Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ТАМАШАЧЫСЫН ЭСТРАДА ҖЫРЧЫЛАРЫ КИНОТЕАТРЛАРГА КИТЕРӘ АЛЫРМЫ?

12 ноябрьдән «Әпипә»беренче татар мюзиклы киң прокатка чыга. Күптән көтелгән премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

12 ноябрьдән «Әпипә»беренче татар мюзиклы киң прокатка чыга. Күптән көтелгән премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

Беренче татар мюзиклы кинотеатрларда рус телендә субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта, картинаны ай дәвамында көндәлек режимда күрсәтү турында карар кабул ителде. Әгәр фильм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителсә, прокат озайтылачак та әле.

"Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, коммерция кинотеатрлары вәкилләренә "Әпипә" фильмын махсус күрсәтү оештырылган. Фильм караудан соң уңай фикерләр күп булган, шуннан соң күп кенә кинотеатрлар җитәкчелегенең картинаны үз мәйданчыкларында да күрсәтергә карар итүе билгеле булган.

"Әпипә" фильмы - ул прокат киносы,татар тамашачысын җәлеп итәр өчен махсус төшерелде. Татарда музыкаль комедияләр бик аз.

Тамашачылар арасында зур кызыксыну уята торган тагын бер фактор - бу фильмда төшкән танылган җырчылар. Эстрада һәм кино симбиозы - безнең кинематографиядә мондый нәрсә юк иде әле, бу Татарстан киносы өчен яңа жанр", - дип билгеләп үтте Миләүшә Айтуганова.

“Әпипә”нең режиссеры Илшат Рәхимбай эстрада артистлары белән эшләүнең үзенчәлекле якларын да яшерми. Шулай да танылган йолдызлар фильм тирәсендә зур кызыксыну уятачагына өметен белдерә.

Фильмда татар эстрадасының танылган башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина төшерелгән. Төп рольләрне Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева уйнады.

Исегезгә төшерәбез, режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» татар комедиясенең рәсми премьерасы 31 августта Казанда "Татарстан киносы атнасы" кысаларында узды. Картина шулай ук Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида тәкъдим ителде. Тамашачылар татар телендә музыкаль комедияне зур канәгатьләнү белән каршы алдылар.

Шунысы кызыклы, эстрада артистларының җанатарлары кинотеатрларга килеп яраткан артистларын зур экраннардан карарга килерме икән?

Киләчәктә концерт тамашачылары татар киноларына да авызланырмы?

Шулай ук укыгыз:

Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе - «ИҢ ЯХШЫ МИЛЛИ ФИЛЬМ!»

БЕРЕНЧЕ ТАТАР МЮЗИКЛЫ КИНОТЕАТРЛАРДА РУСЧА СУБТИТРЛАР БЕЛӘН КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев