Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
29 июня 2020 - 11:32
«ТУКАЙ МУЗЕЕ - ГАДӘТИ ГЕНӘ ЭШ УРЫНЫ ТҮГЕЛ»
1986 елның 11 июнендә ТРның берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак, Тукай әдәби музее ачыла. Димәк, июнь аенда аның туган көне дә билгеләп үтелә. Бу уңайдан укучы игътибарына Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Габдулла Тукай әдәби музееның директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. -
26 июня 2020 - 09:35
ТАТАР ЯЗУЫНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШЫ
Язу – билгеләр җыелмасы гына, телнең һәм ул телне кулланучыларның шушы аралашу коралына мөнәсәбәте нинди – иң мөһим мәсьәлә әнә шунда... -
22 июня 2020 - 12:56
«КАРА ГЕНЕРАЛ» ДАЯН МУРЗИН
Дөнья яралганнан бирле сугыш ул – вәхшилек, үлем, югалтулар, бәхетсезлек. Хәтта ки беркайчан да күтәрелеп бәрелми торган иманлы бәндәләр дә сугышның мантыйксызлыгына, Хак Тәгаләнең явыз көчләрне ни дәрәҗәдә ирекле кылуына кайвакыт гаҗәпләнә. Ләкин Раббыбыз сугыш чорының хәерле тәкъдир могҗизаларын да күрсәтә. Шундый могҗизалар ки – шаһитләр, документлар табылмаса, аларга ышануы да кыен булыр иде. Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышы могҗизаларының берсе – татар егете Даян Мурзин. -
18 июня 2020 - 12:34
ИЛЬЯС КАМАЛ: «КҮҢЕЛ ТАТАРЛАР ЯНЫНА ТАРТЫЛДЫ»
Ильяс Камал Санкт-Петербург каласында туып үсә. Музыкага мәхәббәте Дунаев исемендәге җыр һәм бию ансамбле оркестрына йөргәндә уяна. Төньяк башкаласы тар тоела Ильяска: татар җанлы гаиләдә үскәнгә, күңеле татарлар янына тартыла. Беренче тапкыр Казанны 2005 елда Сара Садыкова исемендәге конкурска килгәндә күрә ул, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова белән таныша. Күренекле музыкант виолончель классында укучы егетне Казан музыка училищесына укырга чакыра. Шулай итеп, Казанга юл тота егет. -
11 июня 2020 - 08:43
Милли музей фондыннан: утызынчы еллар
ТАССР тарихында каршылыклы егерменче еллар азагы – утызынчы еллар аерым урын алып тора. -
8 июня 2020 - 10:33
Әти кызлары
Г.Тукай бүләге әһеле (2005 ел) Шамил Камил улы Шәрифуллинга быел 70 яшь тулар иде. Аның күренекле талант иясе генә түгел, ә искиткеч әти һәм гаҗәеп кеше булуы турында кызлары хәтер яңартты. -
4 июня 2020 - 13:07
АУРУПАЛЫ ГӨЛНАЗ
Гөлназ туташ белән язның беренче көннәрендә әңгәмә кордык. Ул Аурупа күләмендәге яңа фәнни проектка материал җыяр өчен Казанга кайткан иде. Гөлназ Рифкать кызы Сибгатуллина – Аурупа һәм дөньяда танылып килә торган лингвист һәм исламиятчеләребезнең берсе. Татар, рус, инглиз, алман, һолланд телләрен камил белүдән тыш, гарәп, фарсы, төрек һәм госманлы, телләрен дә өйрәнгән. -
1 июня 2020 - 10:10
Булат Сөләйманов балыклары
Аның Себердән үк алып килгән күчтәнәч балыкларын миңа да байтак татып карарга туры килде. Миңа да, дим... Чөнки үтә кунакчыл Булат Сөләймановның затлыдан-затлы балыкларын аның Казандагы чордаш каләмдәшләре һәм дуслары Рөстәм Мингалим белән Марсель Галиевнең дә, Ризван Хәмид белән Ркаил Зәйдулланың да, Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтнең дә, Тәүфикъ Әйди белән Батулланың да күп мәртәбә авыз иткәнен беләм. -
28 мая 2020 - 10:27
Уннан бер өлеше сабырлык, калганы...
Каллиграфия - хөснел хат төрле чорларны, милләтләрне, буыннарны бер-берсенә бәйләгән гаҗәп бер сәнгать төре. Татарстанда без аны иң беренче чиратта гадәти татар шамаилләре аша күз алдына китерәбез. Күзгә еш чалынмаган башка үрнәкләре - кул белән күчерелгән, бизәлгән дини китаплар зур мирас буларак китапханәләрдә, музейларда саклана. Аларны күргәннәр бүгенге заман типография машиналары ярдәмендә бастырылган китаплардан ким язылмаганын күреп шакката. Төркиядә исә гарәп каллиграфиясенең күп төрле стильләренә таянып башкарылган язулар бигрәк тә тарихи мәчетләрдә, төрбәләрдә еш очрый. Һәм алар арасында да татар хаттатлары эшләрен очратырга мөмкин. Татарстан һәм Төркия арасындагы мәдәни багланышлар хаттат сәнгате аша хәзер дә дәвам итә. -
25 мая 2020 - 12:46
Ә СИН ҮЗ "КАРУРМАН"ЫҢДА КЕМ?
Мин бу спектакльне озак көттем. Хәтта ул барлыкка килгәнче үк. Күптән бала тәннәрен чыгарган һәм шул халәтне спектакль буе дәвам итә алган чарада булган юк иде. Каз тәненә күмелеп утырдым. Антракт вакытында да урынымнан селкенә алмадым... -
21 мая 2020 - 11:29
«Яшәгәндә һәрнәрсә өчен түләргә кирәк»
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрестән дә шулай! Идел Кыямов та «Татарстан» телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләргә дә, «Добрый день, Татарстан!» тапшыруын алып барырга да, төрле чараларда катнашырга да, кино һәм спектакльләрдә уйнарга да, татар классикларының шигырьләрен аудиоформатта яздырырга да өлгерә. -
18 мая 2020 - 09:57
Эшсөярләр
Ир солтаны нинди була? Аның билгеле бер таләпләре бармы? Ничек танырга? Арчада әнә шул исемдәге бәйге үткәрелә дигәч, сорауларыма җавап табу максатыннан, Казан артына юл тоттым. Геройларым – Арча мәдәният идарәсе үткәргән «Ир солтаны» бәйгесе җиңүчеләре – Ханәфи Гарәфиев, Рәис Шәкүров һәм Әхтәм Әхмәтовлар. -
15 мая 2020 - 08:34
Сәхнә артында узган балачак
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә театр белән бәйле була. Чөнки театр алар өчен икенче йортка әйләнә. Без дә Г.Камал исемендәге академия театры артистларының ул-кызлары белән шул хакта сөйләштек. Хәер, күбесе хәзер үзләре үк тамшачыга яхшы йөзләр инде. -
14 мая 2020 - 11:31
Мөселман егетләре берләшә
«Иман» – Татарстанда мөселман егетләре өчен эшли торган бердәнбер ирләр клубы. -
12 мая 2020 - 13:31
ДӨНЬЯ БУЙЛАП...ҖӘЯҮ
«Нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, йөгерергә чыгыгыз!» – хезмәттәшем Полина Трояновская шушы девиз белән яши. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган Бөгелмә кызы Полина белән бер оешманың финанс бүлегендә эшлибез. Безнең шикелле хезмәткәрләрне «офис планктоны» дип атый күпләр. Тик Полина турында болай әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс, мөгаен. Аның тормыш рәвеше, дөньяга булган мөнәсәбәте күпләрне илһамландырырга, тормышка яңа күзлектән каратырга сәләтле.