Логотип Идель
Бу - кызык!

Нәрсә ул митохондрия?

Җир шарында 300 мең ел яшәп тә без дөнья төзелеше һәм кешелек турында шундый әз беләбез.

Заманча технологияләр җирдәге барлык тереклек ияләренең ата-бабалары уртак булганлыгын ачыкларга ярдәм итте.

Кайберәүләр моның турында изге китапларда язылган бит дияр. Коръәндә, Тәүраттә , мәсәлән, барлык кешеләр бертуганнар – аларның ата-аналары Адәм белән Хәүва дигән. Ә менә фән бу турыда ни уйлый? Адәм белән Хәүва чынлыкта да булганмы? Булса, алар кайда һәм кайчан яшәгән?

Бу сорауларга җавапны КФУның биология фәннәре кандидаты, доцент Хәертдинов Наил Назим улы белән ачыкларга тырыштык.

Нәрсә ул митохондрия?

Күптән түгел интернетта һәм сары журнал битләрендә «Галимнәр Адәм белән Хәүва булганлыгын дәлилләгән» дигән баш исемнәр күренгәләде. Асылда бу мәкаләләр дөреслектән шактый ерак. Әлеге буталчыклар галимнәрнең «митохондриаль Хәүва» терминын кулланулары нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Митохондрия ул – күзәнәкнең бер өлеше. Аның рәсеме мәктәпнең 8 сыйныф биология дәреслегендә бар. Митохондриянең төп эше – АТФ (аденозинтрифосфат) молекуласын синтезлау. Безнең күзәнәкләр, ә нәтиҗәдә без үзебез, яшәү өчен энергияне АТФ молекуласыннан алабыз. Ул безгә ашаган ризыкны, сулаган һаваны эшкәртү өчен кирәк. Без АТФсыз, димәк, митохондриясез яши алмыйбыз. Моннан кала, митохондрия җир шарында тереклек барлыкка килүдә зур рольләрнең берсен үтәгән дип санала.

Күзәнәктә митохондрия барлыгы XIX гасырда гына ачыклана. Күзәнәкнең митохондриясендә дә ДНК бар һәм ул төш ДНКсы белән тәңгәл килми.

Күзәнәк төше ДНКсыннан аермалы буларак, митохондрия ДНКсы бары тик анадан балага гына, ягъни хатын-кызлар буыны аша гына күчә.

Хәзер җирдә яшәүче кешеләрнең митохондрия ДНКсы бер үк. Ягъни, кайчандыр дөньяда барыбызның да туганы булган бер хатын-кыз яшәгән. Менә шул хатын-кызны галимнәр «митохондриаль Хәүва» диләр дә инде.

Димәк, Хәүва чыннан да булган?

Узган гасырда яшәгән галим Алан Вильсон молекуляр биология ярдәмендә кеше эволюциясенә кагылышлы тикшеренүләр үткәргән. Нәтиҗәдә, «митохондрияле Хәүва» турындагы теория барлыкка килгән.

Бу теория буенча, җир шарында яшәүче барлык кешеләрнең дә аналары ягыннан борынгы әбиләре булган. Ул Африкада якынча 140-200 мең ел элек яшәгән булырга тиеш дип исәпләнелә (яшәү вакыты төгәл билгеләнми).

Ләкин бу Хәүва дини текстларда сурәтләнгән Хәүва белән тәңгәл түгел, чөнки ул яшәгән чорда башка хатын-кызлар да булган. Бары тик калган «Хәүваларның» кыз балалары тумый калган. Ә безнең «Хәүва»ның киләчәк буынында һәрдаим хатын-кызлар булган, шул рәвешле митохондрия күчерү җебе өзелмәгән.

дәвамы: Фән: Адәм белән Хәүва чынлыкта да булганмы? (idel.top)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев