Логотип Идель
Әдәбият

Гөнаһлы мәхәббәт (повесть) өченче бүлек

Чит җирдә, күршеләрен дә белмәгән шәһәрдә, яшь бала белән көннәрне ничек үткәрә, интегә икән? Үз балаң күңелдә һәрвакыт бала булып кала шул...

Повестьнең башы

Икенче бүлек

Өченче бүлек

Иренең кызы Сәрия белән качып китүе һәм Фәргатьтән балага узуы турында поселок халкы, мөгаен, арттыра-арттыра гайбәт сата торгандыр. Һәрхәлдә, Саниягә шулай тоелды. Ул үз фатирыннан чыкмаска, кешеләр күзенә чалынмаска тырышты. Күзеннән аккан яшьләрен сөртә-сөртә, улы Тәлгатькә карап:

– Ни өчен? Их мин җүләр, чын күңелдән яратып, зур хыяллар белән матур тормыш корырга теләдем. Улым белән ташлап китү – бер нәрсә, үз кызым белән хыянәт итүне ничек аңларга? Кызым миннән дә җүләр, әнисенең ире белән буталып, балага узып, мине дә, үзен дә бөтен дөньяга данлады, җаныбызны көйдерде, – дип көенде. Ә яшь ярымлык Тәлгать берни дә аңламыйча, зал уртасында утырып, уенчыклары белән мәш килде.

Сания, кайгыдан бөтенләй егылмас өчен, берничә көн өйдән чыкмады, бары тик кечкенә Тәлгать өчен генә яшәде, аңа ашарга әзерләде, бала кыланмышларына шатланды.

Күпме генә тырышса да, хатын Фәргать белән Сәрия турындагы уйларын башыннан чыгарып ата алмады. Ул төн йокыларын онытып, чын ана мәхәббәтен биреп, күзен дә алмыйча кызын үстерде, хәзер исә аны әрләде, аңа үпкә белдерде. Ә Фәргатьнең хәйләкәр төлке баласы кебек астыртын гына килеп нәрсә эшләвен хатын хәзер генә тулысынча аңлады.

Сания берничә көн өйдән чыкмаганга күрәдер, мөгаен, бүген иртәдән үк терлекләрен көтүгә куган күрше Зәйнәп ишектән керә-керә:

– Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Өй тирәсендә дә күренмисез, Тәлгать белән берәр хәл булганмы, әллә сезне хастаханәгә салганнармы дип уйладым, хәлегезне белергә кердем, авырмыйсыздыр бит? – диде. Ул булган вакыйгалар турында берни белмәгәндәй, залга үтеп урындыкка утырды.

– Зәйнәп, әйдә, чәй эчеп алыйк, югыйсә минем бу проблемалардан башым әйләнә. Хурлык, кешеләргә күренергә оялам, югыйсә моңа хакым да юк, – дип, Сания беренче булып сүз башлады. Яшерерлек бернәрсә дә юк, аңардан бернинди файда алып булмый, киресенчә, кушылып сөйләшсәң, халык, бәлки, тизрәк онытыр.

– Сания, башыңны ватма, аннан мәгънә юк, зыян гына, барысы да чукынып китсен, халык сөйләр-сөйләр дә тынар, сиңа әтисез калган баланы үстерергә, аякка бастырырга кирәк, менә шул хакта онытма. Син олыгайганчы улың үсеп җитәр, сиңа таяныч булыр. Бүхетеңне үзең таптың, үзең кулыңнан ычкындырдың, аңардан алар булса да файдалансыннар. Танышларыбыз арасыннан яхшы кыз табып, улыңны өйләндерербез, – дип, Зәйнәп Саниянең колагына нәрсәдер пышылдады һәм алар кычкырып көлеп җибәрделәр.

Әмма ялгызы гына калгач, башына килгән фикерләрне алып ташлап үзен тынычландыра алмады. Их, Сәрия, Сәрия, ялгыш адымың белән син бит үзеңне генә түгел, әниеңне дә хурлыкка калдырдың, ничек шулай эшли алдың соң? Юк, бу яшьлек хатасы гына түгелдер, мөгаен, моңа әйләнә-тирәдәге вакыйгалар да тәэсир иткәндер, кызына яхшы тәрбия бирергә аның көче җитмәгәндер, мөгаен, төп сәбәп шундадыр.

Сания ике атнага туганнары янына авылга кайтып килергә ниятләде. Үзенең авыр уйлары һәм кичерешләре белән ялгызы гына калырга курка башлаган иде ул. Кешеләрне мыскыллап көлүләреннән, гайбәт сөйләүләреннән бераз ял итәргә теләде. Ишетсәләр дә, туганнар бит: аңламый калмаслар әле.

Авыл тормышы үзенчә ага, эшле кешеләр иртән эшкә китә, эшсезләр үзләренә төрле шөгыль таба: яки терлек тота, яки сатып-алу белән шөгыльләнә. Ир-егетләр эш эзләргә киттек дип, озак-озак читтә яши, хатын-кызлар арасында да, балаларын әти-әниләренә калдырып китүчеләр байтак. Аерылушычылар да җитәрлек. Кыскасы, һәр гаиләнең үз кайгысы. Соңгы елларда авыллардагы үзгәрешләрне һәр кеше күрә. Байларның байлыгы һаман да арта бара, алар катлы-катлы коттеджлар төзи. Шундый тиз үзгәрешле тормышта, үз урыннарын таба алмаган яшьләр, өлкәннәр пенсиясен “суырып”, алар җилкәсендә утыра. 

Сания кул кушырып утырмады, якындагы урманга барып каен себеркеләре әзерләде, хуш исле үләннәр җыеп киптерде, кара карлыган да күп икән, бераз булса да, кайнатма ясарга өлгерде. Авыл тормышында катнашып, аның кайгылары бераз тарала төште. Ике атна аның җанына дәва булды.

Хәзер инде тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә кирәк. ә акча дигәнең гел җитешми. Көз җитәрәк бакча мәшәкатьләре дә өстәлде. Кызы да баласын тапкандыр, хәзер аңа кыендыр. Кирәк чакта әнисен чакыру мөмкинлеге дә юк бит аның. Чит җирдә, күршеләрен дә белмәгән шәһәрдә, яшь бала белән көннәрне ничек үткәрә, интегә икән? Үз балаң күңелдә һәрвакыт бала булып кала шул...

Шәфикъ Иматдинов

Дәвамы бар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев