Кар абагалар (ДӘВАМЫ)
Урам. Май кояшы күзне чагып ала. Күңелдә авыр тойгы. Ваемсыз булып гүя кешеләр арасыннан түгел, ә урман эченнән барам. Кемнеңдер сәер сүзләре искә төшә. «Әгәр дөньяда бик кирәкле эш кенә эшләнсә, миллионнар ачка үләр иде».
Марсель Галиев
«Идел» альманахы, 1976 ел
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kar-abagalar
Марсель Галиев
«Идел» альманахы, 1976 ел
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kar-abagalar
Марсель Галиев
«Идел» альманахы, 1976 ел
Башы: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kar-abagalar
II
Мин килеп кергәндә, Бекс Әбҗәлилович философия кабинетында үзе генә иде. Сөйләшергә иң уңайлы вакыт икән.
– Сез тагын автореферат беләнме?
– Шулай иде.
– Тиздән имтиханнар җитә. Үзсүзләнәсез... Икенче тапкыр язасыз, ә мәгънәсе юк. Бусын да кире борам, имтиханга кертелмәгәч, артымнан йөрерсез, ләкин соң булыр.
– Мин бүтән язмаячакмын.
– Ихтыярыгыз.
Ул сабыр гына телефон трубкасын алды, унлап сан җыйды, күрдеңме, нинди хәтерле мин дигәндәй, миңа күз сирпеп алды. Трубкадан бәбкә тавышы ишетелде: «Бипп, бипп, бипп...»
– Группадашларыгыз күптән эшләрен тапшырып бетерде, ә сез...
– Минем библиографик белешмә язасым килмәде, ә үзлегемнән...
– Үзлегемнән, дисез. Тәк... сезнең тема нинди әле? – дип, ул өстәл тартмасын актара башлады.
– «Прогрессның кешегә йогынтысы», Бекс Әбҗәлилович.
– Шулай, – дип ул, минем папканы өстәлгә куеп. Катыргыдан кисеп алынган сигезле саны сыман җирән кысалы күзлеген киде. – Мин монда кызыл карандаш белән билгеләп чыктым.
– Бекс Әбҗәлилович, сез: кабатланмагыз, үзлегегездән язарга тырышыгыз, дисез. Күп эшләр бит моңа кадәр чыккан хезмәтләргә комментарий бирүдән узмаган. Димәк, таләп – бер, мөнәсәбәт – икенче.
Бекс Әбҗәлилович, «тынычлан» дигән сыман, кулын күтәрде.
– Хәзер мин сезнең бер абзацны укып күрсәтәм: «...Килер бер көн, кеше якты каен урманнарын кино экраннарында гына күрә башлар. Табигатьне картинада күреп кенә ләззәт алырга күнегер. Килер бер көн, җир өстендәге гигант корылмалар арасында кеше бик кечкенә булып кысылып калыр һәм артына борылып карар. Сука чоры, ук белән җәя чоры аңа хыялый бер матурлык булып тоелыр. Кеше яңадан шул чорга талпынып куяр. Әмма ул заман тормышка ашмаслык бөек фантазия булып калыр...»
Бекс Әбҗәлилович салкын карашын миңа төбәде.
– Болай ук пессимистик түгел, ләкин моңа охшашлы фикер чыгаручылар бар. Яңадан велосипед уйлап тапмас өчен, узган заманнарның һәм үз чорыңның хезмәтләре белән танышырга кирәк.
– Анысы шулай. Ләкин аларда күмелеп калырга да димәгәндер бит. Әйтерсең, дөнья белән үлеләр идарә итә, ә тереләр бары практиклар гына...
– Һы, – дип, Бекс Әбҗәлилович урыныннан кузгалып тәрәзә янына килде. Мин дә торып бастым. Аның чиркәү гөмбәзе сыман ялтырап торган пеләш башына кояш нуры төште. Ул шәһәр өстенә төбәлеп сүзсез торды да, минем барлыкны исенә төшергәндәй, капылт борылып:
– Без бер нәрсәне онытмыйк: максат, омтылыш изге, дөрес дип алыйк. Ә шуңа ирешү юлында җибәрелгән ялгышлар – бусы икенче мәсьәлә. Без нәкъ менә икенче мәсьәләдән читкә киттек. Мин сезнең эшне барыбер кабул итмим бит, – диде.
Авторефератны алып портфельгә салдым. Кинәт миңа бөтен нәрсә буш һәм мәгънәсез тоелды. Минем архитекторлыкка укып йөрүем, Бекс Әбҗәлиловичның менә шушылай бакыр тавыш белән ялыктыргыч итеп сөйләве, бары китаплардан гына наз-ләззәт алып, илле яшькә җиткәнче бер ялгызы яшәве һәм минем монда басып торуым – бөтенесе кыска вакытлы гына уйналасы спектакльдән бер күренеш шикелле тоелды миңа.
– Бәлки, сезнең белән башкача очрашырга туры килмәс, гафу итегез ачыктан-ачык сораганым өчен, сез үзегезне галим дип саныйсызмы?
Ул чын-чынлап, хәтта дәрәҗәсен оныткандай, гади итеп көлеп куйды.
– Кызык сорау. Кем әйтмешли, галимнәр бер-ике генә, ә калганнары профессорлар, кандидатлар. Менә мин шуларның соңгы категориясенә керәм инде. Канәгатьме сез?
Карашлар кисеште, ихлас күңелне чагылдырганда күзләргә туры карарга була.
– Ошыйсың син миңа, егет. Ләкин... Минем үткәнемне кабатлыйсың, – дип, ул ишекне ачты.
Урам. Май кояшы күзне чагып ала. Күңелдә авыр тойгы. Ваемсыз булып гүя кешеләр арасыннан түгел, ә урман эченнән барам. Кемнеңдер сәер сүзләре искә төшә. «Әгәр дөньяда бик кирәкле эш кенә эшләнсә, миллионнар ачка үләр иде».
III
Каршы йортның балконлы тәрәзәсендә зәңгәр ут яна. Моннан бер ел элек шул тәрәзәдән бүлмәмә кояш нуры төште. Биеп торган уч төбе хәтле генә кояш. Тәрәзәгә килдем. Әмма көзгедән чәчрәгән нурлар күзләрне чагып йомдырды. Еш кына шулай кабатлана башлады. Яктылык төште исә, мин тәрәзәгә киләм, ә ул пәрдә артына кереп югала. Без шулай «качышлы» уйныйбыз. Мин кәгазьгә тушь белән сүзләр язып тәрәзәгә куям, ул укый да көзге нуры белән җавап бирә. Беренче тапкыр исемен дә ул стенага көзге нуры белән язды: «Ди-на-ра».
Зәңгәр ут – шартлы билге. Димәк, ул бүген өйдә берүзе генә. Мин Динараны еш сагынам. Ул минем күңел дөньямның тыныч утравында яши.
Динара ишеген бераз көттереп ачты. Гүя мин аквариум эченә керәм.
– Чәй эчәсең киләме?
– Юк, рәхмәт.
– Лимон белән?
– Яса, әйдә...
Зәңгәр утның салкын, тыныч төсеннән бүлмә һавасы җиләсләнеп калган сыман. Стеналар зәңгәр эңгергә буялган, бүлмә офыгы киңәеп киткән кебек.
Ул кырлы стакан аша миңа карый, гүя мине кисәкләргә тарката иде.
Зәңгәр ут нигәдер миңа кышкы төнне хәтерләтә.
Бер оеп, бер бөтерелеп, бии-бии кар ява. Динара кулымнан тоткан.
– Данияр, мин дә студент булгач, синең кебек җитди булырмынмы икән?
– Әйе.
– Мин нигәдер кызлар белән дуслашырга яратмыйм. Әни мине ирдәүкә ди.
Ул иелеп кар йомарлап ала, кызларча селтәнеп миңа ыргыта да, чыркылдап көлә-көлә, йөгереп китә. Кар... аклык... көлү. Ул, каеннар арасына кереп киткәндәй, очкалак карлар эчендә югала. Мин артыннан йөгерәм. Йөгерәм, әйтерсең үткәнемә, хәтер дөньясына кереп китәм.
Беренче кар... Аклык... Малахайлы малай. Тәрәзәләр... Ак абагалар...
Мин йөгерәм, йөгерәм. Кар эченнән чыгып Динара пәйда була.
– Нигә артка каласың, Данияр?..
Мин төнге кар балкышыннан битләре алсу янып торган кызның юеш чәчләренә иренемне тигезәм. «Сине түгел, хыялымны үптем...»
Исерткеч тойгыдан айный алмыйча сөйләнәм:
– Ак абагалар, беләсеңме? Абагалар.
Динара иңемнән тотып ала.
– Нәрсә булды, Данияр? Нинди абага? – Куркынган күзләре зур ачылган. Мин шунда исемә киләм. Үткәнем аңа аңлашылмый, куркыта... Ә аңлату кирәкме соң? Безнең арада билгесез, яшерен өмет, җанны алгысыта торган көттерү... Миңа аны өзмәскә кирәк... Хатирәләр...
Зеңгелдәп стакан ауды. Мин дерелдәп киттем. Динара өстәл яныннан торды да тәрәзә катына китте. Сәер чагыштыру – хатын-кыз гәүдәсе һәм архитектура... Озын халат киеп зәңгәр яктылык эчендә торган Динара төнге Сөембикә манарасына охшап киткәндәй булды...
Динара тәрәзәдән тышка караган килеш:
– Данияр, – диде (тавышыннан ук аның ниндидер җитди яңалык әйтәсен сизеп, тәрәзә янына килдем). – Мин китәм бит... Мәскәүгә, әзерлек курсына.
Сүзләренең чынлыгына, мәгънәсенә төшенмәгәндәй, мин кабат сорадым.
– Ничек?..
Күңелемдә күпме яшәгән, үзенең барлыгын искәртүе белән генә дә тормышымны тулыландырган җанның шулай кинәт югалачагына ышанасы килмәү мине әллә нишләтте... Үзем дә сизмәстән, Динараны кочаклап алдым да, тыелгысыз кайнарлык белән дымсу иреннәреннән, күзләреннән үбә башладым.
Динара кинәт тартылды, каударланып барып утны кабызды. Бүлмә эче кинәт яктырып, кечерәеп калды. Зәңгәр ут белән бергә бүлмәнең серлелеге дә югалды. Динара еш-еш сулыш ала, калку күкрәкләре куркынган кош кебек дерелди иде. Мин аның сорау тулы күзләренә карап бер сүз дә дәшмәдем. Гүя бу минутта әйтеләсе сүз әле уйлап табылмаган иде.
Мәхәббәт, бәлки сөйләшү барлыкка килгәнче үк тугандыр. Ихтимал, бу минутта без кешелекнең өнсез аңлаша алган сабый чагын кабатлаганбыздыр...
Үз бүлмәмә кайтуга мин җиңеләеп калдым. Калтырап, карандашка үрелдем. Күңел төбендә тыелып торган чишмәләр берьюлы бәреп чыкты. Ниндидер билгесезлектән иңгән көч мине үз кубызына уйната, шашындыра башлады. Төгәл штрихлар кәгазь битенә беренче буразналар булып сызылды. Ашыгам, кабаланам. Әле генә ярала башлаган сурәтләр берсен-берсе узалар. Кәгазьгә җәһәтрәк төшереп калырга кирәк, менә хәзер, шушы секундта чагылдырып калмасаң, ул бит бүтәнчә сурәт алачак. Шушы бәхетле халәтемне кем дә булса бүлдерә калса, белмим, нәрсә эшләр идем мин. Рәсем ясаган вакытта ниндидер көч сине әйдәп, билгеле бер ритмга буйсындырып тора.
Бераздан, кәгазьдәге фрагментларны тезеп куйдым. Үз-үзеңне мәҗбүр итмичә, илһам белән иҗат ителгән әсәрнең төгәллегенә шик-шөбһә буламыни? Рәсемнәрнең кайбер җирләрен төзәткәлим. (Давыллы яңгырдан соңгы тамчылар.) Хәзер боларны бер тукымага җыярга, киндергә күчерергә кирәк. Ә төсләр табу өчен көн яктысы кирәк. Буяуларга кояш нуры кушылса гына, төсләр бөтен аһәңенә яңгыраш таба. Бушанып, көчсез калып утырам. Мин бу картинамны җанымнан аердым. Ул хәзер үзенә аерым яшәячәк.
IV
Телеграмма якты көнемне чәлпәрәмә китерде. Деканның чакыртып алуы, аудиториядән ничек чыгып китүем – барысы да билгесезлек, газаплы өмет белән янган төш булып тоелды. Шомлы хәбәр җаныңны били дә, сине тирәлектән аера икән. Телеграммадагы сүзләр күзгә яшь булып төелә... «Әтиең каты чирли. Тизрәк кайтып җит».
Безнең гаиләгә беркайчан да кайгы килмәстер кебек иде. Мин үземне гадәти түгел дип, мәңге үзгәрмәс җан итеп тоя идем. Әти дә, әни дә гел яшь булырлар сыман иде.
...Кесәмдә телеграмма кыштырдый. Колак төбендә җил, җил, җил. Безнең өй каршында гына чирәмле тау. Олы юлдан борылгач, авылга шул таудан төшеп керәсең. Офыктан юлчы күренүгә, тәрәзәләрдән күзләр төбәлә.
– Ерактан киләме икән?
– Кемгәдер кунак кайта бугай?
Шәфәкъ нуры төшеп алланган тәрәзәдән әти карыйдыр шикелле. Өйалды караңгы, баз кебек. Ишекне ачарга җөрьәт итми торам. Ачып җибәрсәм, кайгы ташып чыгар да аяктан егар сыман. Ишекне кемдер ача. Балачактан таныш өй исе болганчыкланган, бүлмә тулы кеше. Тын гына юл бирәләр. Әткәй ятагы миннән ерагайганнан-ерагая бара кебек. Үзем атлыйм, ә һаман янына җитә алмыйм. Әти миңа күзләрен тутырып карады бугай.
– Әти!
Кычкырып җибәрәм дә, ястыкка сеңеп беткән күләгә кебек җиңел гәүдәне кочып алам. Ничек ябыккан, үзгәргән ул. Үлем белән тартышкан йөрәкне саклаган тән суырылып, саргаеп калган. Мине янәшәсендә итеп күрүгә, әти уянып киткәндәй булды. Кысылган яңаклары ничектер газаптан бушанды, күзләрендә өметле нур кабынды.
– У...ллым...
Күтәрелергә итенде. Мин аны тынычландырырга ашыктым. Тереклек җылысы китеп барган боз кебек кулын тотуга кайнарланып киттем.
– Улым, мин яшим әле... улым. – Әти һәр сүзен җөпләп әйтте. – Менә кара, улым. Мин әле яшим.
Әти миңа таянып күтәрелде дә, кулымны кыскан хәлдә, мине янәшәсеннән ияртеп чайкала-чайкала атлап китте. Кинәт йөрәген тотты, әллә нинди, ярсулы бер калтырау белән артка таба чүгә башлады. Мин әтине кочаклап алдым. Ястыкка илтеп салганда ул инде җансыз иде...
...Авылга кергәндә иң беренче булып йөз яшәр наратлар белән зират күренә. Иң әүвәл моннан үткән буыннарны сәламләп үтәсең. Авылдан чыгып ерак җирләргә киткән уңайда иң соңыннан зират белән хушлашасың.
Әни мине озата бара. Вокзалга кадәр барам әле, ди. Мин каршы килә алмыйм. Әткәй кабере турысында тукталып тын гына торабыз. Ни уйлый әни бу минутта? Узган гомерен дисбе тарткандай күңеленнән чигерәме?.. Әллә ялгыз киләчәген уйлыймы?..
– Үткән гомер – санаулы көн, – ди әни әкрен генә, каберлекнең тынычлыгын бозмыйм дигәндәй, – менә атаңның төп йортка китүенә дә биш тәүлек була, улым.
Кабер өстендә җирнең бөкресе сыман калкып торган кара туфрак, таш айлы язуны күтәргән килеш, хәтер кебек күпме торыр әле.
V
Казанга килеп төшкәч, ничектер югалып калдым. Үзеңне ялгыз, бәхетсез хис иткән чакта кемгәдер сыенасы, иркәләнәсе килә икән.
Кичке урам буйлап барам. Юкә исе, бизәкләп эшләнгән йортлар, яргаланып беткән иске тротуар...
Менә аның тәрәзәсе!
Утсыз.
Тын һәм серле.
Эчтән караңгылык аша саркып кына пәрдә бизәкләре күренә. Ачасы иде шул җиңел пәрдәләрне! Ут аласы иде таныш бүлмәгә! Шәһәр шавыннан бикләнеп, аның тезләренә башны куеп онытыласы, онытыласы, онытыласы иде... Мин шунда гына Айрүзәнең бу йорттан һәм минем дөньямнан бөтенләйгә китүен аңладым. Ихтыярсыз булып, ни уйларга белми басып торам. Ерак та түгел бер көтү малай-шалай уйный, шаулаша. Кайсыдыр йортта зеңгелдәп тәрәзә ачыла. Кемдер этен чакыра. Урамда гадәти җанлылык. Кемдер киткәнгә карап тирәлек үзгәрәмени, ә менә кешеләр... Бар да шул ук, ә минем дөньямның кояшы тотылган. Нидер җитми. Җан тарыга. Юк, мин үкенмим. Еллар үткән саен, бәлки ул минем күңелемдә кадерлеләнә барыр. Сагыну, юксыну мине рухи торгынлыктан коткарыр. Хәер, нигә соң әле мин монда дип килдем. Ул бит минем күзләрдәге кайгыны күрә алмас, барыбер юата алмас.
Уйнаучы малайлар төркеменнән берсе кинәт кычкырып җибәрде:
– Дөрес түгел, яңабаштан!
Мин, ялгыш, утка орынгандай, сискәнеп киттем. Бу төбәктән тизрәк китәсе, төнге урамнарда күмеләсем килде.
Кешеләр арасында вакытлыча онытылып, авыр тойгыларны эчкә йомып торырга була. Мин үзебезнең төзүчеләр институтының студентлар йортына киттем.
Биш катлы бина бөтен утларын кабындырган кораб сыман балкып тора. Тәрәзәләр. Киерелеп ачылган тәрәзәләр. Әнә, шуларның берсендә, сары яктылык эченнән урамга төбәлгән кыз – Лениза. Төсләр... аның торышы... әзер картина. «Уйчан кыз». Ачык тәрәзәсеннән Огинский полонезы ишетелә. Ул мине күреп алды. Кулын болгаганда чәчәк вазасын аудара язды. Мин вестибюльгә кергәндә, ул инде вахтер янында тора иде.
– О, отшельник килгән. Сирәк кунак. Әйдә, иң беренче миңа керәбез.
Әллә ничек, җан җылынып, җиңеләеп киттем.
Бүлмәсенә керү белән Лениза уйнаткычка икенче пластинка куйды. Дәртле, кызу көй бүлмә эчендә тантана итә башлады. Лениза минем телеграмма алып өйгә кайтып китүемне белсә дә, берни дә сорашмады. Сүз кузгатмады. Ул минем олы кайгымны сизә һәм гадәти мөгамәлә белән мине юатырга тырыша иде сыман.
Яссы такта өстендә керфек нәзеклеге генә сызыклардан торган сызым ята. Әле төгәлләнмәгән. Бүлмә интерьеры. Бу бит староста Нигъмәткә бирелгән өй эше! Димәк... Менә кем сыза икән аның өчен.
Лениза сызымны калька кәгазе белән каплады да, мәгънәле караш ташлап:
– Вакланма һәм күп белмә, – диде. – Стенага нинди көч белән килеп бәрелсәң, ул шулкадәр үк куәт белән сиңа кире бәрә... Хөрмәтле иптәш Данияр Асылов нәрсәдер үзгәртергә тели, көрәшә, имеш. Кайбер фәннәрдән укыту методикасы искергән, кимчелекләре бар, имеш. Хөрмәтле Бекс Әбҗәлилович урынына робот яисә магнитофон куярга тәкъдим итә. Лекцияләре ун ел элек язылган, яңалыгы юк, имеш. – Лениза артистларча интонация белән сөйләнә-сөйләнә ирәеп йөренә, мине үчекләргә тели, күрәсең. – Данияр иптәш тагын нәрсәләр эшли? Ә!.. Күмәк лекцияләргә йөрми, үзлегеннән хәзерләнә имеш. Һәм нәтиҗәдә нәрсәгә ирешә? Каты шелтә ала. Стипендиядән кала.
– Староста Нигъмәт тырышлыгы белән.
Лениза ишетмәмешкә салынып урындык артына ава төшеп утырды, һавалы поза, күзләрен кысып, бер ноктага төбәлгән хәлдә, күңеле белән сөйләшкәндәй уйланып торды һәм сүзне икенчегә борды:
– Ә сиңа күпләр кызыгадыр.
– Андый бәхетсезләр исәбенә син кермисеңдер бит?
Лениза елмаеп куйды.
– Юк, мин ярата алмас идем сине. Син әллә ничек, кешене читтә тотасың, ара калдырасың. Үзеңне күренмәс пәрдә эчеңә яшерәсең. Хатын-кыз шул пәрдәне ачарга теләп үртәлә-үртәлә ярата. Әгәр серлелегеңне югалтасың, ачыласың икән – идеал булудан туктыйсың.
– Синең идеал...
Әйтеп бетермәдем, Лениза аңлашыла дигән сыман кулын күтәреп мине бүлдерде.
– Иронияң уңышсыз, Данияр. Мин үзем өстен булырга яратам. Беләм, хатын-кыз йомшак күңелле, назлы булырга тиеш. Нигъмәтне мин бармак тирәли бөтереп йөртәм. Буйсындырудан рәхәт табам.
Лениза миңа якын ук килеп басты, галстугымны рәтләп куйды. Мин аңарда беренче мәртәбә хатын-кыз чалымнары күрдем. Сүз әйтергә өлгермәдем, ишек ачылып китте. Кулына кефир шешәләре, булкалар тоткан Нигъмәт күренүгә, Лениза усал тавыш белән:
– Чыгып тор. Ни... – диде.
Мин, уңайсызланып, ашыгып кына саубуллаштым да коридорга чыктым. Кухня ишеге төбендә торган Нигъмәт мине үз янына чакырып алды, коридор башына алып китте.
– Нәрсә, борыныңа ис кердеме? Кемгә каршы барасың тагын?! – диде дә, калтыранып, агарып калган йөзен ямьшәйтеп костюм якамнан эләктереп алды. Аның сузан-какча гәүдәсе эченнән суырылып чыккан ясалма тавышы мине әллә нишләтте. Бөтен дөньяга килгән ачуымнан йодрыгымны төйнәп, селтәнеп җибәрүемне сизми дә калдым. Нигъмәт чайкалып китте һәм коридор тәрәзәсенә барып бәрелде. Олы өлге коелып төште. Мин үз-үземне белештермим. Күзләр кайнарланды. Ишекләр берәм-берәм ачыла. Яңалыкка, көтелмәгән вакыйгага сусап укып яткан студентлар коридорны ялмап алды. Нигъмәт кулында кефир шешәсе. Селтәнә. Кемдер аны тотып ала. Вакыйга куерып китмәгәнгәме, күпләр кәефсезләнеп тарала да башлады.
Тулай торактан чыгып киттем. Якты урам киңлеге җанны кочып, иркенәйтеп җибәрде.
Күңелдә яшерен тантана. Әлеге хәлне бөтен тулылыгы, эзлеклелеге белән күз алдына китерә дә алмыйм. Кызулыктан барысы да буталган, чуалган. Кайда ялгышканмын? Хәтер җебе өзелеп китә, һәм тагын фикерләр бәйләнешен югалтам.
Тынычлана барган саен тәндә таркаулык сизәм. Әле генә тантана иткән җанны үкенү баса. Елыйсы килә. Күңелдә үле бушлык. Бернинди ачу, бунтарьлык калмый, ә бары кызгану кала. Аны һәм үземне кызгану.
Ничек соң әле, ихтыярыңны җуеп, кинәт дөрләп кабынасың? Тыелып калу, үзеңне авызлыклау мөмкин түгел идемени? Кешедә тирәннән күтәрелгән, каннан килгән кыргый ярсулык актарылып чыга да бөтен киртәләрне җимерә, ахры. Үз ирегең ярып чыга! Ул яшенле болыт кебек бер мизгел давыллап, үз кубызына уйнатып ала да, сүрелеп, сүнеп кала. Менә шул вакытта инде үзеңә кайтасың. Кануннар хөкемдар булып сиңа үз карарын чыгара.
Тротуар кырыенда йөз яшәр мәһабәт агач. Яфраклары җилдән шыбырдаша. Чынлыкта, һәр яфрак җилгә каршы бер ялгызы көрәшә. Ә читтән караганда тоташ бер агач тупланышы. Зәгыйфь яфраклар җил итәгенә ияреп өзелеп очалар. Уйласаң, бу бары сукыр стихия генә. Ә менә кеше... кеше үзендә «мин» барын ача. Хәтта үз-үзе белән дә гомер буе көрәшеп яши. Ә үсемлекләр тыныч, яшел төстә...
Мин кайтып кергәндә Гейдельберг кухняда нидер пешереп йөри иде. Мине күрүгә бөтен тәрәзәләре берьюлы ачылган өй кебек балкып китте, туктале, бер фокус күрсәтәм, дип, кесәсеннән нидер эзли башлады. Аңа кул гына селтәдем дә бүлмә ишеген ачтым. Ут алуга бүлмәм караңгы тирәнлеген югалтты, кысанланды, әллә ничек шыксыз, чит булып китте. Ни хикмәттер, колак төбендә теге малайның яңгыравыклы тавышы кабатланды: «Дөрес түгел, яңабаштан!..» Стеналардагы кайчандыр үзем ясаган картиналар бөтен төсләре белән каһкаһәләп көлә кебек. Гүя алар бу халәтем белән бөтенләй чагыштыргысыз, бәхетле мизгелнең шаһитлары иде, һәм хәзер алар миңа бөтенләй кирәксез, ят булып тоелдылар. Картиналарны берәм-берәм тартып төшердем дә, һич кызганусыз, үземнән үч алгандай ярсып, умыра-ерта башладым. Шулчак кемдер арттан каты куллары белән тотып алды.
– Җибәрмим, җибәрмим! – дип, Гейдельберг каты итеп кычкырды да мине тахтага селтәп аударды. Аның шулай гайрәтле тавышыннан кинәт бушанып, көчсез булып калдым.
– Хакың юк, хакың юк! – дип, Гейдельберг идәндә яткан рәсемнәрне җыя башлады. – Сиңа фортуна елмайган. Талант биргән. Ә син аны сүндерергә тырышасың. Без күбрәк үзебезне кешеләр алдында раслар өчен яшибез. Үзеңә-үзеңне расла һәм кешеләргә барлыгыңны расла, исбат ит. Иҗатың белән, әлбәттә. Шул вакытта сине танырлар һәм син үзеңне танырсың. Менә шундый гармоник тәңгәллек булмый икән, син ышанычыңны, ихтыяр көчеңне югалтачаксың. Күңелеңнән таркалачаксың... Үземнең бөтен фаҗигам шунда. Мин хәзер яшәүдән куркам. Үземнең каберем өстендә йөрим. Уйнаган булам, көләм, шаярам. Бу – минем шәүләм генә. Синең әле бөтенесе дә алда. Ләкин канәгатьләнмә. Соңгы аккорд ул беренче аккордның кайтавазы... Мин дә үземне кайчандыр талантлы дип тынычланып йөри идем...
Ул башын игән хәлдә бик озак утырды, әйтерсең ул бары тик үзе генә ишетә алган серле моң тәэсиренә бирелеп, онытылып утыра иде.
Бераздан ул башын күтәрде дә, кайгылы елмаеп (әйе, әйе, кеше кайсы чакта кайгылы елмая да):
– Кстати, минем хатыным татар кызы иде. Без Кырымда тордык. Күченгән вакытта юлда үлеп калды... – Ул шәм кабызды да, ишек катына барып, электр утын сүндерде. – Музыканы аңлый иде. Мин таянычымны югалттым. Кайсы чакта миңа пианино аның табуты сыман тоела. Ә кыллар тавышы аның йөрәк моңы сыман...
Карт музыкантның садә уйлары, күпләр кабул итә алмаган эчке дөньясы шушы бүлмәгә сыйгандыр. Бәлки, үзенең бәгырен ачып ташлар минутны озак көткәндер, андый кешене эзләгәндер. Кайчагында үзебез белән артык мавыгып, стена аша гына яшәгән кешене искәрмибез дә.
...Папкада әтинең еллар буе җыелган хатлар бәйләме. Һәр хатның почмагына ул гарәпчә берәр афоризм язган була һәм аска шуның тәрҗемәсен куя торган иде.
Таң атканда хатларның барысын да укып чыккан идем инде. Минем өчен әти яңадан терелде.
Көзге. Хәтерсез пыяла. Ул минем кичәге сурәтемне саклап кала алмаган. Йөземдә, карашымда эчке үзгәрешнең чагылышы, кичәгедән үзгәрәк сизелә. Мин көзгедәге үзем белән бәхәсләшәм:
– Вакыт чикләнгән. Яшәү ул – әкрен-әкрен үлә бару.
– Яшәү, димәк, әкрен-әкрен туа бару, үзеңнән соң да яшәр өчен...
– Гади, кечкенә кешенең китүе дөнья өчен сизеләмени?..
– Дөнья театрында бөек актерлар уйнар өчен сәхнәне иңендә тотучы меңнәрчә гадиләр кирәк.
VI
Кеше гомерендә борылышлар еш була. Кайсын алдан белеп, сизеп торасың. Ә кайчагында язмыш кинәт китереп суга, сизми дә каласың. Менә шул чагыңда инде кешеләргә никадәр бәйле икәнеңне тоясың.
Группа җыелышы язмышымны уртага салды. Булып үткән хәлне Нигъмәт сүрән генә сөйләп чыкты. Бу вакыйганы кузгатканга үкенгән сыман иде ул. Староста сүзен бетерүгә Мира Семеновна торып басты.
– Без, иптәшләр, группада ныклы дуслык, бердәмлек турында бик күп мәртәбәләр сөйләштек. Әмма бердәмлек бүгенге көндә күренми. Һәм болай барса булмаячак та. Ике елга якын уку дәверендә без өч кешебезне югалттык. Менә дүртенчесе күз алдыбызда. – Мира Семеновна миңа бармак белән төртеп күрсәтте дә, сөйләвен дәвам иттерде. Аның матурлыкка саран йөзе кызып киткән чакта шактый үзгәреп, балкып китә шикелле. – Әгәр һәрберебез олы җанлы, игътибарлы булсак, алар безнең арада булыр иде. Вакытында сизеп, тотып кала алган булыр идек... Коридорда, болай үзара гына сөйләшеп торганда, кайсыгыздыр шундый фикер ычкындырган иде: без – булачак иҗат кешеләре. Һәрберебезнең индивидуаль йөзе, үз стиле бар. Береңнең стиле икенчеңә охшамый, ә бу – бердәмлектә дә чагыла, имеш.
Аудитория буйлап җанлану, пышылдап сөйләшү китте. Мира Семеновна иронияле елмаеп башын селкеп торды да:
– Балакайлар! – дип сүзен янә башлады. – Сезнең «даһилык авыруы» үтәчәк. Әллә барыгыз да гүзәл архитектура ансамбльләре иҗат итәрбез дип өметләнәсезме? Кичерегез, турысын әйткәнем өчен, кайберләрегез бит калька аша әзер сызым төшерүче генә булып калачак. Шул «даһилык авыруын» җиңеп, бердәм гаилә булсагыз, һәр читкә тайпылучыны минем тән, минем яра дип кабул итсәгез, без бүген Данияр Асыловның тәртибен тикшереп тә утырмас идек. Мин Асыловтан киләчәктә менә дигән архитектор чыгар дип яңгыратып әйтә алмыйм. Әмма сәләте, фантазиясе, рәсемгә чослыгы бар аның. Нишлисең бит, бер начарлык эшләсәң, бөтен архивың кузгатыла. Сез беләсез: лекцияләргә йөрмәгән өчен ул каты шелтә алган. Укытучыны робот дип атаганы өчен, исемен әйтеп тормыйм, җыелышта шәхси мәсьәләсе каралган һәм тагын... иң фаҗигалесе – группа старостасына кул күтәргән. Бу хәлдән соң инде гафу үтенеп кенә калып булмый. Мондый студентның институтта калуын мин күз алдына да китерә алмыйм.
Аудитория дулкынланып алды. Мин аңарга күтәрелеп карый алмыйм, карашларын гына сизәм.
Лениза кулын селки-селки дәррәү урыныннан купты.
– Без Даниярның кылган эшләрен дә онытып бетермик әле, иптәшләр. Яңа районда төзеләчәк спорт сарае проектына үткәрелгән конкурста кем җиңеп чыкты – Данияр! Иң шәбе – аның эше иде. Институтта рәсем күргәзмәсен кем оештырды – Данияр! Гомумән, ул әйбәт кеше. Тик әйбәтлеген шәхес буларак күрсәтә генә белми.
Мин тәрәзәгә карадым. Биш катлы йорт түбәсендә кечкенә генә малай ак күгәрченнәр очыра. Читлеге янына баскан. Сокланып күзәтә. Парлы күгәрченнәр ак болыт астында әйләнәләр дә төшеп куналар. Берсе, читлеккә керергә теләмичә, кире очып китте. Малай аны шелтәләп таягын болгый... Их, хәзер шул малай булсаң иде.
«Граф» сүз алды.
– Мин сезнең белән килешмим, – диде ул Ленизага төбәлеп. – Дөрес, Данияр күргәзмә оештырды оештыруын, ә ни өчен дип уйлыйсыз? Үзенең рәсемнәрен күрсәтү өчен! Дөрес, рәсемнәре күпләргә ошады ошавын. Әмма, җитдирәк уйлап карасаң, аларда берни дә юк иде. Кая аларда бүгенге хезмәт кешесе? Ниндидер абстракт, мифик сюжетлы рәсемнәр җыелмасы шунда. – «Граф» берәр югары оешмада эшләргә исәп тотып йөри – җае чыккан саен кечкенә публика каршында чыгыш ясарга тырыша, ягъни сөйләү куәсенә массаж ясый, күнегүләр үткәрә иде. – ...Гомумән алганда, иптәш Асыловтан мин яхшы архитектор чыгар дип уйламыйм. Ул безнең бүгенге темпыбызны, мөмкинлегебезне, халык ихтыяҗларын исәпкә алмый, ә ниндидер абстракт корылмалар белән мавыга.
– Тәкъдимең? – дип, аны Мира Семеновна бүлдерде.
«Граф» бераз тотлыгып торды да:
– Тәкъдимем шул: мин сезнең белән килешәм, – диде.
Мин үземнең халәтемә җитди бәя бирә алмыйча торам. Әти үлгәннән соң миндә үз-үземә ышанмау, икеләнү туды. Институтта калыргамы, калмаскамы дигән уй һаман борчып йөри иде. Һәм менә көтелмәгән вакыйга...
Икенче көнне әйберләремне тиз-тиз генә җыйнадым да шәһәрдән китәргә ашыктым. Гейдельбергтан кала, беркем белән дә хушлашмадым. Күңелдә сәер ашкыну. Билгесезлек. Шәһәр дөньясында үз мохитемнән мин хыял иленә, бала чагыма китеп хозурлана идем. Хәзер инде үзгәргән, эзләре суынган үткәнемә кайткач, миңа шәһәр дөньясы хәтердә уелып калган төш булып тоелыр.
Үземне таратып ташларга, яңадан җыярга кирәк.
Үз күңелендә – иҗатыңда ирекле булу өчен, тормыш лабиринтларында адашмыйча, ялгышмыйча йөри белү кирәктер. «Тормыш – шаулап алга баручы поезд». Мин искәрмәстән, тамбурдан егылам. Минем урынны башка берәү алыр. Бу хәяттән бер кеше югалу әрнү тудырамы соң? Кояш керфек тә какмас. Кычкырасы килә. Юк! һич юк! Кешене кеше алыштыра алмый...
Авылда вакыт әкрен агачак. Бәлки, бу – үземне куып җитәр өчен чигенеп алудыр?
Билетымны күрсәтеп самолетлар торган мәйданчыкка чыгуга, кычкырган тавыш ишетеп, артыма борылдым. Динара... рәшәткәгә тотынган, чәчләре маңгаена таралып төшкән. Шау-шу, ыгы-зыгы, самолет тавышлары һәм Динара – бөтенесе бергә буталды, баш әйләнүдән егылып китмәс өчен таяныч эзләп чемоданнарны асфальтка куйдым. Динараның кызыл парчалы кимоносы бер мәлгә томан эчендә калды һәм, ачыклана төшеп, тагын үз хәленә кайтты. Каян белеп килде икән ул? Мөгаен, Гейдельберг әйткәндер.
Куллар – кулда. Арада – зәңгәр рәшәткә.
– Син нигә болай, Данияр?.. Хушлашмыйча да.
Динараның күзләрендә яшь. Никадәр өзелеп карый бу күзләр.
– Бер сүзен дә юкмыни, Данияр?
Арада – зәңгәр рәшәткә.
Мин бу минутта Динараның миңа кадерле, иң кирәкле кеше булуына төшендем, ләкин изге уйларымны аңлатуны бүтән вакытка, киләчәккә калдырырга кирәк иде.
– Сау бул, Динара!
– Данияр!..
Мин, күзләргә төелгән яшьне күрсәтмәс өчен, кырт борылдым да чемоданнарга таба киттем. Нинди мәгънә иде аның сораулы карашында: «Мин сине көтәрменме?.. Хуш мәңгегәме? Кал син мондамы?..»
Самолетка утырыр алдыннан артыма борылдым. Динара һаман шул төштә басын тора иде әле. Кулларны күрештереп баш очына күтәрдем. Динара күреп алды, рәшәткәләргә тотынып күчә-күчә кул болгады. Аяк очларына күтәрелеп ниндидер сүз әйтте. Әмма тавышы, зәгыйфь канатлы кош баласыдай, гомуми шау эчендә адашып калды, миңа җитә алмады.
Самолет күтәрелгән чакта күңелен белән әле җирдә каласың. Динараның бераз шаярып, бераз дулкынланып, ромашка таҗлары өзгән чагы искә төште. «Әйе... юк... әйе... юк». Шушы шигъри горефтә тормышның җитди бер чынбарлыгы чагыла сыман. Кеше үз гомеренә бирелгән кояшның нурларын ромашка таҗлары кебек әкренләп өзә килә, өзә килә. «Әйе» белән «юк» арасында талпына. Таҗ-нурлар өзелеп беткәч, чәчәкнең кызгылт-сары уртасы торып кала – баеган кояшы...
Самолет тәрәзәсенә ябышып калган алма төше шәһәр макеты өстеннән шуыша.
Әнә самолет күләгәсе Идел өстендә очкан акчарлаклар канатына күгелҗем төс сирпеп үтте.
Хуш, шәһәр! Син – минем йөрәгемдә. Шау-шуың белән. Кешеләрең белән. Акылың-фикерең белән. Алда – бер этажлы, куены ачык авыл...
ДӘВАМЫ БАР...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев