Язмалар

3

Роберт Миңнуллин: «Дөньядан артта калмаска кирәк»

Һәр кешенең үз мавыгулары була. Танылган шәхесләрнең хөббияте, күңел халәте, кая баруы, ниләр эшләп, хәтта ниләр ашавы халыкка кызыклы инде ул. Соңгы арада халык шагыйре Роберт Миңнуллин аеруча популяр, күптән түгел генә теркәлүенә карамастан, инстаграм челтәрендә язылучылары гына да унбиш меңнән артып киткән.

Алга таба

семья автора статьи (1)

Ярату – өч көнлек, акыл – гомерлек

Без синең белән аерылышуга таба барабыз ахры…» – дим, эштән кайтып, өстәл артына утырган иремнең алдына аш тәлинкәсен куеп. Аның ризык кабарга дип ачылган авызы ябылмыйча кала. Ә мин, икенче якка борылып, «тәүбә»ләремне әйтеп алам. Уйнап сөйләшмә, уйлап сөйләш, диләр бит, Аллам сакласын!

Алга таба

IMG_1801

Өйләнү – түгел сөйләнү

Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән, ди безнең халык. Тормыш үбешеп-көлешеп кенә бармаганлыгын һәрберебез чамалый. Кайвакыт бу уйлар шулкадәр катлаулы була ки, белгеч ярдәменнән башка аларның очына чыгам да димә. Бүген гаилә тормышында туарга мөмкин булган кайбер сорауларны юрист Тимур Миңнеханов белән сүтеп җыябыз.

Алга таба

рустам хайруллин

Никахлар күкләрдә укыла

«Гаилә» сүзен гарәпчәдән тәрҗемә итсәк, үзара сөйләшү, киңәшү дигәнне генә түгел, ә калкан дигән төшенчәне дә аңлатыр. Димәк, гаилә –безне бар нәрсәдән саклый торган калкан. Ә гаиләнең башы – никах. Без балаларны никахка әзерләргә, дөрес тәрбия бирергә тиеш.

Алга таба

2-4

Гаиләне йотучы дию турында

Агачларны, йортларны, кешеләрне кабып йотучы дию төшегезгә кергәне бармы? Кермәсә, бәлки шуңа охшаш албастылар, галәмнән килгән гыйфритләр тасвирланган куркыныч кино караганыгыз бардыр. Менә мин дә, «гаилә» дигән җылы, йомшак төшенчәнең хәтер чүплегенә ташлануын күзаллыйм да, шул халәттә сискәнеп китәм.

Алга таба

2ee9c984-65e0-42e6-9782-173c6c50642e

Их, син, яшьлек!

Һәр кеше авылга, яшьлегенә ашкына. Авыл урамының һәр тыкрыгы, йорты, капка төбе яшьлеккә, яшьлектәге бер мизгелгә алып кайта. Янында «бәгърем» дип өзелеп торган тормыш иптәше, балалары, оныклары булса да, һәр кеше авылда аны – беренче мәхәббәтен искә төшерә. «Бу тыкрыктан бергә атлаган идек…» дип, көлемсерәп аулак тыкрыкка карый, «Ә менә бу эскәмиядә таң аттырдык…» дип, елмаеп инде шактый искергән, кыйшайган эскәмиягә күз сала…Сыйныфташларын, яшьтәшләрен искә ала.

Алга таба

1

«Сынатмадым! Тавык таралып китмәде»

8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда VI «Эшче һөнәрләр» («WorldSkills Russia») милли чемпионатының финалы уза. Анда Татарстанның җыелма командасы 44 компетенциядә 58 кеше белән катнаша. Безнең республика компетенцияләр саны буенча лидерлар рәтендә. Ресторан сервисы буенча Татарстан данын яклаячак Айсылу Нуретдинова белән дә әлеге чемпионат турында сөйләштек.

Алга таба

Фазлиева Лейсира 2013г

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымныүзгәртте”

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы «Нәсыйхәт» рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә «Нәсыйхәт» тә — ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, — ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

Алга таба

Фазлиева Лейсира 2013г