-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
КҮРКӘМ ЙОЛАБЫЗДАН МӘХРҮМ ИТМӘГЕЗ!
Сабан туе – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре тәмамлангач, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Быел, коронавирус таралу куркынычы аркасында, шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә һәм күп кенә авылларда да Сабан туе үткәрү каралмаган.
Җитәкчеләр исә Сабан туен авылларда уздырмау ягында тора. “Сабан туе шәһәрләрдә узмагач, бар халык авылларга кайтачак, ә бу исә, бүгенге көндә халык өчен зур куркыныч тудыра. Шулай да халыкның фикерен дә тыңлаячакбыз, кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын барыбер хөрмәтлиячәкбез”, дигән фикердә район башлыклары. Пандемия вакытында халык авылларда Сабан туен үткәрүне кирәк дип саныймы? “Онлайн” Сабан туена алар ризамы соң? Берничә фикерне тәкъдим итәбез.
Арча районы Урта Сәрдә авылында яшәп ятучы Гөлбикә Мөхәмәтҗанова:
“Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. Сабан туе кыр эшләре беткәч, авылның барча халкын, туган-тумачасын, дусларын бергә очраштыра торган бәйрәм! Бу гадәтне яшь чактан яратам һәр ел көтеп алам. Быел бик авыр ел килде, бар җирдә короновирус дигән чир йөри. Шуңа күрә әлеге вакытта үткәрми торсалар яхшырак булыр. Сәламәтлек беренче урында. Ә Сабан туен онлайн үткәрәбез дигән фикер белән килешмим. Үткәрми торыйк, чир беткәч, барыбыз бергә җыелып, ат чабышын, көрәшен карап, рәхәтләнеп күңел ачарбыз!”
Әтнә районында яшәүче Камил Төхвәтуллин:
“Халык Сабантуйны ел саен көтеп ала. Әмма быел милли бәйрәмне үткәрмәсәкә дигән карар чыгардылар. Мин бу карар белән килешмим! Ничә гасырлар буена сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланып килә. Бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ача, күп еллар күрешмәгән дуслары белән күрешә. Елга бер була торган күркәм йолабыздан да мәхрүм итмәсеннәр иде инде!”
Биектау районы Мәмдәл авылында тормыш итүче Тәскирә Харисова:
“Сабан туе – бик күркәм бәйрәм. Һәр ел көтеп алам. Сабан туен милли көрәш өчен яратам. Минем улым, оныгым ел саен көрәшәләр. Алдынгы урыннар яулыйлар. Сабан туе булмый дигән хәбәрне ишеткәч, күңелем төште. Ничек инде, ничә еллар, гасырлар булып килгән күркәм бәйрәмебез короновирус дип кенә булмый кала? Милли бәйрәмебез сугыш вакытында да булган! Минем балаларым, оныкларым, авылдашларым өчен йөрәгем әрни! Сабан туен һичшиксез булдырырга кирәк! Онлайн булу турында сүз дә булырга тиеш түгел”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз