Логотип Идель
Әдәбият

Кар абагалар (Ахыры)

Урман аланы йокымсырап уянып килә. Чыклы үләннәр өстендә мең төрле төс яшьни. Кызыл тәлгәшләрен яфрак астына яшергән чия куаклары, төнге яңгырдан соң тагын да агарып калган каеннар, күпереп торган кәрешкәләр киерелеп сулыш ала. Гүя табигать чишенеп ташлаган.

Марсель Галиев

«Идел» альманахы, 1976 ел

 

Башы http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kar-abagalar

Дәвамы http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kar-abagalar-dvamy

 


VII

Урман аланы йокымсырап уянып килә. Чыклы үләннәр өстендә мең төрле төс яшьни. Кызыл тәлгәшләрен яфрак астына яшергән чия куаклары, төнге яңгырдан соң тагын да агарып калган каеннар, күпереп торган кәрешкәләр киерелеп сулыш ала. Гүя табигать чишенеп ташлаган.

Атымны акрын гына атлатып, урман юлыннан кайтып киләм. Кулымда чытырманлы агач тамыры. Пәке белән ул тамырның кайбер төшен юнып алам, кайсыбер урынын кисеп ташлыйм. Кулымны читкәрәк сузам да, килеп чыккан силуэтның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп карыйм. Үзем дә сизмичә елмаеп куям...
Урман тынлыгын дерелдәтеп килгән мотоцикл тавышын ишетеп, башым күтәрәм. Урман каравылчысы Мирхәтим агай икән. Аның болай гына үтеп китмәячәген беләм мин.

– Нихәл, брат.
Ирләрчә кысылган кытыршы уч төбендә минем кул бөтенләй сулышсыз калды.
– Яраган, яраган, мин күрсәткән җирдән төядеңме?
– Ыһы.
– Һаман кырмыйсың икән бу сакал-мыегыңны, ә! Ивановкага поп кирәк, ди, әнә.
– Хәзер бит картлар сакал-мыексыз. Изгелекне оныттылар. Алар оялсын дип шәригать кушканча йөрү, Мирхәтим агай.

Урман каравылчысы түбәдән кар ишелгән шикелле тавыш белән гөмбердәтеп көлде. Аның, башын чөя төшеп, сары тешләрен күрсәтеп, шулай рәхәт көлүеннән мин хәтта бераз көнләшеп тә куйдым. Мирхәтим агай, көлүеннән тыела төшеп, күзләрен сөртте.
– Укыган кешенең укыган шул инде, – тагын бер кабатлап көлеп куйды да, җитди тавыш белән. – Синең турыда авылда төрле сүзләр йөри, – диде. – Укый алмаган, куганнар имеш. Булмас, булмас, мин әйтәм. Ул малайның бәләкәйдән үк прабур ие дим. Сынатма. Хәзер заманы икенче. Безнең авылдан да бер кеше чыгарга тиеш бит инде.

Күңеле әллә нишләп китте. Шушы гади авыл кешесенең үзен бәхетле тоюы аны бер яктан сокландырса, икенче яктан ачуны китерә иде. Аның максаты нәрсәдә? Хыялы бармы аның? Нәрсә өчен дип яши ул? Тормыш мәгънәсе бәлки үзеңне канәгатьләндерүдән торадыр? Тоткан урының зурмы, кечкенәме, әгәр үзең канәгать икән, димәк, бу – бердәй, охшаш тойгы.
– Әле мин идарә яныннан гына. Күрше авылдан теге син ясаган һәйкәлне карарга килгәннәр. Безгә дә шундый кирәк ие диләр. Күз кыздырып йөрмәгез, мин әйтәм. Безнең авыл җегете ясады аны. Ату китте хәзер: кайсы авылга барма – берише клуб, бер төсле һәйкәл... Искесе бигрәк шөкәтсез ие бит, сүтеп ташлагач шикләнеп тә куйганыем, рәт чыгара алыр микән бу җегет дип. Төннәрен ут китертеп эшли башлагач, булдырыр, мин әйтәм, бәләкәйдән үк прабур җегет ие, дим.

Мирхәтим агай кинәт кенә сүзне тагын икенчегә борды:
– Сине китә диләр. Клубны кемгә калдырасың соң?
– Табарлар әле.
– Ай-һай, ул ике этажлы сарай белән кем генә идарә итә алыр? Картлар да чыга башлаганые, тагын бетә икән. Анда стенага таш тезеп ясаган рәсемнәреңне генә дә карарга йөрерлек. Чурт с ним клубына. Башын үзендә – укырга кирәк.
– Мирхәтим агай, менә мин белә-белгәннән бирле син урман караучы булып эшлисен. Укымагансың. Беркая китәргә дә теләмисең.
– Китәргә? – дип ул дәррәү кабынып куйды. Шушы урманымны ташлапмы? Җүләр син. – Бер мәлгә сүзсез калды, сагышланган күзләрен кыса төшеп, урман киңлегенә текәлеп торды да. – Урман белән сөйләшергә яратам мин. Яшерен-батырып түгел, «төшереп» алган көннәрдә каеннарны читләтеп үтәргә тырышам.

Оялта, брат. Чын әгәр. Чиста халык. Андый чакта лутчы имәнлектә йөрүен. Имән ул каты халык, без мужикның хәлен аңлый. Ә менә усакка кара син, усакка... Хәтерлисеңме, безнең очта йөз яшәр Маҗиян әби бар ие. Кайчан туганлыгын, үзе түгел, картлар да белмәгәндер, мөгаен. Менә шул әби намазлык өстендә көннәр буе дисбе тартып утырыр иде. Үзе гел бер кәлимәне кабатлар: «Йа аллам, йа аллам... йа аллам...» Усакны әйтәм: дисбе тартып, үзалдына сөйләнеп утырган карчык сыман, кайчан карама, талгын гына лепердәп утырыр... – Урман каравылчысы тирләгән йөзен кул аркасы белән сыпырып куйды. – Да, агачлар да кешеләр кебек бит – төрле-төрле. Чын урманның матурлыгы да шунда. Ә менә син минем яшьләргә җиткәндә, бу төбәкләрдә гаскәр кебек тоташ наратлык булыр... Сплош кисеп барабыз бит каеннарны. Бар иде бит урманның кеше аягы басмаган ешкынлыклары! Ә хәзер... Нишлисең бит, шулай...

Мирхәтим агай, бер тибүдә мотоциклын кабызып, төтен боҗралары уйнатып китеп барды.
Менә ничек бит ул дөнья. Кечкенә шәхес дип уйлыйсың. Түбәнсетеп карыйсың. Ә аның эчендә гәүһәр ята. Табигый сәләт. Үз иҗаты. Андый кешеләр кычкырып, шапырынып йөрмиләр. Алар хәтта үзләрендә никадәр байлык ятканын да белми, сизми йөриләр. Ялгыш кына ачылып китәләр, һәм шунда ук оныталар да... Никадәр ерак булганмын мин кешеләрдән. Дөрес, кызыксынганмын, әмма өстән генә. Мин аларга үземнең асылымны көчләп такканмын, үзем теләгән кылны уйнаганмын. Ә аларның үзләре ачылып китүен көтәргә түземем җитмәгән, табигый аһәңен ишетергә күңел колагым булмаган...

...Капканы әни ачты. Бер кулын алъяпкыч итәгенә яшергән. Мин аның йөзенә карау белән, нидер булуын сизенеп алды. Арба ишек алдына кереп туктауга, әни:
– Улым, менә хат, – диде. Тавышы калтырап чыкты. Улының Мәскәүгә, сәнгать институтына документлар җибәрүемне белә иде.
Хат институттан түгел, ә Гейдельбергтан булып чыкты.

«Безгә күрше кызы Динара кереп чыкты. Ул хәзер Мәскәүдә укый икән. Каникулга кайткан. Синең белән хат язышмыйбыз, диде. Хәтереңдәме, киткән чакта «Мин – кентавр» дигән картина бүләк иткән идең. Аны Динарага бирдем, син гафу ит инде. Бик үтенеп сорады бит...»
Мин зур кәгазьгә зәңгәр төс белән «хуш» дип язып, тәрәзә арасына куеп калдырган идем. Динара күрде микән?.. Барысы да – истә, барысы да –күңелдә...

***
Ярым караңгы бүлмәдә ямансу бушлык. Мин уйга чумып, бөтен дөньядан аерылган хәлдә, утырам да утырам. Бераздан магнитофонны җибәрәм. Көй, пәрәвез җебенә эләккән күбәләк сыман, канатлана алмый торды да, аннары... Тамчылар яңгырашы... та... там... там... Дулкыннар йөгерешә. Һәм менә күкрәү! Давыл. Зил-зилә! Ак буран... Йолдыз нурын сеңдергән карлы киңлекләр... Иксез-чиксез карлы океан эчендә туктап калган шхуна сыман кечкенә өйләр. Ак абагалы тәрәзәләр...

Аһәң!..
Малахай колакчынын җилфердәтеп барган малай туктый. Кар йомарлап тәрәзәгә ыргыта. Абагалар чылтырап коела. Вата. Икенче тәрәзәгә күчә. Вата.
Аһәң!..
Соңгы тәрәзәне ваткач сискәнеп китә, йөзен куллары белән каплый...
Аһәң!..
Хушыгыз, кар абагалар...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев