18 июнь 2020 яңалыклары
-
18 июня 2020 - 15:08
ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН («Кызык-мызык») ӘТИ БУЛДЫ!
Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз! -
18 июня 2020 - 13:27
НИК ШАККАТТЫҢ, РӘШИТ? (фантастик юмореска)
Рәшитне ток суккандай булды. Ул күзләрен ачып җибәрде. Җайлап кына капсуладан чыкты. Бар да тәртиптә кебек. Шул ук, «Иннополис»ның фәнни лабораториясе. Әмма чү!!! Бүлмәне танырлык түгел – диварлар башка төстә, өстәл-урындыклар, җиһазлар да бүтән! Тәрәзә төбендә ниндидер зур, сәер гөлләр... -
18 июня 2020 - 12:34
ИЛЬЯС КАМАЛ: «КҮҢЕЛ ТАТАРЛАР ЯНЫНА ТАРТЫЛДЫ»
Ильяс Камал Санкт-Петербург каласында туып үсә. Музыкага мәхәббәте Дунаев исемендәге җыр һәм бию ансамбле оркестрына йөргәндә уяна. Төньяк башкаласы тар тоела Ильяска: татар җанлы гаиләдә үскәнгә, күңеле татарлар янына тартыла. Беренче тапкыр Казанны 2005 елда Сара Садыкова исемендәге конкурска килгәндә күрә ул, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова белән таныша. Күренекле музыкант виолончель классында укучы егетне Казан музыка училищесына укырга чакыра. Шулай итеп, Казанга юл тота егет. -
18 июня 2020 - 11:37
ҮЛЕМСЕЗЛЕК ҖЫРЫ ӨЗЕЛМӘС
Россиядә 22 июнь хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан Милли музее сайтында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырларның исемнәрен кайтару:Үлемсезлек җыры өзелмәс” онлайн программа карарга мөмкин. -
18 июня 2020 - 11:13
КОРОНАВИРУС: 21 КЕШЕ ХАСТАХАНӘДӘ, 17 КЕШЕ ӨЙДӘ ДӘВАЛАНА
21 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. -
18 июня 2020 - 10:31
ЧИКЛӘҮЛӘР "ЙОМШАРТЫЛДЫ": БҮГЕННӘН НӘРСӘ ҮЗГӘРЕР?
18 июньнән пандемия шартларында чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә. Әмма профилактик чаралар турында да онытмаска кирәк. -
18 июня 2020 - 10:18
ТАТАР МӨҺАҖИРЛӘР ТАРИХЫ БАРЛАНА
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре параллель рәвештә журналның текстын хәзерге татар шрифтына транслитерацияләү эшен башлады. Быел әлеге саллы хезмәт тәмамланыр, дип көтелә.