Логотип Идель
«Теле барның иле бар»

Ринат Сәфәров остаханәсе (Өченче дәрес )

Ничек уйлыйсыз: гәүһәр җәүһәр була аламы? Ә бәлки җәүһәр ул гәүһәрдер? Ә «кәнсә» кебек моңарчы булмаган сүзләрнең, сүз тамырларының ялгыш аңлау сәбәпле ясала алуын ишеткәнегез бар идеме?

Ничек уйлыйсыз: гәүһәр җәүһәр була аламы? Ә бәлки җәүһәр ул гәүһәрдер? Ә «кәнсә» кебек моңарчы булмаган сүзләрнең, сүз тамырларының ялгыш аңлау сәбәпле ясала алуын ишеткәнегез бар идеме? Боларын ишетсәгез дә, квартирның бер үк вакытта фатир да була алуы ай-һай колагыгызга чалындымы икән? Чираттагы дәресебездә сүзебез шулар турында булыр.

 

Өйгәме, квартиргамы, фатиргамы?   

Югары белемне Чиләбедә алдым. Уку дәверендә мөгаллимнәрнең берәр сүз турында бирелгән сорауга төгәл җаваплары булмаса, сүзлектән карарга кирәк, мин баштан сүзлектән карап тикшерим әле, диюләре хәтеремә уелып калган. Чыннан да, рус филологларының күпчелеге сүзлекләргә соңгы таяныч итеп карый. Ә безнекеләр?

Безнекеләр алай ук ышанып бетмиләр. Һәм бу татар теленең сүзлекләре тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнгә түгел. Мондый хәлне я менталитетыбыз шундый, я лексикографик компетенциябез җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән, дип аңлатып буладыр, бәлки.

Бу керешем сүз алып барыласы «фатир»га бәйле булган өчен шундый озын чыкты.

Сер түгел, фатир сүзе татар теленә XIX гасырда рус теленнән кергән, ХХ гасырда әдәби телдә квартир, хәтта квартира дип үзгәртелгән. Сүзлекләрдә дә, рәсми кәгазьләрдә дә квартир(а) варианты актив кулланылган. Шул ук узган гасырның туксанынчы елларында, нинди булса да булсын, русныкына гына охшамасын, дигән принципка нигезләнеп булса кирәк, фатир формасы кабат активлашты. Бүген нәкъ шушы соңгы яңгыраш эш кәгазьләрендә дә, матбугатта да ешрак очрый. Бу эволюция телнең гел үсештә, үзгәрештә булуына бәйле дияр идең, аны бит башкача аңлатмакчылар: янәсе, квартир – руста, фатир – татарда.

Мәгәр ул барыбер татарныкы түгел! Рус телендәге кайбер европеизмнар яңгыраш ягыннан үзгәртелеп, русчалатып алынган. Мәсәлән, сүз башындагы kw-, qu- авазлары ф- булып киткән, шуннан рус телендә фате́ра, фита́нция һ.б. яңгырашлар барлыкка килгән. Татар теленә аларның кайберләре шул чорда кергән. Бөтенесе шуның белән аңлатыла. Димәк, татар телендә оригиналга якынрак булган түгел, искерәк һәм чит телдә «бозылганрак» вариантны активлаштыру күзәтелә.

Шул ук вакытта татар теленең хәзерге сүзлекләре квартир белән фатир арасында берникадәр аерма барлыгын да күрсәтә. Сүз уңаеннан, квартир белән квартира арасыннан шәхсән мин нәкъ квартир дип язу яклы, чөнки ул инде шактый таралган һәм шул формада үзләшкән сүз, яңа берәмлекләр ясау өчен дә җайлырак: күпквартирлы. Һәм соңгы сузыкның төшеп калуы (элизия) башка алынмаларда да очрый (фанер, рам, резин). Квартирның төп мәгънәсе – «торак йортның аерым бер өлеше».

Фатир исә – «акча түләп вакытлыча алына торган торак», ягъни ул квартир да, өй дә, башка төрле торак та була ала. Шуннан фатирчы «торак өчен акча түләп вакытлыча яшәүче, фатирга төшүче» сүзе ясалган, ә квартирчы сүзе беркайда да теркәлмәгән. Менә квартир белән фатир арасындагы аерма шул. Этимолог Рифкать абый Әхмәтьянов: «Фатир сүзен «квартир» мәгънәсендә куллану урынсыз вә сәвәтсез, чөнки бу ике сүзнең үз аерым мәгънәләре бар», – дип белдергән. Килешмичә булмый, әмма вә ләкин…

 

Ъ һәм Ь

Хәзерге графикабызда ъ һәм ь шактый актив кулланыла торган символлар. Алар ешрак рус яки гарәп һәм фарсы алынмаларында очрый, дисәм дә ялгышмамдыр. Татар теленең үз җирлегендә ясалган сүзләрдә исә бу билгеләр кайбер кушма берәмлекләрнең ике компонентын кушып язу өчен хезмәт итә. Нигездә, ъ белән ь язылышы кыенлык тудырмый кебек. Шулай да сирәк-мирәк кенә булса да, аларның берсен сайлап куллануда икеләнү туа. Һәрхәлдә, «Татар теленең язма корпусы»ндагы материалда безгә бу билгеләрнең берсе урынына икенчесен язу очраклары һаман очрап тора.

Биредә сүз рус алынмалары турында бармый. Мәгълүм, аларның үз кагыйдәләре бар. Сүзем күбрәк татар теленең кушма сүзләренә кагыла. Кушма сүзләр дигәндә, беренче нәүбәттә икенче компоненты е, ю, я хәрефләренә башлана торган сүзләрне күз уңында тотам.

Мондый сүзләрнең ике өлеше дә калын авазлардан гына торса, уртада ъ куела (алъяпкыч, кулъяулык, Солтанъяр), ике өлеше дә нечкә авазлардан гына торса, ь куела (йөзьяшәр). Әгәр дә бер өлеше калын, бер өлеше нечкә аваздан торса, менә шунда кайчакта сорау туа: билгеләрнең кайсын куярга?

Мондый вакытта бер генә һәм катгый кагыйдә бар: сүзнең беренче компоненты калын булса – ъ (Акъегет), нечкә булса – ь куела (көньяк, һичьюгы, шәльяулык, Мөхәммәдьяр). Һәм бу кагыйдә кушма сүзләрдә генә түгел, сингармонизмга буйсынмаган гарәп алынмаларына да кагыла. Әйтик, дөнья, дәрья кебек сүзләрдә – ь, Коръән кебек сүзләрдә ъ кую шуны күрсәтә.

Ни кызганыч, кушма сүзләрдәге ъ һәм ь кулланылышы кайбер шактый дәрәҗәле сүзлекләргә дә хата белән кертелгән. Әмма кагыйдә бар һәм ул акылга муафикъ икән, аны кире кагу – үзе бер мантыйксызлык.

 

Балта биреп шөшле алу 

Бу гыйбарәне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Аны язучылар да яратып куллана: Без, тагын да алга бара-бара, Балта биреп шөшле алырбыз (Г. Афзал). Балта биреп шөшле алу була түгелме соң бу? (Р. Батулла). Балта биреп шөшле алу була булуын да, нишләмәк кирәк, бичарадан шуңа барырга туры килердер... (М. Хәбибуллин).

Контексттан да аңлашылганча, балта биреп, шөшле алу «алдану, бирелгән кыйммәтлерәк, бәялерәк әйбер урынына арзанрак, көтелмәгән әйбер алу» кебегрәк мәгънәгә туры килә. Әйе, гомуми буларак аңлашыла. Тик менә шөшленең конкрет ни икәнен белә идегезме?

Балта кебек корал янында кулланылгач, шөшленең дә ниндидер эш коралы икәнен чамалап була. Әмма балтаны бүген дә кулланалар, шуңа аның исеме дә телдән төшми. Шөшле исә искереп бара торган сүз, чөнки ул белдергән коралга бүген ихтыяҗ юк. Нигәме? Бүген чабатадан йөрмәгәнгә. Шөшле бит ул чабата үргәндә кулланыла торган, берникадәр кәкре яссы без рәвешендәге корал.

Шөшле сүзе безгә мари теленнән кергән икән. Шөшленең телебездә синонимы да бар – сыяу. Бусы башка төрки телләрдә дә кулланылган, әмма төбендә монгол сүзе ята икән. Хикмәт дими ни дисең!

Аерым шөгыльләр көнкүрештән юкка чыга барган саен, шулар белән бәйле сүзләр дә искерә башлый һәм кулланыштан төшеп кала. Шунысы кызганыч. Кайберләре, тотрыклы гыйбарәләр составына кереп калып, озаграк та саклана ала. Монысы – сөенеч. 

 

Кәнсәләр 

Гадәттә, нинди дә булса телдә сөйләшүчеләр шул тел сүзләренең эчтәлеген аңлыйлар (иллә үзләре моны белеп тә бетермәскә мөмкин). Әгәр дә берәр сүзнең эчтәлеге, мәгънәсе аңлашылып бетмәсә, ул башка бер таныш сүзгә охшатыла һәм, формасын да, яңгырашын да үзгәртеп, яңа – аңлашыла торган мәгънәле сүзгә әверелә ала. Бу күренеш ешрак алынма сүзләрдә күзәтелә һәм ялган этимология яки халык этимологиясе дип атала. Мәсәлән, халык этимологиясенә күрә, рус телендәге кацавейка «авыл хатын-кызларының өске киеме» кесә сүзенә нисбәт ителгән һәм кесәбикә сүзе барлыкка килгән. Күренә ки, таныш булмаган сүзнең мәгънәсе җиңел аңлашыла торган сүз белән аңлатылган.

Мондый юл белән телебездә кызык кына сүзләр ясалган. Аларның күбесе диалектларда яки әдәби телнең сөйләм стилендә гамәлдә йөри. Шундыйлардан, мәсәлән, бүгенге сөйләм телендә канцелярия сүзенең кәнсәләр формасын күрсәтергә була: Тәнзиләне кәнсәләргә чакырдылар (А. Гыйләҗев). Аның -ләр компоненты күплек сан кушымчасы дип аңлашылган, шуннан берлек саны «формалашкан», һәм моңарчы бер телдә дә булмаган өр- яңа кәнсә сүзе пәйда булган: Кәнсә эче гөрли генә (Г. Афзал).

Мондый сүзләр тора-бара әдәби телдә дә ныгып китә ала алуын, тик кәнсә рәсми стильдә, эш кәгазьләре дәрәҗәсендә кулланыла башламас кебек күренә, чөнки канцелярия бүген әдәби форма булып санала, кәнсә дә, кәнсәләр дә күптәннән сүзлекләрдә сөйләм теле сүзе тамгасы белән бирелә.

 

Гәүһәр – җәүһәр 

Бу сүзләрнең икесе дә дөресме? Бер үк нәрсәне белдерсәләр, ни өчен алар ике төрле языла? Аларның берсе урынына икенчесен куллану урынлымы? Шуның ише сораулар сездә дә туганы бармы, мине генә борчыймы? Борчыйлар икән, иң дөресе – җавапларын табарга да башка аларга әйләнеп кайтмаска кала.

Ачыклый торгач, әлеге сүзләрнең икесе дә яшәргә хокуклы булып чыкты. Мәгәр алар икесе дә бер үк сүздән ясалган булса да, татар теленә ике тел аша килеп кергән икән. Шул сәбәпле алар ике төрле яңгырый, әмма төп мәгънәләре тәңгәл: алар икесе дә энҗе, зөбәрҗәт, алмаз, якут, фирүзә, ахак һ.б. затлы асылташларны белдерә. Аермалары шунда ки, гәүһәр дигәне фарсы теленнән кергән, җәүһәр дигәне – гарәпчәдән.

Тагын да тирәнгәрәк керсәк, фарсы вариантының искерәк булуы мәгълүм була. Ягъни гарәпләр үзләре бу сүзне кайчандыр фарсылардан алган. Гарәп телендә йомшак گ – г авазы булмаганлыктан, алар аның урынына ج – җ авазын куллана: гәүһәр > җәүһәр, Гүргян (Ирандагы шәһәр исеме) > Җүрҗан. Шул ук вакытта җ авазы кулланылган гарәп алынмалары фарсы теленә үзгәрешсез керә: җәннәт, җәһәннәм (гәннәт, гәһәннәм түгел). Менә шушы гади генә схема гәүһәр сүзенең дә кайсы телнеке булуын ачыкларга ярдәм итә.

Өченче дәрес тәмам. 

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Ринат Сәфәров остаханәсе (Беренче дәрес)

Ринат Сәфәров остаханәсе (Икенче дәрес)

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев