Ринат Сәфәров остаханәсе (Сигезенче дәрес)
Матур кояшлы көннәрдә урманга я паркка кергәч, шундагы яшеллекнең төрлелегенә игътибар итмәгән кеше юктыр ул. Яшел төснең нинди генә төсмере чагылмый анда! Сүз байлыгыгыз шул яшеллек төрлегеген тасвирлап бирергә җитәме?
Матур кояшлы көннәрдә урманга я паркка кергәч, шундагы яшеллекнең төрлелегенә игътибар итмәгән кеше юктыр ул. Яшел төснең нинди генә төсмере чагылмый анда! Сүз байлыгыгыз шул яшеллек төрлегеген тасвирлап бирергә җитәме? Бу юлы сүзебез төрле төсләр һәм буяулар, аларга әллә ни кагылышы булмаган милләт атамалары һәм фигыльләр турында булыр.
ТӨСЛӘР
Дөньядагы барлык төсләрне санап бетереп булмый, дип язалар. Шулайдыр. Аннан соң ул санауның алай кирәге дә юк кебек. Ләкин кайвакытта бер генә сүз белән белдерелә торган төснең дистәләрчә төсмере була ала. Менә шуларны аерып күрсәтү ихтыяҗы булырга мөмкин.
Кызыл төснең утызга якын төсмере бар. Шулар арасыннан татар телендә бер сүз белән генә бирелә торган кызыл һәм ал сүзләрен генә беләм. Җитмәсә, ал дип русларның «розовый» дигәнен дә, «алый» дигәнен дә тәрҗемә итәләр, югыйсә алар икесе ике төс.
Яшел төснең кырыкка якын төсмере бар. Аларның барысын да белдерү өчен рус телендә дә сүзләр җитеп бетми икән. Татар телендә исә мин яшелнең төсмерләрен белдерә торган саргылт яшел, кызгылт яшел, зәңгәрсу яшел һ.б.ш. сүзләр барлыгын беләм. Ләкин болар барысы да төп төсләрне белдергән берәмлекләр ярдәмендә ясала. Әйтик нарат төсен, саз төсен, зәйтүн төсен махсус белдерергә кирәк булганда, әлеге калыптан файдалана алмыйбыз.
Нәрсә инде бу? Телебез шундый чикләнгән, инде без шундый гади генә әйберләрне дә тасвирлый алмыйбыз мыни? Ашыкмагыз! Телебез ярлы түгел. Күп очракта без аның хәзинәләрендә казынырга гына иренәбез. Казынсак, әллә нәрсәләр дә таба алыр идек.
Нинди дә булса төскә басым ясап күрсәтергә кирәк булганда, телебездә берәр җете төсле әйбер белән чагыштырып, шул әйбергә охшатып әйтү кулланыла. Гадәттә, болай әйтү һәрвакыт чагыштырыла торган объект + төп төс калыбына салынган. Мәсәлән, шомырт кара айгыр, чия кызыл күлмәк, лимон сары буяу һ.б.ш. Күрәсезме, бу очракта төсле, төсендәге, төсендә булган кебек артык сүзләрнең кирәге калмый.
Сүзлекләргә һәм матур әдәбиятта очраган кайбер мисалларга бераз күз салгач, мондый сүзләрнең аз түгеллеге ачыкланды: чия көрән, кишер сары, кирпеч сары, гәрәбә сары…
Димәк, без иркенләп шул калыптан файдалана һәм, чагыштыру объектларын арттырып, телебезне яңадан-яңа төсләр белән баета алабыз. Минемчә, зөбәрҗәт яшел диван, тутык кызыл күн, зәйтүн яшел пальто, әспе яшел пәрдәләр кебек сүзтезмәләр бик табигый яңгырый. Яшь язучылар, бик үк яшь булмаганнары да, телебезнең мондый мөмкинлекләренә игътибар итеп, иҗатларында куллансын иде. Төрле төсләрне оста итеп чагылдара алуга үрнәк итеп танылган язучыларыбыздан бер-ике җөмлә китерәсем килә: [Һади абзый] малахит яшел күзләре белән елмаеп, туп-туры карап торды, кул бирде. Н. Исәнбәт. Күк йөзе чип-чиста, зәңгәр, күк гөмбәзе бик биек, анда-санда тилгәннәр күренә, тилгәннәр алтынсыман (дөресрәге крыжовник вареньесы төсле) бәрәңге басуларыннан күтәрелгән тыгыз һава дулкынында җай белән генә тибрәләләр. М. Мәһдиев. Яфраклары бик сирәк һәм тешкә тияр дәрәҗәдә шәмәхә. А. Тимергалин
АЙ, КАРА КАШ…
Безнең буын үсмер чакларда бервакыт хатын-кыз арасында бер үсемлек буявы белән кашларны каралту модага кергән иде. Әниләр, җиңгәләр, әбиләр бакчада шул үсемлекне үстерәләр, өлгергәч, чынаякны әйләндереп, шуның аз гына чокырланып торган төбенә теге үсемлекнең сутын сыгалар, шуны очланган шырпы белән генә кашларына сөртәләр иде. Баштан ул кара яшел булып тора-тора да бераздан чем кара булып караеп чыга торган иде. Менә шул үсемлекне усьма дип атыйлар иде.
