Логотип Идель
Бу - кызык!

«Мин үземне кабул итә алмыйм»

Хәзерге заман яшьләре дигәч, күз алдына нәрсә килә? Юк, телефонга чумып, бөтен дөньясын оныткан яшүсмер түгел. Ә үзен, курыкмыйча, төрле өлкәдә сынап карарга омтылучы кеше заты! Тик күпләргә үрләр яуларга йөрәкне тыңлау җитеп бетми. Бу очракта нишләргә? Клиник психолог Зөһрә Кәримова тулырак аңлатып китәр.

Белешмә: Кәримова Зөһрә - клиник психолог, психология фәннәре магистры , метафорик карталар белән эш итә.

-    Шушы үзгә дөньяда бар нәрсәгә дә җитешергә тырышып, үзебез турында онытабыз. Үз-үзең белән гармониягә ничек килергә? 

-    Кеше затының эчтән “кытыклап”, тәнкыйтьләп торучы “эчке тәнкыйтьче”се бар. Кайберәүләр аны “вөҗдан” дип атый. “Син тиеш!” “Алай эшләргә ярамый!” конструкциясе күпләргә таныш. Ул  үз-үзең белән эчке конфликт тудырырга  сәләтле. Бу очракта нишләргә? Иң беренче чиратта, үз-үзең белән килешергә өйрәнү әһәмиятле. Күбебезгә йөрәкне тыңлау җитми. Үз теләгәнеңне эшләмәү башкаларга карата агрессиядә чагыла башлый. Гармониягә ирешү - тылсымлы таяк тәэсиреннән пәйдә булучы процесс түгел. Шуның өчен “хәзерге момент”та яшәргә әкренләп өйрәнүне чарларга зарур. Кайберәүләргә авыр бирелә кебек тоелыр, әмма моңа күнегү җитә. Үзеңне  бер тапкыр ишетсәң, аннары җайлырак була.

-    Ә гармониягә килүдә, бәлки, берәрнинди ысуллар бардыр?

Гармониягә килү методлары индивидуаль. Кемгәдер  физик күнегүләр,  ә  кемгәдер саф һава сулау күңеленә ята. Гомумән,  энергия бирә торган 5-10 процессны блокнотка язып, аннары халәтенә туры килгәнен сайлап алырга  киңәш итәм. Алар күбесе  балачактан килә. Мәсәлән,  рәсем ясау, фотога төшерү. 

-  Күп кенә кызлар-егетләр табигый кыяфәтен кабул итә алмый. Комплекслар белән ничек көрәшергә?

- Иң мөһиме - үзеңне журналдагы модельләр белән чагыштырмаска кирәк. Бу бик катлаулы процесс, әмма тырышсаң, нәтиҗәгә ирешеп була. Аннан соң, көзге янына килеп, үзегезгә комплиментлар ясауны гадәткә кертегез. Бу чыннан да беренче карашка бераз көлке булып тоелса да, булган кимчелекләрне кабул итүдә булыша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев