3 август 2020 яңалыклары
-
3 августа 2020 - 14:05
КОРОНАВИРУСКА КАРШЫ КӨРӘШКӘ – 2 МИЛЛИАРД 647 МИЛЛИОН СУМ
Татарстанда коронавируска каршы көрәшкә 2,7 миллиард сум бүленгән. Бу турыда республика Сәламәтлек министры Марат Садыков хәбәр итте. -
3 августа 2020 - 13:46
ПРЕЗИДЕНТЛЫККА 5 КАНДИДАТ БАР
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. -
3 августа 2020 - 13:22
СОҢГЫ ТӘҮЛЕКТӘ 4 ТАТАРСТАНЛЫ КОРОНАВИРУСТАН ТЕРЕЛГӘН
Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. -
3 августа 2020 - 11:59
БӘХЕТЕ БУЛСЫН, ДИМӘГӘН...
– Нәрсә дип үсәсең икән син, кызыкаем? Нәселебездә юк бит мондый озын сыйраклылар! – Гөлиягә әнисенең вакыт-вакыт шулай сукранып алуы ошый. Сукранып дип... Кызын яратып сөйләнүе аның. Классларында берәү генә бит ул шундый зифа буйлы. Өстәвенә, Ходай чибәрлекне дә өеп биргән. Ул кашлар, ул күзләр... Елмаеп җибәрсә, бөтен тирә-юньгә нур тарала сыман. Малайлар арасында иң озыны – Идрис, ул да Гөлиянең иңеннән чак кына узган. -
3 августа 2020 - 11:32
ЮЛ БИРСЕННӘР ЯШЬЛӘРГӘ!
«Мин дә кошлар нәселеннән», «Син үзгәрә аласың», «Лилияләр», «Утрау» һ.б. җырлар башкаручы Лилия Хәйруллинаны үзенчәлекле образлары, җырлау стиле татар эстрадасында популяр итте. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллин кызы – Лилия белән заманча музыка һәм аның «яшәүгә» хаклымы-юкмы икәне турында сүз куерттык. – Татар җырына яңарак төсмерләр өстәргә теләүчеләргә нәрсә комачаулый? – Бездә бөтен кешегә дә ошый торган стандарт стиль бар. Артистлар ул юнәлештән тайпылырга курка, чөнки башкалары аның хәтле акча китерми. Ләкин замана үзгәрә. Менә миңа кызык: хәзерге мәктәп укучылары, аеруча шәһәр яшьләре, татарча музыка тыңлый микән? Һәм алар мохтаҗ булган музыкаль чимал бармы безнең татар эстрадасында? Теләгем шул: тәнкыйтьләмәсеннәр, яшьләргә юл бирсеннәр! Алар өчен фестивальләр үткәрелсен! Яшьләрчә музыкага артык тәнкыйди карашны аңламыйм, ни өчен ул булмаска тиеш? Үзем заманча да, халыкчан җырлар да башкарам: төрлелек кирәк безгә. Моң беркая да югалмаячак. Яшьләргә сәхнәгә чыгар өчен акчасыз булмый. Заманча фестивальләр этәргеч ролен үти ала бит. Ярый әле интернет бар, чөнки «форматка сыешмаганнар»ны радиога да, телевидениега да кертмиләр. Яшьләргә дә зуррак мәйдан кирәк! -
3 августа 2020 - 11:11
40 ЕЛЛЫК РУБРИКАНЫҢ БЫЕЛГЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ!
40 еллык тарихы булган «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен балалар өчен һөнәрләр музее «КидСпейс»та бүләкләде... -
3 августа 2020 - 10:32
"ИДЕЛ"ДӘН РӘХӘТ ВИДЕО!
"Идел" журналы бер төркем яшьләр белән җылы видео төшерде! Сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз! -
3 августа 2020 - 09:18
ЯҢА АТНАДА 30 ГРАДУСЛЫК ЭССЕ БУЛАЧАК…
Һава торышы турындагы мәгълүматны республика Гидрометцентры бирә. -
3 августа 2020 - 08:43
ТИПИК РОССИЯЛЕ БӘРӘҢГЕ ҺӘМ БАНАН ЯРАТА (ИКӘН)
Аналитиклар сатып алучыларның 2,5 миллион чек мәгълүматларын тикшергәннәр... -
3 августа 2020 - 08:22
КОВИДТАН ВИТАМИННАР БУЛЫШАМЫ? (ТАБИБ ҖАВАП БИРӘ)
Шулай ук коронавирустан дәваланганнан соң хезмәт һәм ял режимын сакларга, шулай ук күбрәк һавада йөрергә тәкъдим ителә.