Торып-торып төрҗагун дигәндәй, үзбәкнең «Нәмәнгәннең алмасы» («Namanganning olmasi») җырын ишеттем дә, утыз еллап вакыт үтсә дә, шул кара кашлар исемә төште. Җырда «Синең өчен куймыймын кашыма усьма» («Sening uchun qo‘ymayman qoshimga o‘sma») дип әйтелә. Туктале, ни-нәрсә икән соң ул усьма, дигән уй керде дә башыма, һаман шунда кымыр-җымыр килеп, тынычлыгымны алды.
Ачыклый торгач, бик кызык фактларга юлыктым. Беренчедән, усьма сүзенең язылышы ук аның чит телнеке икәнен күрсәтеп тора: татарда мондый калын сүз уртасында ь кулланылмый. Бездә ул я усма, я үсмә булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, мин бу вариантларны да эзләп карадым, тик бер мәгълүмат та таба алмадым. Икенчедән, бу сүз фарсы телендә бар икән, һәм ул وسمه рәвешендә языла, рус теленә «вайда красильная», латинчага «Isatis tinctoria» дип тәрҗемә ителә. Димәк бу татарчасы «тәкә сакалы» дип атала торган үсемлек икән.
Әлеге сүз фарсының үзендә тумаган, анда ул кайсыдыр төрки телдән үтеп кергән. Үзбәкчәдән дип фараз итик. Чөнки үзбәк җырларында бит шул үсемлектән ясалган каш буявы турында җырлана.
Төрле сүзлекләрдә, белешмәлекләрдә казына-казына, эшнең асылына якыная төштем кебек. Азия төркиләре бик борынгыдан басма дип атала торган буяу кулланган. Шул басма сүзе буяу мәгънәсендә төрле телләргә алынган. Мәсәлән, русларда ул ба́сма рәвешендә йөргән. Фарсыларга исә, берникадәр фонетик үзгәрешләр кичереп, үсмә кебегрәк яңгырашта кергән (б > в яки б > у күчеше шактый киң таралган, чаг.: хәз. тат. бардым, иск. тат. вардым, хәз. тат. булды, иск. тат. улды). Фарсыдан шушылай үзгәргән килеш кабат иске үзбәк теленә әйләнеп кайткан булса кирәк. Үзбәктән инде рус теленә, соңгысыннан башка телләргә дә үтеп кергән. Вәт сәяхәт дисәң дә сәяхәт! Менә шулай итеп усьманың төбендә төрки басма сүзе ятуы ачылды.
КОМЫК // КУМЫК
Милләт атамаларын язуда телебездә берникадәр проблемалар бар. Ни кызганыч, яхшы таныш булмаган этнонимнар бездә күп очракта рус теле сөзгече аша сөзелеп, рус телендәгечә языла. Моның һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре бар барын, әмма дөньядагы бихисап этнонимның дөп-дөрес язылышын белеп бетермәсәк тә, үзебезнең күршеләребезнең һәм төрки кардәшләребезнең милләт атамаларында хаталар җибәрү бер дә күркәм гамәл түгел.
Бу юлы сүзем телләре белән татарларга шактый якын торган комыклар турында булыр. Башлыча Төньяк Кавказда яшәгән бу халык заманында күршеләренә зур йогынты ясаган, рус теле киң таралганчы, аларның телләре шул төбәктәге кардәш һәм кардәш булмаган халыклар өчен аралашу теле, ягъни линва франка функциясен үтәгән.
Татар телендә язылган җитди генә хезмәтләрдә дә бу милләт атамасын кумык формасында очрый. Шулай да бу язылышны дөрес дип санап булмый. Һичшиксез, ул рус теленең тискәре йонгынтысы белән барлыкка килгән. Кавказлы бу халык ана телләрендә үзләрен къумукъ дип атый һәм яза. Татарча без комок дип язар идек, грамматик кагыйдәләребездә о хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә кулланылуы билгеләнгән. Шуңа күрә бу этнонимның иң дөрес язылышы комык була.
ЛЕ́ММА
Тел белеменең кайбер кызык терминнары белән якыннанрак таныштыруны дәвам итәм. Лексикографиядә лемма дигән атама бар. Нәрсә соң ул? Сүзнең сүзлектә баш сүз (яки вокабула) итеп бирелә торган формасы лемма дип атала. Татар телендә, мәсәлән, исемнәр һәм сыйфатлар сүзлектә һәрвакыт берлек санда һәм баш килештә бирелә. Фигыльләргә исә аерым тукталуда файда бар.
Элегрәк чыккан сүзлекләрдә фигыльләрнең -мак/-мәк кушымчасы белән биреләгәнен күрәбез. Мәсәлән, Каюм Насыйриның «Тәһҗә́и татари́» дип аталган сүзлегендә фигыльләр утырмак, язмак формасында тәкъдим ителгән. Василий Радловның «Опыт словаря тюркских наречий» дигән хезмәтендә фигыльләр, гомумән, бернинди кушымчасыз бирелгән. Алар өченче затның берлек санында, ягъни боерык формада кулланылган (кайт, утыр).
Соңрак фигыль өчен мондый лемманы кулланудан берникадәр ризасызлык туган. «Татар теленең тулы сүзлеге»н төзегән Җамал Вәлиди, моңарчы нәшер ителгән сүзлекләрне берникадәр тәнкыйтьләп: «…мин әлегә кадәр сүзлекләргә кертелмәгән -у/-ү гә беткән форманы алдым. Шулай итеп, миндә фигыльләр кайтмак, килмәк түгел, бәлки кайту, килү рәвешендә алынган», – дип яза. Җамал Вәлидидән соң чыккан барлык сүзлекләрдә дә фигыльне нәкъ шул формада бирү мәкъбүл табылган.
Гасырлар чигендә һәм яңа гасырда төзелгән сүзлекләрдә тагын бер яңалыкка тап булабыз: аларда фигыльне инфинитив формасында бирү очрый башлый. Бу күбрәк тәрҗемәле сүзлекләргә хас күренеш. Нәкъ менә аларда тәрҗемә ителәсе берәмлекнең сүз төркемен күрсәтү мөһим, чөнки көтү, сайлау, чигү кебек сүзләрнең кайсы сүз төркеменнән булуы тәкъдим ителгән язылыштан аңлашылмый. Шул сәбәпле, фигыль булганда аларны көтәргә, сайларга, чигәргә дип күрсәтәләр.
Күрәсезме: төрле чорда төзелгән сүзлекләрдә фигыльнең леммасы дүрт төрле теркәлгән. Бүгенге көн биеклегеннән кабат һәр формага күз салыйк, уңай һәм тискәре якларын ачыклап карыйк.
Василий Радловча боерык формада бирүне бик уңышлы юл дип санамыйм. Минемчә, боерык фигыльнең конкрет затка аталып әйтелүе, конкрет грамматик мәгънәсе булуы бу рәвештә бирелүгә киртә сала кебек.
Без күнеккән -у/-ү дип беткән форма да, -ырга/-ергә, -рга/-ргә дип беткән форма да бүгенгә актуаль күренә. Болар арасыннан инфинитив формалысын мин өстенрәк күрәм. Ләкин бу ике форманың да үз кимчелекләре бар. Беренчесе фигыльләрнең тамырын боза. Мәсәлән, ташу, уку кебек сүзләрнең тамырлары ташы-, укы-. Мәгәр -у белән килгәндә безнең -ы- юкка чыга.
Лемма инфинитив формасында булганда, шулай ук тамырны төгәл ачыклау кыенлаша. Әйтик, шул ук мисалларны алсак, ташырга, укырга сүзләренең тамырларын ачыклау, бәлки, авырлык тудырмас. Ә менә үтәргә сүзенең тамыры үт- (узу, кичү) буламы, әллә үтә- (башкару, эшләү) буламы? Менә аңлатып кара син моны укучы балага.
Минемчә, фигыльләрне сүзлектә -мак/-мәк кушымчасы белән бирү иң дөрес форма булган. Бу кушымчалар ялганган вакытта, бернинди хатасыз тамыр ачыклана. Бүген дә тел белгечләрне кыенлык туган чакта тамырны -мак/-мәк кушымчасы ярдәмендә ачыклый, чөнки алар һәрвакыт тамырга кушыла: ташымак, укымак, үтмәк, үтәмәк һ.б.ш. Сүзлектә бирү өчен генә булса да, бу -мак/-мәк кушымчасын сакларга иде безгә. Әмма хәзер инде бу кайтарып була алмаслык дәрәҗәдә артта, тарихта калган бер мәсьәлә булса кирәк.
Ринат Сәфәров остаханәсе (Җиденче дәрес)
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев