Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 августа 2020 - 10:14
МӨҺАҖИР АРАТ ЯЗМЫШЫ
Язмыш туган туфрагыннан йолкып алса да, җиде ят җирдә дә үз кыйбласын табарга тырыша адәм баласы. Отыры үҗәтләнебрәк яшәргә омтыла. Шундыйлар арасында татар язмышлары бигрәк тә аерылып тора төсле. Гыйлемгә, хөрлеккә сусаган милләттәшләргә тәвәкәллек, тырышлык сыйфаты аеруча хас. Чит мәмләкәтләрдә тарихи шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, миллилеген югалтмаганнар бигрәк тә игътибарга лаек. -
14 августа 2020 - 08:57
«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНМӘГӘНЕМӘ ҮКЕНӘМ»
Бер чечен юлында икенчесен очраткач һәрчак: «Йортыңда иминме? Барысы да исән-саумы, авырмыйлармы?» – дип сорый. Хушлашканда исә: «Минем ярдәм кирәк түгелме?» – дип кызыксына. Яшьләр дә өлкәннәрне күргәч, беренче эш итеп ярдәм тәкъдим итә, аларны кечкенәдән шулай тәрбиялиләр. Авыл халкы берәр эшкә тотынса, күрше-күлән чакырганны көтеп тормый, булышырга кереп җитә. Ярдәмләшеп яшәү, авыр чакта бер-береңә терәк булу аларның канында. -
11 августа 2020 - 08:30
«МИН – СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГРАЖДАНИНЫ»
Кореялеләр – хезмәт сөючән, тырыш халык. Эре компанияләрдә эш вакыты ундүрт сәгатьтән артса да, зарланучы юк. Алар кунакчыл да, тик зур шәһәрләрдә яшәүчеләр сирәк елмая, ачылып сөйләшми. Араларына эләккәч, үзеңне берәрсенең дошманы итеп тә сизәргә мөмкинсең. Кеше күп җыелган урында, әйтик, җәмәгать транспортына кергәндә терсәк белән этеп җибәрүләре шулай ук гадәти күренеш. Шунда ялгыш өлкән яшьтәге хатын-кызга төртсәк, хәлең шәптән булмаячак. Кореялеләр көнгә өч мәртәбә – иртән, көндез, кич дөге ашасалар да аннан ялыкмыйлар. Тагын бер үз иткән ризыклары – эт ите. Моның өчен алар махсус токымлы маэмайлар үрчетәләр... -
7 августа 2020 - 11:23
«БӘХЕТ ТӨСЕ БЕЛӘН ЯЗАМ!»
Вреж Киракосян – Казанда яшәп иҗат итүче 36 яшьлек рәссам. Ул сәламәтлеге бик чикле булган шәхес, әмма аның картиналарын гына күргәннәр үзен, һич тә сәламәтлеге буенча зур проблемаларга ия булган, кылкаләмне кулына көч хәл белән тотып кына яза торган рәссам итеп күз алдына китермәсләр кебек. Чөнки Врежның картиналары теләсә кемнең күңелен күтәрә алырлык матурлыкта! -
5 августа 2020 - 12:24
«МИНЕМ БАБАМ – ИЛҺАМ ШАКИРОВ!»
Мин үз гомеремдә ике тапкыр мәктәптән ачы күз яшьләре белән елап кайттым. Хәзер миңа унсигез яшь, ләкин башлангыч белем алган элеккеге мәктәптә үз башымнан кичергән күңелсезлекләрне искә төшергәч, әле һаман да үземне алсу тасма белән үрелгән чәчле кыз итеп күзалдыма китереп, бөтен тәнемнән ток узган кебек була. -
3 августа 2020 - 11:32
ЮЛ БИРСЕННӘР ЯШЬЛӘРГӘ!
«Мин дә кошлар нәселеннән», «Син үзгәрә аласың», «Лилияләр», «Утрау» һ.б. җырлар башкаручы Лилия Хәйруллинаны үзенчәлекле образлары, җырлау стиле татар эстрадасында популяр итте. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллин кызы – Лилия белән заманча музыка һәм аның «яшәүгә» хаклымы-юкмы икәне турында сүз куерттык. – Татар җырына яңарак төсмерләр өстәргә теләүчеләргә нәрсә комачаулый? – Бездә бөтен кешегә дә ошый торган стандарт стиль бар. Артистлар ул юнәлештән тайпылырга курка, чөнки башкалары аның хәтле акча китерми. Ләкин замана үзгәрә. Менә миңа кызык: хәзерге мәктәп укучылары, аеруча шәһәр яшьләре, татарча музыка тыңлый микән? Һәм алар мохтаҗ булган музыкаль чимал бармы безнең татар эстрадасында? Теләгем шул: тәнкыйтьләмәсеннәр, яшьләргә юл бирсеннәр! Алар өчен фестивальләр үткәрелсен! Яшьләрчә музыкага артык тәнкыйди карашны аңламыйм, ни өчен ул булмаска тиеш? Үзем заманча да, халыкчан җырлар да башкарам: төрлелек кирәк безгә. Моң беркая да югалмаячак. Яшьләргә сәхнәгә чыгар өчен акчасыз булмый. Заманча фестивальләр этәргеч ролен үти ала бит. Ярый әле интернет бар, чөнки «форматка сыешмаганнар»ны радиога да, телевидениега да кертмиләр. Яшьләргә дә зуррак мәйдан кирәк! -
27 июля 2020 - 10:21
МӨҺАҖИР КАРЛЫГАННАР
Язмамны тәмамлап килгәндә генә, авылда Русиядән карлыган белән бергә килгән ниндидер чәчәкләр дә үскәнен әйттеләр. Анысын башка вакыт язармын, насыйп булса... -
27 июля 2020 - 09:30
АВЫЛ ТУРИЗМЫНА ӨМЕТ БАРМЫ?
Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерү турында күп һәм еш ишетергә туры килә. Бу юнәлештә шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Ни кызганыч, аларның күбесе турында халык, җирле җитәкчелек кенә белми, туристлык оешмалары да хәбәрдар түгел диярлек... -
24 июля 2020 - 10:43
ТАТАР ТАБЫНЫНДА ТӨРКИ ДАЛА СУЛЫШЫ
«Башта –тәгам, аннан – кәлам». Борынгы бабаларыбыз шулай дигән. Башта тамакны туйдыру, аннан соң рухны кайгырту дөрес була. (Кәлам – бу урында «сүз», аралашу, белем алу мәгънәсендә.) Һәр халыкның яшәү фәлсәфәсе төрлечә, һәркайсының менталитеты үзгә. Гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне заманчалык һәм дөньяны колачлап бара торган глобальләшү генә тоныкландыра алмый. Ризык хәстәрләү һәм туклану әдәбе гасырлардан гасырларга сакланып килә, үсә, төрлеләнә. Моннан бер гасыр элек татар табынын тулыландырып торган кайбер тәгамнәр бүгенге көндә дә кызыклы, тансык булып кала бирә. -
22 июля 2020 - 13:43
РӨСТӘМ СҮЛТИ: «МЕНӘ БҮГЕН КАЙТТЫМ!»
Рөстəм Сүлти исеме күплəргə, шул исəптəн миңа да, балачактан, үсмерлек чорыннан таныш, чөнки Салават Фəтхетдинов башкаруындагы популяр «Бер егет гармун сайлый» җыры безнең күңелне җилкетеп, дөресен генə əйткəндə, колактан тартып үстерде. Казанга укырга килгəч тə, Рөстəм Сүлти турында күп сүзлəр ишетергə туры килде. «Шундый танылган шагыйрь бар...», «Хəзер Төркиядə яши...» һ.б. Ни өчен чит илдə? Нигə кайтып күренгəне юк? Ник китаплары чыкмый? Нинди кеше ул?.. ише сораулар күңелне бимазалый. Нишлисең, халкыбыз: «Кайда гына йөрми, нилəр күрми ир-егеткəй белəн ат башы...», – ди бит. -
16 июля 2020 - 11:08
«РӘССАМНАР БАРЫСЫ ДА МОГҖИЗАГА ЫШАНА»
Рәссам Альберт Шинибаев Казанга килгәнче дә үз һөнәренә таба уңай нәтиҗәләр белән барган. Тик кечкенә чакта, «үскәч, рәссам булырмын» дип һич тә уйлап карамаган. Бүгенге көндә ул инде өметле иҗатлы рәссам. 2010 елда Казанда узган «Графика» республика күргәзмәсендә, Самарада үткәрелгән яшь рәссамнарның Халыкара күргәзмә-бәйгесендә, «Artbus» республика яшьләр проектында, 2013 елда «Сәяхәт-вояж», «Иҗаттагы тәүге адымнар» күргәзмәсендә, «Минем Ватаным – Татарстан» төбәкара күргәзмәсендә, «Зур Идел»дә һәм башка мәдәни чараларда да катнашкан. 2018 елны исә Казанның Халыклар дуслыгы йортында аның «Дала тарихлары» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Һәм тамашачыларның югары бәяләмәләренә лаек булды. -
14 июля 2020 - 10:36
ИБРАҺИМОВ МИРАСЫ
Томнар, аларга тупланган материаллар, Г. Ибраһимовның әдәби-тарихи һәм тәнкыйди, нәзари мирасы хакында бик күп сөйләргә мөмкин. Әмма бер нәрсә ачык: бу мирасны тулысынча аңлау һәм бәяләү өчен – аны белү зарур! Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерләгән унбиш томлык академик басма безгә менә шундый мөмкинлек бүләк итә. Моның өчен аларга рәхмәттән башка сүз юк. -
9 июля 2020 - 11:01
СЫНЧЫ ФӘНИЛ
Фәнил Вәлиуллин – Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының скульптура бүлеген, В.И. Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтының Казан филиалын бик уңышлы тәмамлаган талантлы сынчы. «Казан-арт» ширкәте директоры һәм үз эшчәнлеге белән Татарстанда һәм инде башка төбәкләрдә дә шактый танылган иҗатчы. -
8 июля 2020 - 18:02
«ӘНИ ҖЫРЧЫ БУЛУЫМНЫ ТЕЛӘДЕ»
Мәшһүр җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның бердәнбер кызы Камилә Гыйззәтуллина белән ул эшләгән 5 нче лицей каршындагы 26 нчы музыка мәктәбендә күрештек. Ул вакытта вирус афәте турында сүзләр генә йөри иде әле... -
2 июля 2020 - 10:20
МОДАДА - МИЛЛИ БИЗӘКЛӘР!
Бүгенге көндә Татарстанда халык сәнгате традицияләре яңарыш кичерә. Халык осталары электән килгән формаларны һәм милли нәкышле традицион алымнарны кулланып, хәзерге көнкүреш һәм иҗат зәвыгына туры килә торган сәнгать әсәрләре тудыра, кемдер бу өлкәдә үз эшен дә ачып җибәрә.