Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 мая 2020 - 13:55
Михаил Черепанов: «Сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип тану безгә – исәннәргә кирәк»
Михаил Валерьевич Черепанов – 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Хәрби тарих академиясенең мөхбир әгъзасы. Татарстанның егерме сигез томлык Хәтер китабы»н, унтугыз томлык «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге» китабын, Татарстанның электрон «Хәтер китабы»н булдырган кешеләрнең берсе. Студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча алтмышлап экспедициядә катнашкан. «Татарстан – Ватанга» виртуаль музей экспозициясе авторы. -
7 мая 2020 - 12:39
ГАЗИНУР БАТЫР
...Моннан 76 ел элек – 1944 елның 14 гыйнварында (үзенә 31 яшь тулганның икенче көнендә!) – үлемсезлеккә атлаган Газинур Гафиятуллин турында Габдрахман Әпсәләмов «Газинур» романын (1950) иҗат итеп, аның искитмәле батырлыгына һәм рухи матурлыгына сүзләрдән һәйкәл койган- куйган иде... -
2 мая 2020 - 10:18
ХАНЫМНАР
Әдәбият һәм популяр сериаллар төрек хатын-кызларының чибәрлеген һәм серлелеген бар дөньяга танытты. Өстәвенә, төрек бичәләре турында хис-тойгыларын безнең туристлар социаль челтәрләрдә уртаклаша, «солтан җире»нә килен булып төшкән үз кызларыбыз да мәгълүматтан өзми. Һәркем төрек хатын-кызларын үзенчә күрә! -
28 апреля 2020 - 08:33
Эмиль Талиповның сөйкемле сөяге
Журнал битләрендә мөлаем елмаеп торучы әлеге егетне татар яшьләре арасында белмәүчеләр сирәктер. Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов татар сәхнәсендә үз кеше, спектакльләрдән тыш, без аны төрле әдәби-музыкаль кичәләрдә шигырь сөйләүче, алып баручы, пародия остасы буларак та еш күрәбез. Аны бигрәк тә кыз-кыркын үз итә. Эмильнең сөйкемле сөяге аларга уңай тәэсир итә күрәсең... -
20 апреля 2020 - 16:45
“...Күз йомалар яхшыма”
Тукай премиясенә кандидат Зөфәр Рәмиевнең Лена Гайнановага җавабы -
20 апреля 2020 - 11:15
ГОМЕРЛЕ ГОМӘР БӘШИРОВ
Мин – Гомәр Бәшировның «Сиваш»ын, «Намус»ын, «Җидегән чишмә»сен һәм «Туган ягым – яшел бишек» әсәрен укып, «Җидегән чишмә» җырын (Сара Садыйкова көе) тыңлап үскән буынның бер вәкиле. Үз заманында гаять популяр булган бу әсәрләр күпләргә тормыш сукмагыннан атлап китәргә, уңга-сулга тайпылмыйча, алга барырга зур этәргеч биргәндер, дип уйлыйм... -
15 апреля 2020 - 20:34
Шау-шу уяткан фильм турында фикерләр
"Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында төрле фикерләр яңгырады һәм бу көннәрдә тагын да яңгырар кебек әле... -
13 апреля 2020 - 12:08
БҮГЕНГЕ АЛТАЙ. БОРЫНГЫ ВАТАН
«Минем Ватан – гаиләм, туганнарым яшәгән нәни бер почмак», – дип әйтергә адәм баласын нәрсә этәрә? Татар өчен бу төшенчә Көнчыгышта «Татар бугазы»ннан башланып, Көнбатышта Атлантик океан яр буена кадәр сузылган араны колачларга тиеш түгелме? Әллә инде бу – үткәннәрнең данлы һәм дәһшәтле тарихы эйфориясеннән айный алмаган беркатлылыкмы? -
9 апреля 2020 - 09:54
Дәрәҗәле зәркән остасы
Ювелир Рәвкат Мөхәммәтшин белән әңгәмә. -
6 апреля 2020 - 08:37
ЯШЬЛӘР ТАВЫШЫ
"Калеб" яңа буын җыенының "ХI гасыр тавышы" аудиоҗыентыгын тыңладыгызмы әле? Яшьләр аны көзен Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында тәкъдим дә иткән иде. -
2 апреля 2020 - 15:56
ЗӨФӘР РӘМИЕВ: “Бөекләребезнең аяк чолгавын урау-сүтүе белән мавыгырга кирәкми”
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 2020 елгы кандидатлар исемлегендә Тукайның үзен, аның иҗатын һәм тормыш юлын кырык елдан артык фәнни яктан өйрәнгән, мирасын халкыбызга кайтарып бирүдә тугры хезмәт иткән зур галимнәребезнең берсе – Зөфәр Рәмиев тә бар. Укучы игътибарына галим белән әңгәмә тәкъдим итәбез. -
2 апреля 2020 - 08:05
МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: «Татар бүген үксез, ятим бала хәлендә: нәселе һәм мирасы бар, әмма ул аны белми»
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстанның иң яшь мөфтие буларак танылды. Татарстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп ул 28 яшендә билгеләнде. Республика мөселманнарының дини лидеры җиде ел дәвамында Русиядә генә түгел, чит ил дин әһелләре арасында да үзенең белеме, ихласлыгы, оештыра белү сәләте белән дан казанды. -
30 марта 2020 - 07:41
Сумалалы иҗат
Ильвина Нуруллина – Казан (Идел буе) федераль университетының интерьер дизайны факультеты студенты. Укудан буш вакытларында исә ул башкаларны иҗат итәргә илһамландыра һәм үзенчәлекле иҗат дәресләре алып бара. Аның студиясе диварларында төрле картиналар эленеп тора һәм алар бик тә үзгә. Киндерләргә язылган картиналар түгел. -
26 марта 2020 - 09:52
Рабит Батулла: "Хатын-кызны гел зурлап яздым"
Архивтагы иң матур һәм эчтәлекле әңгәмәләребезнең берсе белән бүлешәбез. Рабит Батулла белән хатын-кызлар турында әңгәмә... -
23 марта 2020 - 13:30
Дөньяны сәләтлеләр үзгәртә
«Идел»дә кунакта – хокук белгече Әнәс Нуриев. Яшь булуына да карамастан, юриспруденция өлкәсендә Алтмыштан артык фәнни хезмәт, мәкаләләр авторы. Белемен дә даими камилләштереп тора, һәрьяклап үсештә. Соңгы арада хезмәтләре чит ил журналларында да дөнья күрә башлады. «башкачаб улмый, замана белән бергә атларга кирәк, хәзерге фәннең таләпләре шундый», – ди ул үзе.