Логотип Идель
Яңалыклар

«TATAR СҮЗЕ» бәйгесендә иң өлкән катнашучыга 96 яшь

21 февраль көнне «TATAR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак. Бәйгегә барлыгы 2955 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләрдән икенче турга 350 се сайлап алынган. Шулай итеп, икенче турның рәсми исемлегенә, тавыш бирү юлы белән, 85 конкурсант кергән. Бүген матбугат коференциясендә әлеге бәйге турында тулырак сөйләделәр.әмияте шунда,

21 февраль көнне «TATAR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булачак. Бәйгегә барлыгы 2955 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләрдән икенче турга 350 се сайлап алынган. Шулай итеп, икенче турның рәсми исемлегенә 85 конкурсант кергән. Бүген матбугат коференциясендә әлеге бәйге турында тулырак сөйләделәр.

Айдар Фәйзрахманов, бәйгенең жюри рәисе буларак, карарның гадел һәм бәхәссез булуын ассызыклап үтте. Жюри әгъзалары арасында каршылыклы сораулар тумады, ди ул:

- Без бер генә катнашучыны да игътибарсыз калдырмадык, тәкъдим ителгән һәр эш җентекләп каралды. 85 конкурсанттан 31 кеше финалга үтте, профессионал кешеләрдән 40 гариза килгән иде, алардан 3 кеше сайлап алынды. Кичә сәхнәдә катнашучыларның үзләрен күргәч, видеоязмаларын карап та дөрес бәя биргәнебезгә инандык, диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

фото: Михаил Захаров

Жюри әгъзасы Фоат Галимуллин сәнгатьле сөйләмгә яшьләрнең сирәк килүләрен әйтте. Аның фикеренчә, телебезне югары дәрәҗәдә сөйләүгә ихтыяҗ зур.

Бәйгенең әһәмияте берничә: беренчесе -  әдәби сүзгә, телгә игътибар юнәлтү, икенчесе - сонгы вакытта сәнгатьле сөйләмгә бераз салкынрак карый башладылар кебек, җыр-музыка нык үсә, ә сәнгатьле сөйләмгә яшьләр сирәк килә. Бу элек тә шулай булган. Мастерларыбызны саныйбыз икән, кул бармаклары җитә. Ә бу телебезне югары дәрәҗәдә сөйләүгә ихтыяҗ зур дигәнне аңлата.

Өченчедән, әсәр уку гади эш түгел. Син үзеңне әсәр автордашы итеп тоярга тиеш. Бу искиткеч җаваплылык. Катнашырга теләүчеләр бурычны аңлаганнар. Мәсәл жанрында да күп эшләр килде, катнашучылар образга кереп сөйли белгәннәр, диде филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин.

Бәйгегә эшләр өч номинациядә кабул ителгән: мәсәл, поэзия, проза жанрында 0-17 яшь, 11-17 яшь һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнашкан. Иң өлкән катнашучыга - 96, ә иң кечкенәсенә - 2 яшь. "Профессионаллар" категориясендәге конкурсантларның эшләре номинацияләргә бүелмичә каралган.

Жюри рәисе урынбасары Искәндәр Гыйләҗев катнашучыларның үзләренә туры килерлек әсәр сайламаганнарын ассызыклады һәм зәвык җитеп бетмәгәнен белдерде:

- Тәкъдим ителгән эшләрдән Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен 40-50 кеше укыгандыр. Безнең бит әдәбият бай, мөмкинлек күп, ә әсәрләр бер үк. Бу әдәбиятны белеп бетермәүгә бәйледер. Икенчедән, балалар үзләренең яшенә туры килмәгән тематикада шигырьләр укыганнар.  Бала бит аның темасын да аңламаска мөмкин. Өченчедән, беренче турда бик күп балаларда, шулай ук урта яшьтәге кешеләрдә татар теле авазлары аңлашылмый. Кайберәүләр нәрсә сөйләгәннәрен үзләре аңламый.

Ә күңелне шатландырганы жюри рәисенең гадел хөкеме булгандыр. Әгәр жюрида башка кеше утырса, алар бәлки башка кешене җиңүче итеп сайлар иде. Ләкин барлык катнашучыга да урын биреп булмый. Бу әле беренче генә тәҗрибә, киләчәктә балалар, үсмерләр арасында кызыксыну уяныр дип ышанам, диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Репертуар турында сүз чыккач, Айдар Фәйзрахманов та бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты:

- Бәйгегә килгән эшләрдә урта буын иҗаты аз. Яңгырамады диярлек. Мәсәлән, Ркаил Зәйдулла да, Илсөяр Ихсанова юк. Бу нәрсәгә бәйле?

Без аларның иҗатын уку әсбапларында аз чагылдырабыз. Бары тик классик әдипләребез иҗатын гына күрәбез. Ә урта буын иҗаты төшеп кала. Алай булырга тиеш түгел. Хәзер китаплар да аз тираж белән чыга.  

Гала-концерт 2021 елның 21 февралендә - Халыкара туган тел көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев