Логотип Идель
Шәхесләр

Заһир батыр истәлеге

Архивымда кадерләп сакланган язмаларны барлап, нәшриятка тапшыру өчен әзерләгәндә, Мөхәррәм Каюмовның «Суар тарлавыгы батыры» дигән поэмасына юлыктым. Каллиграфик матур-төзек хәрефләр белән язылган әлеге күләмле әсәр белән танышканда, аңа кагылышлы кайбер хатирәләрне хәтеремдә яңарттым.

Архивымда кадерләп сакланган язмаларны барлап, нәшриятка тапшыру өчен әзерләгәндә, Мөхәррәм Каюмовның «Суар тарлавыгы батыры» дигән поэмасына юлыктым. Каллиграфик матур-төзек хәрефләр белән язылган әлеге күләмле әсәр белән танышканда, аңа кагылышлы кайбер хатирәләрне хәтеремдә яңарттым.


Китапларын чыгара алмады 


Мөхәррәм Каюмов Бөек Ватан сугышы башланасы елны, 3 февральдә Башкортстанның Борай районындагы Бустанай авылында туган. Бөре педагогия институтында белем алгач, Казанга килеп, биредәге газета-журнал редакцияләрендә төрле вазифалар башкарды. Соңгы елларда «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләде. Әмма көтмәгәндә аяусыз чир аяктан екты аны. Шулай да, гомеренең ахыргы көннәренәчә кулыннан тынгысыз каләмен төшермәде, үзен фәлсәфи-лирик шагыйрь һәм оста публицист буларак танытты. 


Сугыш чоры баласы буларак, Мөхәррәм Әхмәтнур улының йөрәгенә шул дәһшәтле чорның үзәгендә кайнаган ветераннар бигрәк тә якын иде. Үзем дә утны-суны кичкән мөхтәрәм шәхесләрне тирәнтен хөрмәт иткәнлектән, без ошбу каһарманнар турында, төрле жанрларны файдаланып, бергәләп иҗат итәргә сүз куештык. Мин алар хакында, хәрби-тарихи архив материалларына таянып, әдәби-документаль проза әсәрләре язарга алынсам, рухташыбыз исә яугирлар батырлыгын үзе бик яраткан шигърият дөньясы аша балкытып чагылдырырга омтылды. Алар арасында тимерче инструментын танкка каршы ата торган мылтыкка алыштырган һәм, мәргәннәрнең мәргәне буларак, фашистларның хәрби техникасын «чүкеп» кенә торган – 18 яшендә үк инде күкрәгендә Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызын балкыткан гвардия полковнигы Сабир Әхтәмовка; яу кырында үзен тәвәккәл-кыю офицер итеп күрсәткән кукмаралы якташыбыз – дистәгә якын орден-медальләр белән бүләкләнгән, Җиңү таңы атканнан соң Кыргызстанда һәм Латвиядә эшләп, Ригада Гражданнар авиациясе инженерлары хәзерләү институты профессоры дәрәҗәсенә күтәрелгән Мәхмүт Яхинга; хәрәкәттәге армия газетасының хәрби фотохәбәрчесе сыйфатында дошманның өненә кадәр үк барып җиткән һәм, Рейхстаг түбәсенә менеп, җиңелгән Берлинның аяныч-мескен халәтен үзенең рәсемнәрендә тулы чагылдырган Татарстанның халык рәссамы Мәхмүт Усмановка һәм башка күренекле шәхесләргә багышланган поэмалар бар. Дөрес, каләмдәшебез аларның күбесен республикабыз матбугаты битләре аша укучыларыбыз игътибарына җиткерсә дә, үзе исән чакта, мөстәкыйль китаплар итеп чыгарырга өлгерә алмады...

Язылу тарихы
Поэманың төп каһарманы – моннан туксан биш ел элек, 1924 елның 23 июлендә туган һәм Бөек Ватан сугышы чорында зур батырлык үрнәкләре күрсәтеп һәлак булган 18 яшьлек милләттәшебез Заһир Шакиров. Әлеге фидакарь җан турында миңа иң элек аның бертуган абыйсы – отставкадагы полковник-инженер Мәгърүф Шакиров сөйләгән иде. 1988 елның маенда СССР Саклану министрлыгы бинасында  очраттым мин әлеге ил агасын. Саф татар телендә сөйләшүче ошбу хәрби эшлекле, ике академия тәмамлаган күренекле галим белән сүзләребез ничектер килешеп китте.


– ...Безнең нәсел тамырлары Татарстанның Әтнә районындагы данлыклы Олы Мәңгәр авылына барып тоташа бит! – диде ул.


Мәгърүф аганың әтисе Габделхәй Шакир улы белән әнисе Гамбәр Гатаулхак кызы да үз чорларының укымышлы, дөньяви һәм дини белемнәрне дә ныклап үзләштергән мәртәбәле чын шәхесләреннән, мөгаллимнәреннән саналганнар. Балаларыннан Гандәлиф белән Назыймга да, Мәгърүф белән Хазыймга да, Заһир белән Зантариягә дә төпле белем-тәрбия биргәннәр, һәркайсына җаннары теләгән һөнәрләрне үзләштерергә дә ныклап ярдәм иткәннәр. Шакировлар гаиләсенә хәзерге Пермь краеның Уинский районындагы Түбән Сеп авылында, аннары Себердәге Омск каласында, соңыннан Кунгур шәһәрендә яшәргә туры килә.


– 1942 елның ноябрендә Төньяк Осетия җирендә батырларча һәлак булган Заһир туганыбызны гел искә төшереп, хәтердә яңартып торабыз, – дип сүзен дәвам итте Мәгърүф ага. – Әгәр исән булса, атаклы галим-селекционер булып әверелер иде ул. Хәзер менә аның турында, сугыш чоры хатирәләрен дә барлап, бер кечкенә генә китапчык әзерли идем әле...
Мәгърүф Габделхәй улы бездән дә хәрби архивта энесенә кагылышлы кайбер документларны табуда ярдәм итүебезне дә сорады. Архивка баргач, иң элек ил агасының үтенечен канәгатьләндереп, аңа Заһир батырга кагылышлы хәрби документларны туплап җибәрдем.


Еллар үткәч, 1995 елның 21 апрелендә, «Казан утлары» журналы редакциясендәге эш бүлмәмдә Мөхәррәм дустыбыз Каюмов белән сөйләшеп утырганда, яныбызга Мәгърүф ага Шакиров үзе килеп керде! Мөхтәрәм ветеран хәзер, Мәскәүдәге фатирын Казанныкы белән алыштырып, республикабыз башкаласына бөтенләйгә күченеп кайткан икән. Нәселе тарихын да чагылдырып, «Герман Шакиров» дип исемләнгән махсус җыентык-брошюра да бастырган! 


– «Герман» дигән исемгә аптырамагыз – төрле җирләрдә башка милләт вәкилләре арасында яшәгәч, иптәшләре аны шулай дип тә атап йөрттеләр, – диде Мәгърүф ага. – Әтиебез Габделхәй белән әниебез Гамбәр кушкан чын исеме, инде алда әйткәнемчә, Заһир аның. 
Үзенең газиз бертуганы турында эчке бер горурлык хисләре белән сөйләүче Мәгърүф ага булачак яңа китабын Заһирның чын исеме белән чыгарасы килүен дә ассызыклады. Без дә, Мөхәррәм белән бергә, ил агасының ихлас теләген чын күңелдән хупладык. Һәм шуннан соң, бергәләп, җиң сызганып эшкә тотындык. Мин Заһир батыр турында Мәгърүф ага Шакировның яңа китабын нәшрият өчен әзерләргә алындым, Мөхәррәм Каюмов исә шул каһарман милләттәшебезгә багышлап поэма иҗат итәргә теләге барлыгын белдерде. Шуннан соң без Мәгърүф аганың Казан каласындагы фатирында еш була башладык.


Ун тәүлеклек «Эдельвейс» 


Хәзер исә язмабыз героена кагылышлы кайбер хатирәләрне искә төшереп үтик. 


Омск каласындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Закир Шакиров Киров исемендәге авыл хуҗалыгы институтының җиләк-җимеш һәм бакчачылык факультетына укырга керә. Шунда 1941 елның азагына кадәр һөнәри белемне үзләштергәч, Заһир, илебезне фашист баскыннарыннан тизрәк азат итәргә омтылып, Дзержинский исемендәге Югары хәрби-диңгез-инженерлык училищесында укый башлый (бу чорда әлеге уку йорты Ленинградтан Бакуга күчерелгән була). Биредә дә старшина дәрәҗәсенә ирешә.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының аеруча кискен бер чорында – 1942 елның июле азагында – Бакудагы хәрби училище курсантларыннан иреклеләрнең диңгез пехотасы батальоны оештырыла. Өч йөз илле диңгезчене берләштергән әлеге батальон Кавказ арты фронтының Төньяк группасына караган унберенче гвардияче укчы корпусның утыз дүртенче аерым укчы бригадасы составына кертелә.


Гитлер 1942 елның җәйге чорында Кавказны тулысынча яулап алуны, нефтькә бик бай Майкоп, Грозный һәм Баку шәһәрләрен кулга төшерүне төп максат итеп куя. Шул уңайдан, «Эдельвейс» дигән шартлы исем белән йөртелүче киң колачлы хәрби план тормышка ашырыла башлый. Моның өчен немецларның беренче танк армиясе командующие генерал-полковник Эвальд фон Клейст җитәкчелегендә йөзләрчә мең солдат һәм офицерны туплаган дистәләрчә дивизия билгеләнә. Хәрби көчләр составына мең самолет, мең ике йөз танк, дүрт мең биш йөздән артык орудие һәм миномет та кертелә.


Әнә шундый гаять куәтле тимер ташкынга, яхшы коралланган башкисәрләргә каршы көрәшү өчен Совет командованиесе үзенең эчке резервларын барлый. Шул чорда Сталинның «Бер адым да артка чигенмәскә!..» дигән 227 нче санлы катгый фәрманы игълан ителә. Шуннан соң хәрби әзерлекне тагын да ныгыту-көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелә. Фашист илбасарлары Төньяк Кавказны яулап алу өчен иң элек Төньяк Осетиянең башкаласы Орджоникидзе шәһәрен тиз арада кулга төшерергә телиләр. Әмма совет сугышчылары аларга көчле каршылык күрсәтә. Алагир белән Гизель торак пунктларын дошманга бирмәс өчен барган аяусыз көрәштә утыз дүртенче укчы бригада беренче сугышчан чыныгуын ала. Аннары ул, 27 октябрьдән башлап, унберенче гвардияче укчы корпус составында Дзуарикау һәм Фиагдон торак пунктлары арасында ныклап оборона тота. Заһир Шакировларның автоматчы-диңгезчеләрдән торган батальоны өлешенә Орджоникидзе каласыннан биш чакрым ераклыктагы Майрамадаг саласы туры килә. Атаклы Суар тарлавыгы янында урнашкан әлеге осетин мөселманнары авылы стратегик яктан бик тә мөһим әһәмияткә ия була.


Октябрь аеның соңгы өч тәүлегендә фронт сызыгында хәлләр кискен төстә үзгәрә. Фашистлар, Урух исемле тау елгасын кичеп, йөздән артык танк һәм күпсанлы пехотачылар, дистәләгән хәрби очкычлар ярдәмендә Чиколу, Дигора, Ардон, Алагир торак пунктларын яулап алалар. Төньяк Осетия пайтәхетенә минут саен зур куркыныч яный. Нальчик шәһәренә, Фиагдон һәм Дзуарикау торак пунктларына бәреп кергән дошман, 2 ноябрьдә Гизель-Майрамадаг шоссесе янында тукталып, яңадан-яңа көчләр туплый. Шуннан соң фашистлар ике йөз илледән артык танк, ике пехота дивизиясе, хәрби очкычлар булышлыгы белән хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә ниятлиләр. Әмма аларның 3-4 ноябрьдәге һөҗүмнәре көтелгән нәтиҗәне бирми. Дошман әлеге бәрелешләр вакытында утыздан артык танкын, унсигез хәрби очкычын, бихисап солдат һәм офицерларын югалта. Безнең сугышчылар искитмәле фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәләр.


Шуннан соң гитлерчылар үзләре билгеләгән төп ударның юнәлешен үзгәртеп, Суар тарлавыгы аша утыз чакрым ераклыктагы Хәрби-Грузин юлына чыгарга һәм Орджоникидзе шәһәренә бөтенләй көтелмәгән яктан килеп, аны камап алырга ниятлиләр.


Тик аларның әлеге мәкерле кара омтылышлары тормышка ашмыйча кала. Майрамадаг авылы Суар тарлавына керү юлындагы ныгытылган төп терәк ныгытма буларак, дошманның комсыз ач тамагына очлы үткер сөяктәй кадала. Фашистлар берничә тәүлек дәвамында әлеге торак пунктны орудие-минометлардан атып, һавадан торып кат-кат утка тотсалар да, авыр танклары һәм пушкалары ярдәмендә авылны җир белән тигезләргә уйласалар да, максатларына ирешә алмыйлар. Автоматчы-диңгезчеләр батальонының кече лейтенант Даниила Фланцбаум җитәкләгән беренче взводындагы старшина, комсомол Заһир Шакиров 6 ноябрьдә – Бөек Октябрь социалистик революциясенең 25 еллыгы алдыннан – зур батырлык эшли. Майрамадагның тар гына урта урамындагы таш мәктәп бинасында оборона тоткан диңгезчеләр фашистларның танкларына һәм пехотасына көчле каршылык күрсәтә. Иң хәлиткеч мизгелдә Заһир, бинадан шома гына шуышып чыгып, кулындагы гранатасы белән алдан ыжгырып килгән танкны шартлата. Шуннан соң дошманның калган танклары да тукталып калырга мәҗбүр була. Безнең сугышчылар, кырык биш миллиметрлы пушкаларын һәм танкка каршы ату өчен көйләнгән коралларын да шундук эшкә җигеп, дошманның байтак хәрби техникасын һәм пехотачыларын тар-мар итәләр. Шунысын да искәртеп үтик: Майрамадагтагы сугышлар вакытында бер совет солдатына егерме немец солдаты туры килә...


1942 елның 9 ноябре исә Бөек Ватан сугышы елъязмасына, алтын хәрефләр белән язылып, мәңгелеккә кереп калырга тиеш! Бу көнне гап-гади бер татар егете – әле егерме яше дә тулмаган Заһир Габделхәй улы – тиңдәшсез фидакарьлек үрнәге күрсәтә: дошманның Суар тарлавыгы аша Хәрби-Грузин юлына чыгарга омтылучы алтмыш танктан торган колоннасы башындагы куәтле «Тигр»ның гусеницалары астына гранаталар бәйләме белән ташланып, үзенең газиз гомерен корбан итү бәрабәренә, Төньяк Кавказдагы рәхимсез сугыш хәрәкәтләрен туктатуга ирешә. Гитлерчылар бер метр да алга бара алмыйлар – совет сугышчылары тарафыннан юк ителәләр. Бу хакта «Совинформбюро» да куанычлы хәбәрне халыкка тиз арада җиткерә.


Заһир турында аның сугышчан дусты – Томск дәүләт университеты профессоры, юридик фәннәр докторы Александр Ременсон бик хаклы рәвештә: «Бөек Ватан сугышы чорының Бөек герое ул!» – дип яза. 


...Сугыш авазлары тынгач, Майрамадаг авылының бик тә абруйлы шәхесе – элекке кызыл партизан, Гражданнар сугышы батыры Хаджиумар Дзахотович Базров Заһир Габделхәй улының җәсәден, Суар тарлавыннан ат арбасына салып, өенә алып кайта. Диңгезче каһарманга махсус атап, авыл уртасында аерым кабер казыла. Теткәләнгән гәүдәсе Хәрби-Диңгез флоты флагы белән капланган Заһир Шакиров янында үзәк өзгеч, дулкынландыргыч матәм митингы тәмамлангач, сугышчан дуслары, пистолетлардан һәм автоматлардан атып, соңгы тапкыр саубуллашу залпларын яңгыраталар…

Кеше китә, исеме кала


1973 елда Төньяк Осетия республикасы хөкүмәте Суар тарлавыгын саклаучылар хөрмәтенә Майрамадаг авылында Хәтер мемориалын булдыру турында карар кабул итә. Шул ук елның 9 маенда биредә Матрослар паркына да нигез салына. Авыл халкы, килгән кунаклар һәм диңгезчеләр батальонының исән калган ветераннары (аларның зур күпчелеге Берлинга кадәр барып җитә!) Утыз дүртенче укчы бригада командиры Александр Ворожищев, бригада комиссары Александр Кошкин, батырларча һәлак булган Заһир Шакиров, Николай Громов, Рафаэль Хуцишвили һәм башка курсантлар хөрмәтенә нарат үсентеләре утырталар. Майрамадагның үзәк урамына каһарман милләттәшебез Заһир Габделхәй улының данлы исеме бирелә. Батырның кабере өстендә мәһабәт һәйкәл дә торгызыла.


Дошманга каршы изге көрәштә яу кырында күрсәткән кыюлыгы-тәвәккәллеге өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Заһир Шакиров турында язучы А. Маковскийның «Буря в Каспии», контр-адмирал С. Ворковның «Суарское училище» китапларында да тәфсилләп языла. Мәгърүф ага Шакиров та үзенең бертуган энесенең якты истәлеген, мәңге үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү буенча үзеннән күркәм өлеш кертергә омтыла.

«Герман Шакиров» исемле брошюра нәшер итә, Пермь төбәгендәге, Мәскәү һәм Омск шәһәрләрендәге аерым мәктәпләрдә, юннатлар станциясендә Заһирга багышлап махсус музейлар оештырып-ачып йөри, аның сугышчан дуслары белән һәрчак ныклы элемтәдә тора. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 55 еллыгы алдыннан үзебезнең Татарстан китап нәшриятында «И один в поле воин...» дип исемләнгән китап дөнья күрде. Анда архив документлары, истәлекләр белән бергә, Мөхәррәм Каюмовның «Суар тарлавыгы батыры» дигән поэмасыннан өзекләр дә урнаштырдык (русчага Мансур Сафин тәрҗемәсе). Автор әлеге поэмасында Заһир батырның осетин мөселманы кызы Тамара Албеговага карата булган ихлас, саф мәхәббәт хисләрен дә матур итеп чагылдырырга омтыла. Дәһшәтле сугыш зилзиләсе  кайнаган ун тәүлек вакыт эчендә алар тәмам дуслашып, рухи туганнар булып әвереләләр. Әйе, мәхәббәт уты сугыш утыннан көчлерәк шул! Тамара Гахармановна, татар егетен аеруча үз итеп, бөтен барлыгы белән аңа гашыйк булып беренче мәхәббәтенә гомере буе тугры булып кала, башка беркемгә дә кияүгә чыкмый. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул утыз ел дәвамында мәктәптә туган тел һәм әдәбияты дәресләреннән укыта; балаларга Заһир Габделхәй улының тиңдәшсез батырлыгы турында даими сөйләп, яшь патриотлар тәрбияләү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә...

 

Шаһинур Мостафин, Русия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы


Фоторәсемнәрдә: 
Танылган шагыйрь һәм публицист Мөхәррәм Каюмов.
Хәрби диңгез пехотасы старшинасы – курсант Заһир Шакиров. 1942 елның июле.  
Закир Шакировның әти-әнисе Габделхәй Шакир улы, Гамбәр Гатаулхак кыз һәм бертуганнары Мәгърүф, Хазим, Зантария. Омск шәһәре, 1950 ел.
Отставкадагы полковник-инженер Мәгърүф ага Шакиров. 

Фотолар авторның шәхси архивыннан алынды

 


 

«Идел» журналы 16+

Теги: Бөек Җиңү Бөек Ватан сугышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев