Ринат Сәфәров остаханәсе (Икенче дәрес)
Татар телендә «ё» хәрефенең ике ноктасы куелырга тиешме? Ә кайсы сүзнең язылышы дөрес: Пакыстанмы, Пакьстанмы? Бүгенге дәресебездә аптырашта калдырган шундыйрак сүзләрнең дөрес язылышы белән танышырбыз.
Татар телендә «ё» хәрефенең ике ноктасы куелырга тиешме? Ә кайсы сүзнең язылышы дөрес: Пакыстанмы, Пакьстанмы? Бүгенге дәресебездә аптырашта калдырган шундыйрак сүзләрнең дөрес язылышы белән танышырбыз.
КА́ЛЬКА
Сүз калькалар турында чыккан чакта, еш кына бу күренешкә ниндидер кимсетүлерәк мөнәсәбәт сизелә. Янәсе, калька юлы белән ясалган сүз – ул инде ниндидер зәгыйфьме шунда, тулы түгелме… Минемчә, мондый нәтиҗәләр чыгару чынбарлыкка туры килеп бетми. Бүгенге фәнни терминологияне алып карасаң да, идарә итү системасы, эш кәгазьләрендә дә татарча кебек яңгыраган сүзләрнең күбесе калька юлы белән, ягъни чит тел сүзе, сүзтезмәсе үрнәгендә телнең үз чаралары аша ясалган: компьютер тычканы, Министрлар кабинеты, дәгъва гаризасы һ.б. Барысы да калька бит боларның! Әмма алар саф татар синтаксисы нигезендә төзелгәнгә, мәгънәгә зыян китерми һәм мондый формалар телебезне баетуның «киң вә широкий» бер юлын тәшкил итә.
Ләкин монда бик мөһим бер үзенчәлек бар: әгәр дә калька аша сүзтезмә ясалганда синтаксис, ягъни сүзләр бәйләнеше дөрес бирелмәсә, мондый сүзтезмә һич кенә дә татарча булып чыкмый һәм, алар чамасыз артып киткән очракта, хәтта телнең структурасын да җимерүгә китерә ала.Фикеремне мисал белән ачыклый төшим. Беркөн машинада эшкә барганда, санаулы гына татар радиоканалларының берсен ачтым. Берникадәр музыка тыңлап барганнан соң, иртәнге тапшыруны алып баручыларга авылдан бер ханым шылтыратты, матур гына сөйләштеләр. Ханым сыер савучы икән. Малларга нәрсә ашатуын белергә теләп, алып баручыларның берсе:
– Апа, сыерларыгызны нәрсә белән ашатасыз? – дип сорап куймасынмы? Апа бер дә югалып калмады:
– Печән белән ашатам, – дип җавап бирде.
Тапшыруны алып баручы, рус телендә уйлап булса кирәк, «Чем вы кормите ваших коров?» дигәнне татарчага нәкъ менә калька юлы белән тәрҗемә итте дә куйды. Аның фикеренчә, русның «чем» дигәнен татарча «нәрсә белән» дип кенә биреп булганлыктан, шундый тозсыз сорау килеп чыкты. Тозсыз сорауга тозсыз җавап та алды. Югыйсә апа: «Сыерларны сәнәк белән ашатам», – дип тә әйтә ала иде.
Менә татар теленең сүзләр бәйләнешен бозган калькалар, чыннан да, зыянлы була ала. Күп очракта алар төпкә төшеп уйлап бетермәүдән килеп чыга һәм шактый ныгып та китә. Бүген инде, дөрес булсалар да, фашистлардан нәфрәт итәм (ягъни, җирәнәм), компанияне идарә итү (ягъни, җитәкләү) кебек формалар телебездә ялгыш кебек яңгырый, чөнки вакытында рус теленнән калькалаштырып, фашистларны нәфрәт итәм, компания белән идарә итәм кебек формалары ныгыган һәм әдәби тел нормасы ук булып киткән. Менә шундый калькалардан качсак иде.
УЙГУР/УЙГЫР
Милләт исемнәрен, ягъни этнонимнарны язуда күп кенә телләрдә кыенлык бар. Бер төрле халык исемен үзләре атаганча, кайберләрен күршеләре, электән дошманнары атаганча әйтәләр. Кайбер халыкның ни өчен шулай аталганын ачыклап та бетереп булмый. Ни генә булмасын, күпчелек этнонимнар борынгыдан ук формалашкан. Ниндидер аерым очракларны санамаганда, фәндә һәр милләтне үзатамасы белән билгеләү кабул ителгән.
Төрки халыклардан уйгурларны белдергән сүзне татар телендә кайвакыт уйгурлар, кайвакыт уйгырлар дип язу очраклары бар. Уйгурлар бүген укмашып үзләренең тарихи ватаннары булган Көнчыгыш Төркестанда яши. Бу төбәк хәзер Кытайның көнбатышында урнашкан. Үзләрен алар وئُوغيُر – уйгур дип атый, димәк, безгә дә бу сүзне шулай куллану иң дөресе була. Тырышып-тырышып уйгыр дип «татарчалаштырырга» маташу бу очракта төрлелек кенә китереп
чыгара.
Уйгурлар дигәч, аларның Алтын Урда чорында хөкемдар кәнсәләрендә язу-сызу эшләрен башкаручы булулары искә төшә. Соңрак аларның берникадәре татарлар арасында да эрегән. Шулардан мирас булып телебездә олуг, ыруг кебек сүзләр калган. Боларның саф татарча вариантлары – олы, ыру.
Уйгырга килгәндә, бу сүзнең сөйләшләрдә аерым мәгънәсе бар икән. Ул «зирәк, тиз төшенүчән, үткер, тапкыр» дигәнне белдерә. Димәк, аны кирәксезгә чыгарып телдән сызып ташлауның кирәге юк.
Ё ХӘРЕФЕ
Гарәпнекен латинга, латинныкын кириллга үзгәртү белән язуыбызга ничәмә-ничә яңа хәреф килеп кергән: е, ё, о, ц, щ, ъ, ь, ю, я… Һәрберсенә аерым тукталып булыр иде дә, бу юлы сүзем «Ё» турында гына булыр.
Мәгълүм, «ё» хәрефе телебезнең үзтума сүзләрендә бер тапкыр да очрамый. Ул бары тик рус теле (вертолёт) яки рус теле аша кергән Аурупа телләре алынмаларында гына (амёба, режиссёр) кулланыла. Ягъни ничек кенә әйләндерсәң дә, рус теле өскә калкып чыга, шуңа күрә бу хәрефнең андагы кулланыш кагыйдәсенә күз салыйк. Беренче чиратта безне хәреф өстендәге ике ноктаның кулланылышы кызыксындыра. Рус телендә «ё»ның нокталары факультатив элемент дип санала.Димәк, теләгәндә куярга, теләмәгәндә куймаска да була. Алай гына да түгел, рәсми стильдә язылган текстларда ике ноктаны төшереп калдыру киңәш ителә. Ни өчен дигәндә, чөнки бу хәреф «е» хәрефе белән чиратлашып кулланыла ала, басым төшкән очракта, һәрвакыт «ё» булып укыла. Һәм киресенчә: әгәр дә сүздә «ё» хәрефе бар икән, димәк, басым һәрвакыт шуңа төшә.
Татар телендә исә бу хәреф үзен алай тотмый. Ул басымлыбулганда да (щё́тка – щё́ткага – щё́ткасы), басымсыз булганда да (самолё́т – самолётка́ – самолёты́) кулланыла ала. Шуңа күрә аны башка тел, бу очракта рус теле, кагыйдәләре белән тикшерергә тиеш булабыз.
Мондый практика исә бер телдә дә күзәтелми. Әлеге символ кулланылган сүзләр телебезгә әзер килеш алынган, алар үз сүзләребез кебек үк кулланыла, төрләнә, рус телендә кулланылган башка тамырдаш формалары бездә булмаска да мөмкин. Шул сәбәпле, татар телендә «ё» хәрефенең ике ноктасы һәрвакыт куелырга тиеш.
КҮЗ БӘБӘГЕ
Ни өчен күз карасын безнең халыкта «күз бәбәге» дип аталуы турында уйлап караганыгыз бармы? Бәбәкнең «бәбәй, бәби» булуын озаклап исбатлап торасы юк кебек. Татар телендә бу сүз «яңа туган бала» мәгънәсендә борынгырак яңгырашын үзгәрткән, ә менә кайбер төрки телләрдә һаман да элеккечә сакланган: төрекләрдә bebek, кыргызларда бөбөк һ.б.
Ләкин бәбинең күз карасына ни кагылышы бар соң? Бар икән шул. Моның аңлатмасы шактый кызык булып чыкты. Әгәр дә без берәр кешенең күзенә карасак, анда үзебезнең кечерәйтелгән чагылышыбызны күрәбез. Ир кеше кечкенә малай булып күренә, хатын-кыз – кечкенә кыз булып. Әмма күп вакытта бу чагылыш иясе үзен күргәнен бик абайламаганга, күз эчендә бер бәби бар, дигән фикергә килгән. Һәрхәлдә, борынгы ата-бабаларыбыз шулай уйлаган булып чыга. Имәндә икән бит чикләвек!
Иң кызыгы, болай дип уйлаучылар безнең элгәргеләр генә булмаган икән ләбаса. Галимнәр егермеләп башка телдә я күз баласы, я күз кешесе, я кызчык күз, я курчак күз кебек мәгънәләргә килә торган гыйбарә барлыгын ачыклаган. Бу инде бер-берсе белән аралашмыйча көн күргән борынгы кешеләрнең фикер йөртү үзенчәлекләре уртак булуы турында сөйли кебек.
ФӘЛӘНСТАН беләнТӨГӘНСТАН
Хәзерге татар телендә мөстәкыйль кулланылудан туктаган һәм кушымчага әверелеп беткән стан сүзе бар. Ул үзеннән алда килгән сүз белдергән затлар яки нәрсәләр тупланган, шулар күп булган урынны белдерә: каберстан, гүрстан... Ләкин күпчелек очракта без бу сүзне аерым бер ил яки өлкәгә карата кулланабыз. Үзебезнең Татарстаныбыз исемендә дә бу кушымча бар һәм ул «татарлар тупланган урын, татарлар иле» кебегрәк мәгънә бирә.
Ниндидер текстлар редакцияләгәндә дә, матбугат битләрендә дә бу кушымча кулланылган сүзләрнең язылышында берникадәр төрлелек күзгә ташлана. Димәк, кайбер авторлар, кайбер мөхәррирләр -станлы сүзләрне язганда берникадәр кыенлык кичерә. Мәсәлән, Дагыстан һәм Дагстан, Пакыстан һәм Пакьстан кебек язылышлар әледән-әле очрап тора. Болардан кайсы дөрес соң?
Татар телендә -стан кушымчасы турыдан-туры тамырга ялгана, шуңа күрә тамырдан соң һәм кушымча алдыннан бернинди сузык аваз да язылмый. Карагыз: Татарстан, Башкортстан (башкортлар үзләре Башҡортостан дип яза), Дагстан (даг, ягъни тау иле), Пакьстан (әйе, нәкъ шулай, пакь халык, ягъни мөселманнар иле), Һиндстан (һиндләр иле), Казакстан (бу илнең төп халкы ана телләрендә ватаннарын Қазақстан рәвешендә яза, бездә Казахстан һәм Казакъстан итеп тә языла, ләкин Казагыстан дип язу асла дөрес була алмый) һ.б. Шулай да бер чыгарма бар кебек – Төркестан, әмма мондагы сузык авазны кую – мәҗбүри, чөнки телебездә дүртәр тартык янәшә килә алмый. Сәйф Сараиның мәшһүр «Гөлестан бит-төрки» әсәре исемендәге сүздә дә уртадагы сузык авазны гадәт буенча язалар. Әмма бу исемнең татарча түгел, гарәп калыбында язылганын исәпкә алырга кирәк. Татарча исә гөлстан дип гомуми кагыйдәне бозмыйча язу да бернинди зарар китерми.
Шуны да ассызыклап китәргә кирәк: язылуын язылмаса да, тамыр сүз белән -стан арасында кыска сузык аваз бар, һәм әйткән вакытта шул кыска сузыкны чыгару номаны бозу түгел, киресенчә, дөресрәк тә була, ягъни Татарыстан, Үзбәкестан, Кыргызыстан дип әйтүне берничек тә хата дип санамыйбыз.
Бүтән телләрдә мондый -станлы сүзләрнең язылышы башка кагыйдәләргә нигезләнә ала (русларда Дагестан, төрекләрдә Tataristan, Hindistan). Ләкин һәр телнең үз кагыйдәсе.
Ринат Сәфәров остаханәсе (Беренче дәрес)
Ринат СӘФӘРОВ,
филология фәннәре кандидаты,
ТФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев