Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
24 сентября 2020 - 10:04
СӘЛӘТКӘ – НУР, ЯЗУЧЫГА ИЛҺАМ
«Бүгенге заман татар баласы нинди идея-фикерләр белән яши?» дигән сорауга җавап табасыгыз килсә, аларның иҗаты белән танышырга ашыгыгыз. Без таныштык һәм ышанып әйтә алабыз: алар яктылыкка, матурлыкка омтыла, үз уйларын образларга һәм чагыштыруларга төрә, чынбарлыкны хыяллары белән бизи. «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесенең өстенлеге дә шулдыр инде ул – сүзләренә карап, катнашучыларның шәхесен аңлап була. Быел исә безгә «Сәләт» аланына барып, аларның үзләре белән танышу бәхете дә тәтеде. -
21 сентября 2020 - 09:23
ТУКАЙ ҺӘМ РЕКЛАМА
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) иҗаты үзе исән вакытта ук популярлык казана, яратып укыла, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә яңгырый. Аның әсәрләрен эпиграф итеп алалар, фотоларын бастыралар. Бу Тукай иҗатына ясалган рекламаның бер төре буларак та кулланылган, шигырьләрдән алынган өзекләр, шагыйрьнең фотосурәте халык арасында таралган. -
17 сентября 2020 - 11:57
ИМАМ БЕЛЯЕВ ҺӘМ ФИН ТАТАРЛАРЫ
Фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев – татар дөньясында танылган шәхес. Финляндиянең ислам җәмгыятенә имам итеп билгеләнгәндә, аңа 26 яшь кенә була әле. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында туып үскән егет Мәскәүдә дини белем алганнан соң, тормышын дәгъват юлы белән тыгыз бәйләргә карар кыла. -
14 сентября 2020 - 12:52
ПАНДЕМИЯДӘН СОҢ “УСАЛЛАНГАН” КАМАЛ ТЕАТРЫ
Коронавирус пандемиясеннән соң, Галиәсгар Камал театрының беренче куйган спектакле – усал комедия, “Өйләнәм.tat” булды. Афишада күргәнче үк әлеге комедиянең чыгачагын ишеткәнгә, премьера күптәннән күңелне кытыклый иде – нәрсә күрсәтерләр? -
10 сентября 2020 - 12:29
МИЛЛИ БАЙЛЫК КОЛЛЕКЦИЯСЕ
ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» саклана. Әлеге коллекциядә мөһаҗирлектә татарлар тарафыннан язылган, нәшер ителгән китаплар, журналлар, документлар, фотосурәтләр саклана. -
8 сентября 2020 - 10:38
КАЗАНДА ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ЗУР ЭКСПОЗИЦИЯ АЧЫЛДЫ
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы уңаеннан республиканың иң зур музеенда масштаблы яңа экспозиция төзелде. -
5 сентября 2020 - 13:20
ИКЕ КАНАТЛЫ КӨНЧЕ «КОРТ»
Пандемия безнең тормышка килеп кергәннән бирле, театр ишекләренең кайсы якка ачылганын оныта башлагангамы, кичә Кариев театры бинасы каршында озак кына басып тордым. Ни дисәң дә, театрның 33 сезонына – “Корт” спектакленә дип әзерләнеп килдем бит. Спектакльнең фәлсәфи комедия икәнен белгәч, кәеф күтәреләчәгенә ышанган идем. Ләкин театрлы кичем күз яшьләрсез дә узмады. Анысы турында соңрак... -
2 сентября 2020 - 09:36
ТЯК: АЛГЫ САФТА - ВЕТЕРАННАР!
2020 елның 2 сентябрендә тарихта утызынчы мәртәбә Татар яшьләре көннәре (ТЯК) ачыла. Әлеге вакыйганың чараларына Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты яшьтәше булган Татар яшьләре көннәренең ветераннары да чакырулы. Данлыклы көннәргә нигез салучылар һәм катнашучылар – туксанынчы еллар татар яшьләр хәрәкәте активистлары. Кемнәр соң алар? -
1 сентября 2020 - 10:03
АЙГӨЛ ГАЛИУЛЛИНА: «ТӨРКИЯДӘ ТАТАР ТАРИХЫ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУ ЗУР»
Айгөл Галиуллина, Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ике ел эшләгәч, Төркиядә актерлык эшчәнлеген дәвам итүче актриса. Анда «Син – минем Ватаным» һәм башка сериалларда уйный. Шулай ук Төркия каналларындагы рекламаларга төшә. Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дә катнашты ул. Фестивальдә конкурстан тыш Төркиянең «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы тәкъдим ителде. Төрек режиссеры Әмир Аксай төшергән фильмда алып баручы ролен Айгөл Галиуллина башкара. Булдыра татар кызы! «Идел» журналы өчен махсус аралаштык без аның белән. -
31 августа 2020 - 13:42
ҺӘРКЕМДӘ ГАЛӘМ КҮРӘ УЛ
«Дөресен әйтимме? Мин әле һаман да үземне эзлим. Әкрен адымнар белән алга барам. Дизайнерлык эше дә шул адымнарның берсе генә дип уйлыйм. Гомерем буе шулай эзләнүдә булырмын кебек. Финиш сызыгы берәр күренерме икән, белмим...» Модельер, дизайнер-рәссам, мөселман киемнәре халыкара конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган Наҗия Галимова сүзен шулай башлады. -
28 августа 2020 - 11:02
«РУБИН»ДА МӨГЕЗЛЕ КУЯННАР УЙНЫЙ!
Бар икән күрәселәребез, Ходаем. Элек, без бәләкәй чакларда, аюларны, муеннарыннан чылбыр белән бәйләп, авылдан авылга сөйрәп йөртәләр иде. Аю биетеп кеше көлдерәләр. Хәзер... Хәзер җәһәннәм астындагы илләрдән долларлардан ишелгән арканнар белән футболчыларны тартып китерәләр. Янәсе, спорт сөюченең күңелен ачтырабыз. -
27 августа 2020 - 09:28
НӘФИСӘ ХӘЙРУЛЛИНА: «МӘСКӘҮНЕ ЯРАТЫРГА ӨЛГЕРДЕМ»
Татарның күз явын алырдай иң чибәр кызларыннан берсе берничә ел элек Мәскәүгә күчеп китте. Соңгы араларда аның татар матбугатында әңгәмәләре әллә ни күренми. Сәбәбе – беркатлы сораулар һәм шәхси тормыш турында сөйлисе килмәү. «Идел» журналына исә искәрмә ясады. Бездә кунакта – Нәфисә Хәйруллина. -
25 августа 2020 - 08:59
ТУФАН МИҢНУЛЛИН ХАТЛАРЫ
Әй, узган гомерләр!.. Туфан Миңнуллинның миңа хатлар яза башлавына да 40 ел үткән. Үзе бер кеше гомере... -
24 августа 2020 - 09:47
ИМАНЛЫ АВЫЛ – НЫК АВЫЛ
Республиканың иң дәрәҗәле дин әһелләреннән берсе, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев авылда гомер итә. Ул яши торган Балтач районындагы Бөрбаш авылы – Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә иң төзек, иң матур, иң тырыш авылларның берсе. Әлбәттә, дин һәм авыл яшәеше арасында ниндидер элемтә булырга тиеш. Бу мәсьәләдә абруйлы кешедән абруйлы фикер ишетү – күпләргә үрнәк тә, сабак та, гыйбрәт тә булыр иде. -
20 августа 2020 - 10:00
АТЛАНТИК ОКЕАН ӨСТЕНДӘ ТАТАР МОҢЫ
«Азатлык» радиосы журналисты Наил Аланның арабыздан киткәненә ике ел. Итагатьле, фикерле милләттәшебезне искә алабыз. «Идел» журналында басылып чыккан язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.