-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
РАМИЛ ТӨХВӘТУЛЛИН: “ИКЕ ТАТАР БУЛГАН ҖИРДӘ ӨЧ ФИКЕР БАРЛЫККА КИЛӘ”
Казанда Татар яшьләре көннәре башланды. “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган әлеге чарада беренче булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин чыгыш ясады.
Сүзне Рамил әфәнде шаярудан башлады:
- Гадәттә, миңа спектакль ахырында кул чаба иделәр, сез миңа аванс белән алдан кул чаптыгыз, димәк, әңгәмә кызыклы булырга тиеш.
Шәхси, актерлык эшчәнлеге белән бәйле сорауларны исәпкә алмаганда, күпчелек катнашучылар татар теленең хәзергесе һәм киләчәге белән бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыкты.
Иң беренче сорау татар халкының үсеш стратегиясенең әһәмиятенә кагылышлы булды.
- Бу турыда күп сораулар, күп бәхәсләр бар, бер фикердә генә, “Бу иң төп документ” дип кабул итмәдек. Әмма вакыйга буларак, ул бик зур әһәмияткә ия. Чөнки татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге арасына күпер салынды. Татарларның рухын уятырга, телгә, үткәнебезгә, бүгенгебезгә, мәдәниятебезгә, мирасыбызга мәхәббәт уяту һәрберебездән тора. Моны чынлап та эш итеп кабул итәргә кирәк, чөнки үзеннән-үзе бернәрсә дә килми. Татар халкы үз-үзен кайгыртмаса, башка халыклар мәнфәгатьләрендә түгел без. Үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Ярдәмләшеп һәм киңәшләшеп эшләсәк, яхшы нәтиҗә булачак.
Шулай ук Рамил Төхвәтуллин татарларның кайсы очракта гына көчле булуын әйтеп узды:
- Ике татар булган җирдә өч фикер барлыкка килә. Бернишләтеп тә булмый аны. Безгә кайвакытта бер-беребезне тыңлый, аңлый белергә кирәк. Бер фикердә булу зарур безнең өчен. Шул вакытта без көчле.
Рамил Чыңгыз улы шулай ук үзенең тәкъдиме турында да сөйләп узды:
- Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзасы буларак, мин дә үз тәкъдимем белән чыктым. Аңа Президентыбыз да имзасын куйды. Ул мәктәп балалары арасында фестиваль-конкурс оештыру белән бәйле. Әлеге бәйге татар телендә мультфильмнар, компьютер уеннары һәм кыска метражлы фильмнар әзерләүче балалар арасында узачак. 1 ноябрьдә аңа старт биреләчәк.
- Театр өлкәсенә ничек килергә булдыгыз? - дип сорады иң яшь катнашучы – 16 яшьлек Фәридә Галимуллина.
- Мин татар мохитендә үскән малай түгел. Иманым камил, чынлап әйтәм: мин татарча бөтенләй белми идем. Инглиз мәктәбен, училищеда рус бүлеген бетердем. Җан тартмаса да, кан тарта, дигән кебек, Камал театрында бик уйныйсым килде. Инде Качалов театрына да алганнар иде, ләкин мин татар филологиясе факультетына кереп, татарча өйрәндем. Бөек Марсель абый Сәлимҗанов миңа: “Бер елда татар телен өйрәнсәң, Тукай ролен бирәм”, - диде. Менә иң беренче ихтыяҗ шунда туды. Ә кәсеп сайлау ул Аллаһы Тәгаләдән килә. Моны башкача аңлатып булмый. Җир шарын алсаң, барлык кеше саныннан яртысы артисттыр инде аның. Әле артист булып кыланучылар да күп. Шуңа булачак һөнәрне сайлаганда җаныгызны, күңелегезне тыңлагыз, - дип җавап бирде аңа Рамил әфәнде.
Очрашуның ахырында спикер сүзен болай тәмамлады:
- Сезгә уңышлы, эчтәлекле көннәр телим. Шушы 4-5 көн эчендә аралашыгыз, дуслашыгыз, кайтканда файдалы хатирәләр булсын һәммәгездә, - дип, Рамил Төхвәтуллин катнашучыларга уңышлар теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз