Логотип Идель
Шәхесләр

«Кош – канаты, гаилә бердәмлеге белән нык»

Камал театры оркестры скрипкачысы Динә һәм труппаның көчле артисты Илнур Закировлар гаиләсе белән нәкъ биш ел элек очрашып сөйләшкән идек. Шул вакытта киләчәккә планнары турында сорагач, гаиләне тулыландырырга, иҗатта камилләшергә дип җавап кайтарды алар. Максатларына ирештеләр: мәхәббәт җимешләре Зәлия үсеп килә, Илнурның бер-бер арты рольләре туып тора, Динә исә «Җырлыйк әле» тапшыруында скрипкада уйный, төрле чараларда да актив катнашалар. Тамашачы белмәгән тагын нинди яңалыклары бар икән?

Камал театры оркестры скрипкачысы Динә һәм труппаның яшь өметле артисты Илнур Закировлар гаиләсе белән нәкъ биш ел элек очрашып сөйләшкән идек. Шул вакытта киләчәккә планнары турында сорагач, гаиләне тулыландырырга, иҗатта камилләшергә дип җавап кайтарды алар. Максатларына ирештеләр: мәхәббәт җимешләре Зәлия үсеп килә, Илнурның бер-бер арты рольләре туып тора, Динә исә «Җырлыйк әле» тапшыруында скрипкада уйный, төрле чараларда да актив катнашалар. Тамашачы белмәгән тагын нинди яңалыклары бар икән?

– Сезне Казаннан ерак түгел генә бакча алган, диләр...
 

Динә:
– Камал театры артистларының Идел буенда – Студенцыдагы бакчаларын үз күзебез белән күрмәсәк тә, андагы тормыш күңеллеге турында шактый кыйссалар ишеткәнебез бар. Хезмәттәшләребезнең тәмләп сөйләүләреннән «җәннәт бакчасы шундадыр» кебек тоела. Берсендә Әсхәт Хисмәт Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнара апаның бакчаларын сатуы турында әйткәч, әлеге урынны карап кайтырга форсат табылды. Марсель абый чорында эләкмәсәк тә, аның фани дөньядан китүенә ун алты ел вакыт узуга карамастан, театрда әле дә рухы яши, ул безнең өчен буй җитмәслек «йолдыз»га тиң. Бакчаны заманында уналтынчы заводның элеккеге баш инженеры салган һәм анда бөтен нәрсә нечкәлекләренә кадәр уйланган, ишек элмәкләре дә алюмин чыбыктан бизәкләп ясалган, хәзерге кебек кибет әйберсе юк. Кул җылысы сакланган шушы ике катлы йортны күрдек тә гашыйк булдык. Көз иде бу. Ул алмагачлар, грушалар үсә, салкынча саф һава... Һәр торак үз хуҗасын тартып китерә, диләр. Гүя бу бакча да безне көткән. Гөлнара апа да аласызмы дип сорамады, кайчан рәсмиләштерәбез соң, диде. Хәзер буш вакытта шунда ашыгабыз. Безнең кебек табигать дип башын югалткан романтик җаннар өчен Иделне паромда кичү үзе үк маҗара. Күршеләр дә артистлар килүенә шатланды. Парник куйдык, помидор-кыяр, петрушка, укроп, кинза  һ.б. утырттык.  


Илнур:
– Янәшәдә – Идел. Кармагымны күтәрәм дә, ун минутта яр буена төшеп тә җитәм. Минем кебек балык тотарга яраткан кеше өчен шунысы җәннәт аның.


 

– Динә, соңгы очрашканда скрипканы популярлаштырасым килә дигән идең. Бу теләгең ни дәрәҗәдә чынга ашты?
Динә
:
– Мин – максатчан, үземә карата таләпчән кеше. «Җырлыйк әле» тапшыруын карап, хәзер инде мине урамда да скрипкачы буларак таныйлар. Социаль челтәрләрдә: «Балабыз, сезне күреп, скрипкада уйнарга өйрәнергә тели», – дип язалар. Бу сүзләр йөрәгемә сары майдай ята. Халыкның мине скрипкадан башка күз алына китермәве – дөрес юлдан баруыма нигезле дәлил. Чөнки бу уен коралы татарда электән булган. Бабам үз кулы белән скрипка ясап, ярминкәләрдә уйнап, халыкның күңелен күреп йөргән. Ул баян кебек үк татар көйенең бар матурлыгын тамашачыга җиткерә ала.


– Кайбер дин әһелләре скрипканы шайтан уен коралы, ди. Бу сүзләр күңелеңне төшермиме?
Динә

– Тәнкыйтьне уңай кабул итәм, мактаганда да борын чөймим. Консерватив муллалар катнашкан мәҗлесләрдә «уйнама» диләр икән, карышып тормыйм.


– Соңгы арада сезне төрле чараларда еш күрәбез.  Кемдер бер җыр белән популярлык казана, ә сезгә уңыш ничек килә?
Динә
:
– Бервакытта да берәү белән дә ярышмыйбыз. Кемдер узып китсә, аның өчен сөенәбез генә. Димәк, тагын да тырышырлык сәбәп бар. Әйе, безгә эшләп алырга язган, бер нәрсә дә күктән төшми. Һәр чыгышыбыз копилкага җыелып бара.
 

Илнур:
– Бәлки уңыш елмаер дип, ничә мәртәбә лотерея алып караганым бар, юк, ник берәрсе уйнаса! Чакырулардан һич кайчан баш тартмыйбыз, «ой, иренәм, йөрисе ерак», дип тә тормыйбыз. Элегрәк мин «юк» дисәм, Динә «әйе» дияргә өйрәтте. Бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, дип кабул итәбез дә, тәвәккәлләп тотынабыз. Иң мөһиме: гаиләдә тынычлык, иминлек саклансын, арып кайтканнан соң рәхәтләнеп ял итәрлек булсын. Юкса, икенче көнне спектакльдә син үзеңне тулысынча ача алмаячаксың. Чөнки бөтен баш-аягың белән театр казанында кайнасаң да, анда «тереләй учак» ягучылар бар: яңа режиссерлар килә, жанр төрлелеге киң. Шуңа да үзеңне һәрчак формада тотарга кирәк.


Динә:
– Гомумән, Камал театрын татарның Голливуды дим һәм анда эшләү зур мәртәбә. Синең регалииларың нинди дип сораганда да, Камал театры артисты дигәненнән дә зуррагы, горурлык хисе уята торганы юк. 


– Илнур, «Килмешәк» спектаклендә төрле амплитудадагы берничә образны башкарасың. Бер спектакльдә берничә рольне уйнау авырмы?
Илнур:

– Башта өч кенә артист катнашырга тиеш, исемлектә мин юк идем. Фәрит Бикчәнтәев: «Иртәгә репетициягә килегез әле, сез кирәк», – дигәч, аптырап калдым. Миңа Хәйрулла, концлагерь башлыгы, әсир һәм кафедагы хәрби рольләрен тапшырдылар. Сәхнәгә әле берсе, әле икенчесе булып чыгам, алар үзара һич охшамаган. Уйнаганда эчке халәт тә, пластика да үзгәрә. Мондый хезмәт тәҗрибә белән килә һәм артистка үзен төрле яклап ачу өчен зур мөмкинлек бирә. 


Динә:
– Илнурның уйнаганын хатыны буларак түгел, ә тамашачы кебек карыйм. Соңгы елларда яңа яктан ачылды дип саныйм. Аның катнашындагы «Агыла да болыт агыла» спектаклен фәлән мәртәбә карадым һәм һәрчак дөньямны онытып, шул мохиткә кереп китәм. 


Илнур:
– Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган «Агыла да болыт агыла…» шигьри спектакль тамашачыга гына түгел, безгә – артистларга да, бигрәк дә минем кебек шигырь яратучылар яңалык та,  үзеңне яңача сынау да булды. Шигырьне сөйләп бетерәсең дә уйнарга керешәсең һәм бу артистны мобильлеккә өйрәтә. Режиссеры Айдар Җаббаровның читтә ГИТИСта С.В.Женовач курсында укуы эш стилендә нык сизелә, ул алдан күрә белә. Алайса кайбер режиссер нәрсә теләгәнен үзе дә аңламый, спектакль артистның сәләтеннән оеша һәм, билгеле, гомере дә кыска була. Нигезсез йорт тарала башлаган кебек инде. «Агыла да болыт агыла…» халыкка Хәсән Туфан шигырьләрен кире кайтарды, күпләр аларны эзләп табып янә укыды.  


– Иҗат камиллекне генә түгел, эчке дөньяны баетуны да таләп итә. Моның өчен нинди алымнар кулланасыз? 
Илнур:

– Буш вакытта кино карыйм, китап укыйм, мәдәни чараларга йөрибез. Сериал караганда, урманга баргач, җиләген, чикләвеген, шифалы үләнен һ.б. җыеп кайткан кебек, образ тудыру өчен элемент эзлим, яңалык табарга тырышам. 


Динә:
– Илнур авылга кайткач та, күрше-тирәдәге өлкән кешеләрне күзәтеп үлә инде, кайсының йөрешен, кайсының сөйләмен мөкиббән китеп өйрәнә. Мин Хәйдәр Бигичев кебек мәшһүр җырчыларның җылаганын, танылган баянчыларның уйнаганын тыңлап, бормаларын скрипкага күчерәм. Әлбәттә, иҗат беренче урында торырга тиеш, чит-ят эшләр белән мавыгырга ярамый. Шуңа күрә өйдә дә вакыт-вакыт скрипкада уйныйм. Илнур исә гитарасына тотына. Камал театрында елга бер мәртәбә булса да оркестр белән спектакль чыгарулары зур сөенеч. Безнең бәхеттән, заманында театрның иң популяр спектакленнән берсе булган «Килә ява, килә ява»га да оркестр «утырттылар».


– Күптән түгел Илнур «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып җиңү яулады. Бик матур җырлый икән...
Динә:

– Өйдә аның җырламаган чагы юк, үпкәләсәм «үпкә-үпкә-үпкәләмә...» дип көйләп китә, башка вакытта бүтән җыр суза (көлә). Үзе карышып маташса да, башкалар да тыңлап карасын дип, тапшыруда катнашуын теләдем. Минем арттан көйләрне әйтмәсме, дигәндәй, мәче кебек күзләрен майландырып йөрде инде (көлә). Ә мин уенның гадел узуы яклы. Булдырды, җиңде!


– Икегез дә иҗат кешесе, икегез дә хәрәкәттә. Сезнең өчен гаиләне саклау кагыйдәләре бармы?
Динә: 

– Беренче урында бер-береңне генә түгел, әти-әниләрне хөрмәт итү тора. Без ике якны да тигез күрәбез. Бу ел гаиләбезне нык сынады – минем әни бакыйлыкка күчте. Шушы авыр мизгелдә Илнур сынмаска ярдәм итте. Эчтән генә еларга өйрәндем. Хәзер әтигә терәк булырга тырышабыз. Илнурның туган ягы Әтнәгә еш кайтабыз, әни үзе дә килә. Кош – канаты, гаилә бердәмлеге белән нык, дип юкка әйтмиләр. Кайдада бердәмлек кирәк. Балабызны да тулы гаиләдә татар телен оныттырмыйча, динебездән тайпылдырмыйча тәрбияли алсак иде. 


– Зәлия дөньяга килгәч, тормышыгыз ничек үзгәрде соң?
Динә:

– Бәхетебез түгәрәкләнде. Без аны дүрт ел көттек. Бала гаиләне ныгыта. Билгеле, ул да башка артистларның ул-кызлары кебек үк театрда үсә – өч ай булганда култык астына кыстырып алып бардык. 
Илнур:
– Беркөнне «Тормыш бу» спектаклен уйнаганда: «Әти, бер звонок булды, ике... Бәлки сәхнәгә чыгарсың инде», – дип, санап утыра. Балалар спектакльләрендә хайван-җәнлекләрне артистлар уйнаганны да белә. Җырлый, бии, уен кораллары белән кызыксына. Кыскасы, алма агачыннан ерак китмәгән. 


– Бер-берегездән нәрсәгә өйрәнәсез?
Илнур: 

– Динәнең тәвәккәллеге шаккаттыра.
Динә:
– Илнур – минем өчен яратылган ир-ат, йомшак холыклы һәм миңа бик туры килә. Әйе, бераз кире. Йолдызнамә буенча – Кәҗәмөгез, җитмәсә, Үгез елында туган! Кайчак дүрт мөгезе белән каршы килә икән, үгетлим, димә. Әмма мин кечкенәдән шахмат уйнап үстем һәм шундагы алымнарны гаиләдә теләп кулланам, шуңа хатын-кыз зирәклеген дә өстәп, иремне юмаларга керешәм. 


– Бүген алга-артка карамыйча, дөнья куабыз. Күпләр ни өчен чапканын да аңламый. Адәм балаларының Җир йөзенә яратылуының миссиясе нидә дип уйлыйсыз?
Илнур:

– Һәркем үзеннән соң эз калдырырга тиеш. Иҗатта, театр тормышында, үз урыныңны табып, файда китерсәң, синнән соң «шул-шул артист бар иде бит әле», дисәләр, димәк, миссия үтәлгән. 
Динә:
– Хәзер тормыш начар дип, бик еш заманны сүгәбез. Ә бит аның ниндилеге үзебездән тора. Тирә-юнебездәгеләр алдамасын, урлашмасын, гадел булсын иде. Әни кечкенә вакытта: «Кешенең кесәсендә эт яши, кулыңны тыксаң, тешли», – дия иде. Бервакыт әшәке сүз әйткәч, телемне сабынлап юдырды. Әле дә авызымда шул сабын тәме. Без тигезлектә, гаделлектән үстек һәм җәмгыятьтә дә шуны күрәсе килә.


– Нинди теләктә каласыз?
Динә

– Тормыш – мәктәп, язмыш юлында очраган һәркем – укытучы. Күршеләр  белән бик дус яшибез. Баланы кемгә калдырыйк дип баш ватмыйбыз, бу юлы кемгә кертим икән дип сайлыйбыз. Үзебезнең дә ишекләр һәрчак ачык, өебездән кеше өзелми. 
Илнур:
– Исән-сау булып, иҗат итеп, яратып һәм яратылып яшәргә генә кирәк!  
 

 

Архив материалы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мәхәббәт, гаилә Гаилә көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев