-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яз көне җиңел ябыгу өчен 5 киңәш
Табигать белән кеше организмы да яз килгәч активлаша, уяна башлый. Шуңа, яз - ябыгу өчен бик уңайлы вакыт. Тизрәк ябыгу һәм нәтиҗәне саклап калу өчен берничә киңәш.
- Диеталардан баш тарт. Яз - авитаминоз чоры. Кеше организмына кирәк матдәләр болай да җитеп бетми, азык-төлекне чикләү матдәләр алмашын бозачак. Хәлсезлек хис итәсең икән - витаминнар эчеп кара ( ләкин комплекслы витаминнар түгел, аларның бернинди файдасы юк. Кирәк витаминнарны, анализлар алганнан соң врач язып бирә ала)
- Йокыңны туйдыр. Галимнәр инде күптән дәлилләгән - йокысы туймаган кешеләр күбрәк ашый. Беренчедән, бу баш миенең стресс кичерүе һәм ашау ярдәмендә стресстан арынырга тырышу аркасында, икенчедән, йоклаганда беренчел энергия чыганагы - гликоген эшкәртелеп чыгарыла.
- Баллы әйбер ашауны чиклә. Шикәрдән кисәк баш тартырга кирәкми. Баш тартсаң билгеле ябыгачаксың, ләкин бу кискен гормональ үзгәрешләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Бары тик, баллы әйбер ашауны бераз киметергә кирәк. Бигрәк тә кичке якта баллы әйберне җиләк җимеш белән алыштыр ( мәсәлән алма, киви, өрек ише җиләк җимеш белән). Киптерелгән җиләк җимештән, тереләрен өстен күрсәң яхшырак. Нигә дисәң, 100 грам йөземдә, 100 грам виноградка караганда шикәр 3-4 тапкыр күбрәк.
- Активлыкны арттыр. Иртәләрен торып йөгермәсәң дә, вакыт булганда һавага чыгып йөреп керү, өйдә яраткан музыкаңны куеп ара-тирә биеп алу кәефне дә күтәрер, ябыгырга да ярдәм итәр. Саф һава матдәләр алмашын тизәйтә, шуңа күрә күбрәк урамда йөрергә тырыш. Җәяү йөрергә гадәтлән.
- Кисәк ябыгырга тырышма. Әкрен ябыкканда яңа тормыш режимына күнегәсең. Яңа файдалы гадәтләр тәбиялисең. Яхшы гадәтләр дигәннән, җылымса су эчү, 40-45 минут хәрәкәтсез утырганнан соң, торып селкенеп, хәрәкәтләнеп алу, тую белән ашаудан туктау, җәяү йөрү һ.б шулай ук ябыгырга ярдәм итәр.
Бу бик гади киңәшләр, ләкин аларны истә тоту ябыгырга чыннан да ярдәм итә. Кагыйдәләр бик гади - активрак булу һәм үз-үзеңне тыңлый һәм ишетә белү. Исеңдә тот ябыгуның бернинди сере дә, шәп бөтен кешегә туры килә торган - универсаль методы, тиз арада ябыктыра һәм саулыкка зыян китерми торган дару яки чәй да юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз