23 июнь 2020 яңалыклары
-
23 июня 2020 - 14:51
ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ВЕЛОКВЕСТ УЗАЧАК
Шул уңайдан Казанда шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча велоквест узачак. Онлайн форматта өстәл хоккеен яратучылар арасында ярышлар һәм мастер-класслар да булачак. -
23 июня 2020 - 14:31
18 ЯШЕ ТУЛГАН БАЛАЛАРЫ БУЛГАННАРГА 10 МЕҢ БИРӘЛӘР
Федерация Советы әгъзасы Лилия Гөмәрова бу ярдәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыган балаларга да бирелергә тиешлеген әйтте. -
23 июня 2020 - 14:28
УЧЛАРЫМДА АЛТЫН ТӘҢКӘ
Илизә Юсаева Чувашиянең Комсомол районы Чичкан авылыннан. Минем авылдаш. Тиздән күрше Чурачык мәктәбенең XI сыйныфын тәмамларга җыена. Балачактан ук шигырьләр яза. Миңа аның шигырьдәге ихласлыгы ошый. Ул аларга күңелен актарып сала. Еш кына традицион үлчәмнәргә сыймый, кафияләрне дә санга сукмый. Әмма бу искиткеч табигый тоела. Чөнки шигырьләрендә, Такташ әйтмешли, «халәте рухия». Илизәнең дөньяга карашы үзенчә, фикерләве башка яшьтәшләреннән аерылып тора. Әтисеннән яшьли ятим калуы да язмаларына аерым бер сагыш-моң өсти. Ләкин ул өметсезлеккә бирелми, аның карашы киләчәктә. Ә киләчәге матур булырга тиеш! -
23 июня 2020 - 14:13
ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ БЫЕЛ ХАҖ КЫЛА АЛМАЯЧАК
Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак. -
23 июня 2020 - 13:53
КАЗАНДА «ШӘҺӘРДӘ» ТЕЛЕВИЗИОН ПРОЕКТЫН ТӨШЕРӘЛӘР
«Минем планета» каналының төшерү командасы Казанда «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектын төшерә. -
23 июня 2020 - 11:58
ПРЕЗИДЕНТ ЕГЕТЛӘРНЕ АРМИЯГӘ ОЗАТТЫ
Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткә китүче егетләр белән күреште. Чара республиканың «Патриот» спорт-патриот һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте. -
23 июня 2020 - 11:54
“КӘЛАМ ШӘРИФ. МӘГЪНӘВИ ТӘРҖЕМӘ” БАСМАСЫНЫҢ АУДИОЯЗМАСЫ ЭЛЕКТРОН КОРЪӘН-КАЛӘМГӘ КЕРТЕЛДЕ
Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. -
23 июня 2020 - 11:27
КАЗАНДА ПАЦИЕНТЛАРНЫ ХАСТАХАНӘГӘ САЛУ НИЧЕК ҮТКӘРЕЛӘ?
Коронавирус авыруы булган кеше белән элемтә булмау турында белешмә өч көннән дә соңга калмыйча, ә коронавирус инфекциясенә анализ нәтиҗәләре госпитализацияләүгә җиде көн кала бирелергә тиеш. -
23 июня 2020 - 11:03
13НЧЕ ҮЛЕМ ҺӘМ 40 ЯҢА ОЧРАК
Бүген Татарстанда коронавирусның 40 яңа очрагы теркәлгән.