Логотип Идель
Яңалыклар

"ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ ДА БУЛЫРГА ТИЕШ!"

2 сентябрь көнне Татар яшьләре көннәре үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

 2 сентябрь көнне Татар яшьләре көннәре үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Чараның ачылышы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгышыннан башланып китте.

- Башка төбәкләрдән килгән делегатларыбызны Татарстанда каршы алуыбызга бик шатбыз. Бу безнең өчен зур бәхет. Пандемия сәбәпле, әлеге чараның бераз тоткарлануына карамастан, ул уза һәм безне күрештерүе белән дә әһәмиятле. Сезне бик кызыклы көннәр көтә, программа бик тыгыз, әмма аралашыр өчен дә вакыт таба алырсыз, дип уйлыйм. Элемтәләрне булдырып калу да мөһим. Шундый чараларда барлыкка килгән дуслык еш кына иң озак елларга сузылганы да була әле. Кемдер киләчәктә монда танышкан кешесе белән гаилә дә төзергә мөмкин. Ә ник әле юк? Без моны хуплыйбыз гына.


- Делегатларның 80-90 проценты Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнаша. Димәк, бездә кан алмашына, яңа бер буын булып килеп керәсез. Сезгә уңышлар телим, чөнки төбәкләрдә татар телен, татар динен, татар традицияләрен саклау – икеләтә авыр миссия. Сезнең ничек эшәләвегездән чыгып, киләсе буынга тапшырыласы мәгълүматның сыйфаты билгеләнә. Без күп еллар дәвамында Татарстандагы районнарны җыя алмый идек, быел моны булдырдык. Районнарда да безнең белән элемтәгә кереп, активрак эшләп китә алырбыз дигән өметем бар. Без сезгә һәрвакытта да үз ярдәмебезне күрсәтергә әзербез. Татар яшьләре көннәре проектында кырыктан артык пар барлыкка килгән. Бүген биредә хәтта аларның балалары да бар. Бәлки быел да берничә пар булыр, бәлки сезнең дә балаларыгыз яңадан монда килерләр, яңадан безнең эшне дәвам итәрләр – болар барысы да безнең һәм сезнең кулда. Һәр проектның мохитен анда килгән делегатлар билгели. Әлеге хәрәкәт яшәсен иде. Татар яшьләре көннәренең 50 дә, 100 еллыгы булырга тиеш! - дигән сүзләр белән "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашучыларны сәламләде.

2006 елдан башлап, Татар яшьләре көннәрендә лидерны билгелиләр. Бу исем иң актив эшләгән оешма җитәкчесенә бирелә. Былтыр әлеге исемгә Омск өлкәсеннән Наилә Галиева лаек булган иде. 

- Татар яшьләре көннәре миңа күп белем һәм дуслар бирде. Ул зур файда китерде. Ул минем ел буе иң сагынып көткән проектым. Барлык оештыручыларга безне җыйган өчен, пандемиядән курыкмаганнары өчен зур рәхмәт – бу безгә бик кирәкле форум.

Ачылыш вакытында шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды. 

Сылатамалар:

Дамир Фәттахов белән әңгәмә

Ләйсән Сафина белән әңгәмә

Оештыручылар белән матбугат очрашуы

Рамил Төхвәтуллин - Татар яшьләре көннәренең спикеры

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев