бирелсә дә, эшне дәвам итәргә кирәк. Ә онлайн-трансляция буенча Камал театры лидер булып тора, шулай ук Әтнә һәм Кариев театрлары һәм зур булмаган театрлар да тамашачылары белән элемтәне саклап тордылар. Шуңа күрә онлайн-режимда барган эшчәнлек берникадәр уңыш китерде.

    Ирада Әюпова "Татар китабы йорты" уздырган “Туган тел” флешмобының югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады:

    - Әгәр оффлайн режимда шигырь сөйләүчеләр 50 кешегә (мисал өчен) тулган булса, әлеге режимда ярты мең кеше битараф булмады, - диде ул. 

    Мәдәният министрына концертларның кайчан уздырылачагы турында да сорау бирелде. Ул җавабын "Июль аенда эшкә чыгабыз", - дип башлады:

- Концетларга килгәндә, хәзер негатив фараз әйтәсе килми. Ул вәзгыятькә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Беренче, бик массачыл булмаган концертлар июньдә үк куелырга мөмкин. Дөрес, бу форматка бәйле. Әмма минем хыялым - июнь ае инде, ди министр. Аннары ул Рамазан аенда концертлар куеп йөрүне килешеп бетми дип саный, шуңа бу сорау ачык калганын әйтте.

"Ярый әле фестиваль вакытына туры килмәде"

      Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, "Нәүрүз" фестиваль-форумы башкарма директоры Илфир Якупов форумның бер нигә карамастан үткәрелүнең сәбәбе, әзерләнгәндә туган авырлыклар турында сөйләде:

-  Форум-фестивальне, карантинга карамастан, үткәрергә булдык. Бер ай дәвамында "Күчерергәме, әллә үткәрмәскәме?" дип баш ваттык һәм шундый нәтиҗәгә килдек: театрның социаль челтәрендә трансляцияне башлагач, нигә әле форумны да шулай үткәреп карамаска? Өстәвенә укучылар-студентлар онлайн-форматтагы укуга җиңел кереп киттеләр. Димәк, мондый форматта эшләү бик авырлык тудырмаячак.

  Директор фикеренчә, мондый карарны Аллаһ Тәгалә үзе китереп куйган, чөнки форумда катнашучыларның күпчелек өлеше Татарстаннан түгел. Карантин булмаса, алар оффлайн күрешергә планлаштырган булганнар. Педагоглар онлайн-режимны хуплап алганнар һәм техник яктан ярдәм итүче партнерлар да табылган. Форум-фестиваль оффлайн-режим белән чагыштырганда шактый очсызга чыга, диде Илфир Якупов.
      
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мондый формат яклы түгел:

 - Театрның табигате элемтәгә корылган. Үзара элемтә булмаса, минемчә, театрның мәгънәсе дә югала. Әйе, мондый онлайн технологияләр кирәктер. Ярый әле фестивальгә түгел, форумга туры килде, диде режиссер.

"НӘҮРҮЗ" ОНЛАЙН-ФОРУМЫ гаризалар кабул итә

Театрлар июль урталарында ачылырмы?

Кулланылмаган билетлар кире кайтарыла

фото: Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев